Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Квартирдан колак кага

«Әнинең дә, минем дә өлеш бар бит, бәлки бер бүлмәсен бүлеп бирер», дигән уй белән, җанга якын квартир ишеген шакыган ирне бусагадан да уздырмыйча куып җибәрә мәкерле хатын. Кая ул хәленә керү, закон буенча тиешле өлешне бүлеп бирү! Киресенчә, әгәр тагын борчып йөрсә, рәшәткә артына олактыру җаен табачагын нинди ышаныч...

«Әнинең дә, минем дә өлеш бар бит, бәлки бер бүлмәсен бүлеп бирер», дигән уй белән, җанга якын квартир ишеген шакыган ирне бусагадан да уздырмыйча куып җибәрә мәкерле хатын. Кая ул хәленә керү, закон буенча тиешле өлешне бүлеп бирү! Киресенчә, әгәр тагын борчып йөрсә, рәшәткә артына олактыру җаен табачагын нинди ышаныч белән әйтә бит әле! Законның хатын-кыз ягында икәнен, ир-атка түгел, ә ни дип кенә ялганласа да, үзенә - көчсез һәм ялгыз хатын сүзенә ышаначакларын кат-кат тукый.
Кеше белән ачылышлы булуның нәрсә икәнен белмәгән Рәсимгә, башын иеп, әнисенең җан җылысы сакланган квартир ишеге төбеннән үк борылып китүдән башка чара калмады. Икенчене яр иткән хатыны куып чыгаргач, батучы саламга тотынгандай, өметләнеп үзе яшәгән йортка килгән иде бит ул. Соңгы өмет тә чәлпәрәмә килде. Рәсимнең туганнары юк, ә дус-ишләр ул акчалы чакта гына янда йөри, аларга барсаң да, берәр кич кунганнан соң, ишек ягына таба ымлаячаклар. Урам көтә аны. Йортсыз-җирсез бомжлар да сыендырырга алтлыгып тормаслар, аларның да үз бүленеш-катламы...
Кая барсын дөньяның кимсетелгән ир-аты. Соңгы көннәре, ни чарадан бичара булып, сукбайлыкта үтә. Кайчандыр әнисенең бердәнбер баласы булып бик бәхетле яшәгән иде. Ул вакытлар куе томан артында калды шул...
Әйе, Рәсим Фәридәнең бердәнбер баласы булып, ике бүлмәле квартирда тыныч кына гомер итәләр иде. Көннәрдән бер көнне, Рәсим мәктәптән кайтуга, аш бүлмәсендә чит бер ирнең ашап утырганын күрде. Әнисенең йөзе-бите балкый иде. «Улым, бу - Алмаз абыең. Син каршы килмәсәң, ул моннан соң бездә яшәр иде», диде әнисе. Ни әйтсең соң Рәсим? Иңнәрен генә җыерды. Шулай итеп, Алмаз абыйсы аларда яшәп калды.
Хатыны үлгәннән соң кая барып бәрелергә белми йөргән ир Рәсимгә әти үк була алмаса да, уртак тел таптылар. Ул үзе - «атасыз бала», ә әнисе «ирсез хатын» ярлыгыннан котылды. Тиздән Рәсим белән әнисе Фәридәнең - ике, ә Алмаз абыйларының бер бүлмәсен кушып, өч бүлмәле иркен квартирга күченделәр.
Вакыты җиткәч, Рәсим дә үз тиңен тапты. Ялгыз әнисенең бердәнбер кызы булганлыктан, яшь кәләшнең каенана-каената янына күченәсе килмәде. Рәсим әби йортында яши башлады. Әнисен онытмады, хатыны белән гел килеп йөрде.
Бәхетне кискәләп кенә өләшәләр икән шул, кемгә күп эләгә, кемгәдер аз гына, кемдер бөтенләй өлешсез кала. Әнисе кинәт кенә үлеп киткәч, үги ата тиеш Алмаз абыйсы 81 яшендә тагын ялгызы калды.
Ә калганын инде Рәсим ишетеп кенә белә...
Гомере буе җитәкче урыннарда эшләгәнлектән, егет үк булмаса да, үзен яхшы хис итүче Алмаз карт авыр сумкаларын күтәреп кибеттән кайтканда, «китерегез сумкаларыгызны, булышыйм», дигән тавыш ишетелә. Борылып караса, кырыенда мөлаем гына бер хатын-кыз басып тора. Алмаз карт сөйләшүгә сусаган, кемгәдер эчен бушатасы килә. Хатын көн саен килеп йөри һәм, ахыр чиктә, бабай янында бөтенләй торып кала. Берничә айдан ЗАГСка барып язылышып кайталар. Яшь арасы зур булу да борчымый 56 яшьлек хатынны. Күп тә үтми, Алмазның соңгы сәгатьләре суга... Теге хатын теләгенә ирешә - квартирга хуҗа булып ала. Җиңел килгән байлыкны беркем белән дә бүлешмәячәк ул. Мең чарасын табачак, әмма теге Рәсим атлы йолкышка бүлмә түгел, бер кашык та бирмәячәк...
Исемнәре үзгәртелсә дә, бу язма геройлары үзләрен танымый калмаслар. Бәлки кеше квартирына ия булган хатынның да намусы уяныр...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев