Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Көмеш, алтын, бриллиант...

ЗАГС идарәсендә Шәвәлиевләр гаиләсен көмеш туйлары белән котладылар. Таһир Әсхәт улы һәм Гөлнар Габделхак кызы 25 ел элек нәкъ менә Түбән Кама ЗАГСында язылышканнар. Бу юлы да алар залга узып, балдаклар алмашып, вәгъдәләр бирештеләр.

Танышу көннәрен Гөлнар һәм Таһир әле дә хәтерли. Алар очраклы рәвештә автобуста очрашып, бер-берсен ошатканнар, ә бер елдан гаилә дә корып куйганнар.
Шәвәлиевләр гаиләсе– тату һәм актив, бер кыз һәм ике ул үстерәләр. Гөлнар һәм Таһир барлык бәйрәмнәрне бергә уздыралар, аерым йөрергә яратмыйлар. Кайчандыр балаларын фотога төшерү мавыгуы инде гаилә эшенә әйләнгән һәм ир белән хатынны тагын да якынайткан.


Ә менә Нурия Кыям кызы һәм Нәсим Әхмәтбай улы Хәйруллиннар гаиләләрен 50 ел элек корганнар икән. Түбән Камага комсомол юлламасы буенча килгән Нәсим беренче эш көнендә Нурия исемле гүзәл кызны очратып, гашыйк булган. Кичен исә алар җирле клубта очрашканнар. Берничә ай очрашып йөргәч, кыз егеткә кияүгә чыгарга ризалык биргән һәм 1969 елның 6 ноябрендә Түбән Кама ЗАГС бюросында яшь гаилә теркәлгән.
Нурия апа һәм Нәсим абый ике бала тәрбияләп үстергән. Гомер бәйрәмнәре белән шулай ук өч оныклары котлый. Барлык тәбрикләү сүзләренә ЗАГС идарәсе белгечләре кушылып, Мактау акты һәм «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы исеменнән котлау хаты тапшырдылар.


Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылында гомер итүче Вәсилә әби һәм Әүхәди бабай Мөхәммәдиевләр бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
60 ел буе үрнәк гаилә булып яшәп, Вәсилә әби һәм Әүхәди бабай биш бала тәрбияләп үстергәннәр, инде торыклар тәрбияләшәләр. Алар хуҗалык, бакча эшләрен үзләре башкаралар, хәтта мал-туар асрыйлар. Ярдәмгә шул ук авылда гомер итүче кече улы гаиләсе килә.
Мөхәммәдиевләрнең бриллиант туйларына барлык балалары, 13 оныгы, 14 торыгы кайткан. Ә менә: «Тату гаилә сере нидә?» – дигән сорауга алар икесе дә: «Бер-береңне ихтирам итү, кирәк чакта юл бирә белү», – дип җавап бирә. 2019 елда Түбән Камада бриллиант туйларын сигез гаилә бәйрәм иткән.
Фотолар ЗАГС һәм НТР сайтларыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X