Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Максат – берләштерү иде

Зәңгәр күл лагеренда гаилә фестивале узган. Анда Түбән Кама шәһәре һәм районында уллыкка яки опекага алган балалары белән әти-әниләре –барлыгы 83 кеше катнашкан. Ике көн дәвамында «Эйдос» психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре алар белән күңелле чаралар оештырган.

Уллыкка яки опекага алынган бала белән уртак тел табу, аңа тиешле тәрбия бирү бик мөһим. Сораулар да туа, бәхәсләр дә була, ә күрешү, сөйләшү өчен вакыт аз: иртән һәм кичен эштән кайткач кына. Ә монда ике көн дәвамында балалар олылардан аерылмаганнар диярлек, бергә остаханәләрдә катнашканнар, сәхнәдә чыгыш ясаганнар.
Фестиваль театр елына багышланган иде, шуңа күрә катнашучыларны төрле костюмнар ясарга, маскаларны бизәргә, грим салырга өйрәткәннәр. Алар алдында «Затейник» яшүсмерләр клубы һәм «Доброляндия» курчак театры чыгыш ясаган. Ә театр фестивалендә балалар үзләре спектакль күрсәткәннәр, аннары әти-әниләре белән биюләр оештырылган.
Гафия Гыймазетдинова әйтүенчә, ул бу фестивальдә өченче тапкыр катнаша, психологлар белән әңгәмә бик тә ярдәм иткән. Улы Давытка пластилиннан розалар ясау ошаган. Аннары ул открыткасын әнисенә бүләк иткән. Фестиваль оештыручылар һәр гаиләгә истәлекле бүләк тә тапшырган.
– Фестивальнең төп максаты, әлбәттә, остаханәләр уздыру гына түгел. Беренче чиратта, әти-әниләрне һәм балаларны якынлаштырырга тырышу. Күбесе бер-берсе өчен яңа яктан ачыла. Олылар балаларга башка күзлектән карый башлый, – дип аңлата «Эйдос» үзәге мөдире Эльвира Нуретдинова.
Фотолар «Эйдос» үзәге сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев