Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Икесенә бер җавап

«Туган як»ның 12 февраль санында Рәхим Вәлиевнең «Юньлесе юк» дигән, ә 24 февраль санында Әлфия Абдуллинаның, шул хатка җавап буларак язылган «Ә ирләрнең юньлесе бармы соң?» дигән язмаларын укыдым. Газета аша аларга үз фикеремне җиткерергә булдым. Рәхим энем! Хатын-кызның урынны бергә җәйгәнен һәм анда кунып чыкканын сөйләп йөргән, шул «батырлыгын»...

«Туган як»ның 12 февраль санында Рәхим Вәлиевнең «Юньлесе юк» дигән, ә 24 февраль санында Әлфия Абдуллинаның, шул хатка җавап буларак язылган «Ә ирләрнең юньлесе бармы соң?» дигән язмаларын укыдым. Газета аша аларга үз фикеремне җиткерергә булдым.
Рәхим энем! Хатын-кызның урынны бергә җәйгәнен һәм анда кунып чыкканын сөйләп йөргән, шул «батырлыгын» газетага язган ир кешене юньле дип уйлыйсызмы әллә? Сез җәй көне, тәнең таза чакта, болында киерелеп печән чабуның, көзге иртәләрдә терлек ашатып, кышкы саф һавада кар көрәп керешкә, хатыныңның кайнар чәй ясап каршы алуының үзе бер бәхет икәнен дә татыганыгыз юктыр, ахры. Ир-ат дигән сүзне аңлыйсызмы сез? «Ир» сүзе янында җигелеп йөк тарта торган «ат» дигәне дә бар аның. «Ир канаты ат була», дип безнең бабайлар заманында җырларда җырланган. Менә шул, дөнья алып барырга, тормыш көтәргә тиешле ир кеше эшләмәгәч, акча тапмагач, кемгә кирәк? Эшләргә иренеп, ашарга теләнеп йөргән бәндә ир кеше буламы?! Һәм соңгысы: авылда эшләп яшәргә теләмәгән, шәһәрдә производстводагы тәртипкә күнегә алмыйча, эштән-эшкә йөреп рәтле пенсия акчасы алырлык стажы да, ныклы һөнәре дә булмаган, «бер-ике кич кунып чыгып» хатыннан-хатынга йөргән андый ирләр, күп очракта, пенсиясез торыр, урынсыз, гаиләсез калып, «бомж»лар сафын тулыландыралар. Сезне андый язмыштан Алла үзе сакласын.
Инде Әлфия ханым, үзегезгә аталган җавапны сабыр гына укып чыгыгыз.
Ком чүлендә 40 градуслы эсседә нефть, газ эзләп йөргән буровиклар, анда терлек көтеп йөргән көтүчеләр, көзге яңгырда, кышкы суыкта саз ярып урман эчендә ракета майданчыклары төзегән, шахталарда эшләгән, домна-мичләрендә металл эреткән, шәһәрләребезне төзегән, Ватан сагында торган һәм бөтен авыр-куркыныч, зарарлы эшләрне башкарган ирләребез юньле түгелләрме, сезнеңчә?!
Ничә еллар буе авыру хатыннарын караган, балаларын үзләре үстергән ирләрне беләм, алары да юньсезме? «Әйбәт кешегез» үз баласының туй мәшәкатьләре турында сөйләп, киңәшегезне ишетергә теләгәндер бәлки? Ә сез күбрәк акча, дөнья малы турында язасыз. Тормыш кору нияте булган кеше, хатын-кыз янына беренче барганда торт, шоколад, конфет алып бара, ә ул аракы кыстырып кергән икән, димәк, үзенең «матур хатын» янына килүен белгән, сәбәбе булмаса, сылтавы булган...
Хатыннары мәрхүм булган ничаклы яхшы ирләр икенче кат өйләнергә куркалар. Сәбәбе - байлык яратучы яшь хатыннар, башта, үзләре ир янына пропискага керәләр, үз квартирларын балаларына яздыралар, ә ирнең балаларын әтисе йортыннан биздерәләр, нәтиҗәдә, яңа ирләре шул «бәхеттән» дөнья куялар, икенче кат өйләнмәгәннәре озаграк яши...
Әлфия сеңлем! Мин сезгә хатын-кыз өчен иң мөһимен - гаилә бәхете телим, ә безнең яшьтә ул балаларыңның, оныкларыңның уңышына куанып яшәүдә. Минемчә, иң сөйкемле, матур хатын-кыз - янәшәсеннән тәтелдәп баручы исән-сау бала җитәкләгәне, ә төскә-биткә чибәрләр хәмер күтәреп килеп, «бер-ике кич кунып чыгарга» яратучыларга гына яраклы була күпвакыт.
Ирләргә «юньсез» тамгасы сугуыгыз - ачуыгыз килгәндә булгандыр. Бу акыллы эш түгел, ачу килгәндә акыл китә ул. Әтиегез, ир туганнарыгыз ни әйтер бу сүзләрегезгә? Үзегезгә хөрмәт белән караучы хезмәттәшләрегезнең, күршеләрегезнең сезгә әйләнеп карыйсы да килми башлар. Дөньяда яхшы кешеләр күбрәк, сеңлем, юньсез тамгасы сугарга кирәкми аларга.
Илгиз ХӘЕРКӘЕВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев