Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

«Мин бәхетле гаиләм белән»

Шушы көннәрдә Түбән Каманың милли җанлы татар гаиләләре, «Без тарихта эзлебез» фестивалендә катнашып, шәһәребез данын якладылар.

Гаилә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, буыннар дәвамлылыгын ныгытуга юнәлдерелгән шәҗәрә фестивале Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов сәламләве белән башланды. Алтынчы мәртәбә уздырылучы бәйгедә берсеннән-берсе сәләтле, тырыш, барчабызга да үрнәк Гайнемөхәммәтовлар, Хановлар һәм Лотфуллиннар гаиләләре көч сынашты. 

Гаиләләрнең саф татар телендә чыгыш ясаулары, аш-суга оста булуларын чагылдырган милли ризыклардан сыгылып торган табыннары, үтә дә зур осталык белән иҗади якын килеп төзелгән гаилә ядкаре — шәҗәрә агачы, җыр-биюләре, берсеннән-берсе затлы милли киемнәре дисеңме, эх, аларны үз күзең белән күрү мәслихәт шул... 

Кызганыч, әлеге бәйгегә ни сәбәпледер тамашачылар чакырылмый, югыйсә, «Гаилә бәйрәме» төсмерен чагылдырган бай эчтәлекле, мавыктыргыч чараны тамаша кылып, күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. «Тату, үрнәк гаиләгә — бәхет үзе килә» дип, юкка әйтмиләр шул. Яшьләр тамаша кылып, гаилә төшенчәсенең асылын аңлар иде. Кемнәрдер тәҗрибә туплап, киләсе елны әлеге күркәм бәйгедә катнашу өчен әзерлек дәресе үтәр иде. Иң мөһиме, шәҗәрә агачы төзү алымы белән кызыксынып, үз гаиләсенекен булдыру өчен «оеткы салыр» иде. 

Гәрчә үзем шәһәребездә шушындый үрнәк гаиләләр булуы белән ихлас күңелдән горурланып, сокланып утырдым. Алар минем өчен өчесе дә бердәй, өчесе дә үз туганымдай якын, хәер, сүземне тыңлап, бәйгедә катнашырга ризалыкларын белдергәндә үк үз кешемә әверелгәннәр иде инде алар. Аллаһка шөкер, өчесе дә призлы урынга ия булдылар, җиңү яуладылар. Һәрберсен мактау-олылау өчен сәбәп бар. 

Әйтик, Флюр абый белән Рәзинә апа минем кебек күпләгән авыл баласына элекэлектән хөрмәтле кешеләр. Шуңа да күргән саен, башым иеп рәхмәт әйтәсем килә үзләренә. 1985 ел, Түбән Камага укырга килгән чак, гармун тавышы ишетелгән Тукай урамына йөгерә идек. Алар оештырган кичке уеннарны һич онытырлык түгел, башлангычы 1960 нчы елларга барып тоташа... Гармун дигәннән, күргәзмәдә дә бар иде буыннан-буынга күчкән 100 еллык гармун, Флюр абыйның үз кулы белән ясаган курай... Ул Бөек Ватан сугышының беренче көненнән фронтка киткән әтисе турында сөйләгәндә барыбызның да күзләре дымланды... 

Буыннан-буынга туган телебезне, рухи мирасыбызны, милли гореф-гадәтләребезне, фольклорны саклап килгән, гаиләләре белән сәнгатькә гашыйк Гайнемөхәммәтовларның яраткан ризыгы да үзенчәлекле — беренче карашка җимешле пылауны хәтерләткән, чит-читләрен бөреп, эчлеген мулдан салып, биек итеп ясалган бәлеш бүген дә күз алдында... 

Фирдәвис Гайнетҗан улы Хановның җыр-моңга гашыйк булуын ишетеп белсәм дә, үзе гармунда уйнап җырлаганын күргәнем юк иде әле. Оныгы сөйләгән шигырь дә бик үтемле булды. Шул арада экраннан яктыртылган сурәтләр аша гаилә башлыгының дөньялыкта тоткан урыны, башкарган күркәм эшләре чагылды. Күргәзмәдәге борынгы гаилә фотосурәтләре, кул эшләре дә шул хакта сөйли иде. Чистайда яшәп иҗат итүче бертуган сеңлесе Гөлсинә ханымның балан бәлешен пешерү серен тәфсилләп сөйләгәндә, авыздан сулар китте. Туган җиребездә үскән җиләк-җимештән дә тәмлерәк нәрсә бар соң!?

Ә «орлыклы төш» не гомумән ак яулыклы әбиләребез генә пешерәдер, минемчә. Лотфуллиннар гаиләсе чыгышында юлыктык без ул онытыла барган борынгы сыйга. Бактың исә, рус теленә төгәл тәрҗемәсе дә юк икән. Чыжылдап кайнап утырган, утлы-күмерле самавыр тирәли җыелышып авыз итми калган кеше калмагандыр мөгаен, тәме һаман да авызда саклана. 

Чыгышларын тамаша кылып, бердәм, дус-тату, гаять зур гаилә булуына сокландык. Берүк күз тимәсен, «орлыклы төш» пешерүче Илгизә әбиебез дә сәхнә түренә менде. Күз алдыннан һич китми... Оныклар шәҗәрә агачының серенә төшенә, алма бакчасында гаилә башлыгы Зөлфәт, хатыны Гөлназ белән «тормыш йомгагын» сүтә, ата-бабаларының кем булуын, нәрсә игүен, нинди һөнәр белүен барлыйлар... Җыр-моң, күмәк бию дисеңме, кыскасы, Лотфуллиннар гаиләсе беренче урынга лаек булды, алар фестивальнең зона этабында көч сынашачаклар, ягъни республика күләмендә Түбән Кама данын яклаячаклар. Зур уңыш телибез үзләренә! 

Иманым камил, шәһәребездә Гайнемөхәммәтовлар, Хановлар һәм Лотфуллиннар гаиләләре кебек үрнәк, тырыш, сәләтле, күп балалы гаиләләр шактый. Менә нәкъ шундый күркәм гаиләләрне барлау йөзеннән, Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге «Мин бәхетле гаиләм белән» дип исемләнгән бәйге игълан итә. «Иң үрнәк яшь гаилә», «Иң зур һәм бердәм гаилә», «Минем гаиләм шәҗәрәсе», «Иң иҗади гаилә», «Иң нык гаилә», «Гаилә династиясе» номинацияләрендә катнашу өчен сездән гаризалар көтәбез. Ә бәйгенең нигезләмәсе белән Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге сайтыннан тулысынча таныша аласыз.

Нурзия Мирхазова, язучы, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев