Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Кеше сүзе кеше үтерә

Кайбер ирләр «чалбар кидем дә, ир булдым», дип уйлый. Андыйларның ирлеген ташка үлчим. Бүгенге ирләр хатын кадерен белми шул, кыйнап ташлау алар өчен берни түгел.

Шулай бервакыт, хезмәттәшемне күпме көтсәм дә, эшкә килмәде. Югыйсә барыбыздан да алдан килеп утыра, соңга кала торган гадәте юк иде. Аптырап өенә бардым.
Килеп керсәм, шаккаттым: йөзләре кара янган, кеше күзенә күренерлеге калмаган. Авызымны ачып, әйтер сүземне әйтә алмыйча аптырап торам. Кеше арасында абруйлы гаилә булып исәпләнәләр, нинди буран кергән бу йортка?
– Чит кешегә сөйләсәм, сөенүчеләр дә булыр, сиңа сөйләми булдыра алмыйм, – дип башлады ул сүзен күз яшьләренә буылып. – Өйгә кайтып керде дә, шул уңайдан бәреп екты да типкәли башлады. «Әйт, кем ул? Кайда булдың? Ник мине алдап йөрисең?» дип кычкыра. Кырык төрле сорау һәм дә колак ишетмәслек кабахәт сүзләр... Аларны авызымны пычратып әйтәсем дә килми. Ә үзе сүз әйтергә ирек бирми. «Дәшмә, мин барын да беләм, күрүчеләр булган, җиткерделәр», дип үзенекен тукый. Ә мин берни аңламыйм. Көнләшә торган гадәте бар анысы. Шуннан файдаланып, кызык ясарга уйлаганнарын соңыннан гына белдем, – ди танышым.
Берничә көн үтеп, ире эшкә киткәч, аларның ишекләрен шакыйлар. «Ирем мине тикшерү өчен кеше җибәргәндер», дип уйлап, хезмәттәшем ишекне ачмый. Ә анда:
– Гафу итегез, болай ук булыр дип уйламаган идек. Гаиләгездә килеп чыккан низаглы хәлгә без гаепле, – ди таныш булмаган адәм һәм ул көнне нәрсә булганын сөйли. Танышымның иренең эш урыныннан, барысын да парлап табигатькә чыгарга чакырганнар. Баласы авырып китү сәбәпле, хезмәттәшем бара алмаган. Күңел ачып утырганда, араларыннан берсе, шаяртырга теләп:
– Барыбыз да парлы-парлы, син генә ярлы, син китүгә берәрсен керткәндер әле, хәзер хатыннарга ышаныч юк, кичә дә берәү белән сөйләшеп тора иде, – дип шаярмакчы була. Халыкта «Кеше сүзе кеше үтерә» дип юкка гына әйтмиләр. Соңыннан «шаяртучылар» ир белән хатын алдында гафу үтенсәләр дә, танышымның күңелендәге рәнҗү хисе һаман китми шул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев