Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Малайга әти тәрбиясе бик кирәк

«Улыма – дүрт яшь. Ул бигрәк йомшак күңелле. Тиз «җебеп төшеп», еларга тотына. Аннан ничек чын ир үстерергә? Диана Әһлиева».

Светлана Мажарова, психолог:
– Дүрт яшендә сабый үзен малаймы-кызмы икәнен яхшы аңлый. Малай үзен ирләр категориясенә кертә. Ир-егет холкын бары тик шәхси үрнәк белән тәрбияләп була – бу вакытта әти роле гаять зур. Әти улы белән уйнасын, үзе нәрсә дә булса эшләгәндә, баланы җәлеп итсен. Күп кенә малайлар машина белән кызыксына, бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә алалар.
Бала белән уйнаган вакытта дустанә мөнәсәбәтләр урнаша, бер-береңә ышаныч барлыкка килә. Вакытлар узу белән
малай әтисен чын авторитет буларак күрә башлый: әтисе барысын да белә, дигән фикер туа.
Улыгызны оттырырга өйрәтегез. Ничек кенә теләсәгез дә, ул һәрвакыт җиңүче була алмый. Әмма бу башлаган эшне ташлау өчен сәбәп була алмый. Киресенчә, хаталар мөмкинлекләргә юл ача һәм җиңүгә ирешү өчен стимуллаштыра.
Спорт белән шөгыльләнү дә яхшы тәэсир итә, үзтәрбияне үстерә, вакытны дөрес бүләргә ярдәм итә, сәламәтлекне ныгыта. Улыгызга кирәгеннән артык игътибар, кайгыртучанлык исә ирләр холкы, мөстәкыйльлек тәрбияләүгә комачаулый. Авырлыкларга бирешмәскә һәм алардан курыкмаска өйрәтегез. Һәм, әлбәттә, мактарга да онытмагыз! 
Малай әти-әнисе аны яратуын, теләсә нинди авыр хәлләрдә ярдәм итәчәкләрен, кирәк вакытта киңәш бирәчәкләрен белеп үссә, аны теләсә нинди эштә уңышлар гына көтәчәк. Уңышсызлыклар очраса да, аларны җиңелрәк кичерәчәк.

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X