Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Иң яхшыны гына эзләсәң...

«Менә, малай, туйдым мин бу хатынның куштанланып эндәшүеннән.

Кайтып керсәм: «Җаным кайттыңмы? Син яраткан ризыкны пешердем, эшеңдә бик арымадыңмы?» дип тотына», – дип зарланырга ярата Тәүрис дусты Кодрәткә.
– Нәрсәгә дип ялагайланадыр? Дуслашып йөргәндә, бу сүзләр күңелгә бик тә ятышлы иде, ә тора-бара эчне пошыра башлады. Әллә берәр гаебе бармы, дип тә уйлап куйгалыйм... Күңелем белән мине яратуын, тугры хатын икәнен тойсам да, эчтә давыл куба бит! – дип бертуктамый хатынын яманлый Тәүрис.
Тыңлап торган дусты:
– И-и, кысыр хәсрәт белән чирлисең, берәр көнне безгә кил, башкачарак сүзләр ишетерсең, шуннан соң үзең нәтиҗә ясарсың, – дия.
Эштән соң Тәүрис Кодрәтләргә юл тота. Кайтып керсәләр, суыткычта – кичәге аш, хатын өйдә юк. Берзаман ишектән кергән Сания тавышы ишетелә. Ишек төбендә чит кеше аяк киемен күреп булса кирәк:
– Тагын кемне ияртеп кайткан?! Акча алып кайту юк, кеше ташый ул! – дулап китә. Дусты алдында уңайсызланган ир аптыраганнан ашарга җылытып бирүен сорый. Хатыны каш астыннан сөзеп карый да:
– Кулың юкмы әллә? Җылыт та аша! Таш кисеп кайтмагансыңдыр әле, – дип куя.
Тәүрис тиз генә чыгып китү ягын карый. Аның башыннан: «Үзеңне гел кимсеттереп, түзеп, шулай итеп гомер итеп буламы инде?» – дигән уйлар уза. Яман сүзгә караганда, яхшы сүз җан азыгы икәнен мең мәртәбә аңлады.
Тәүриснең сәбәпсез борчылуына үзенә ачуы килде. Ап-ак җәймәдән кер эзлиләрмени?! Үзе дә бер дә фәрештә түгел. Яратмаган нәрсәне «күрмәскә», ишетергә теләмәгәнне «ишетмәскә» өйрәнсә, яшәү дә җиңелрәк.
Кәүсәрия Шәйдуллина

Фото pixabay.com сайтыннан.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев