Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Ирем көнләшсә дә...

Буем-сыным кеше күз төшермәслек түгел. Урамда барганда каршыга килүче егетләр күзләрен ала алмыйча, елмаеп карап үтәләр. Ирем ачулана дип кенә төз аякларымның матурлыгын чалбар эченә яшерәсем юк әле. Озын итәк кияргә каенанам да бик кыстап караган иде дә, әллә мин җүләрме монашка шикелле йөрергә дигәч, тынды тагын. Илледәге хатыннар да...

Буем-сыным кеше күз төшермәслек түгел. Урамда барганда каршыга килүче егетләр күзләрен ала алмыйча, елмаеп карап үтәләр. Ирем ачулана дип кенә төз аякларымның матурлыгын чалбар эченә яшерәсем юк әле. Озын итәк кияргә каенанам да бик кыстап караган иде дә, әллә мин җүләрме монашка шикелле йөрергә дигәч, тынды тагын. Илледәге хатыннар да кыска кияләр, тар күлмәкләреннән катлам-катлам майлары бүселеп чыга. Яшь чакларында ирләре я каенаналары кушканча түгел, ә үзләре теләгәнчә киенгән булсалар, картайгач кеше көлкесенә калмаслар, ә үз яшьләренә тиешенчә киенерләр иде. Шулар кебек булмас өчен дә, әле яшь, чибәр чагымда кыска итәген дә, ачык кофта да киячәкмен.
Балабыз тугач, ник күкрәк сөте имезмисең, дип кәефемне кыруларын да онытмам. Бала имезәм дип, тешсез калыр хәлем юк, дип әйткәч кенә бәйләнүдән туктадылар.
Ирләр үз рәхәтлекләре өчен генә яши бу тормышта. Ә хатыннар интегә, чөнки ашарга әзерли, кер юа, өй җыештыра, бала укыта, шул көнче ирне көйли. Һич аңламыйм, ник шулай тигезсездер бу дөнья...
Гөлгенә ЗАКИРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев