Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

"Гаилә" почтасына

Бердәнбере булмасам да... Йосыф хәзрәтнең "Туган як" газетасында басылган күпхатынлылыкка кагылышлы мәкаләсен үз тормышым мисалы белән тулыландырасым килде. Мин - ике хатынлы ирнең хәләле. Безнең яши башлавыбызга 10 ел, 4 балабыз бар инде. Шул вакыт эчендә бер-беребезгә хөрмәт һәм үзара аңлашу булды, бар һәм, Аллаһы теләсә, булачак. Аллаһыга шөкер, иребез...

Бердәнбере булмасам да...

Йосыф хәзрәтнең "Туган як" газетасында басылган күпхатынлылыкка кагылышлы мәкаләсен үз тормышым мисалы белән тулыландырасым килде.

Мин - ике хатынлы ирнең хәләле. Безнең яши башлавыбызга 10 ел, 4 балабыз бар инде. Шул вакыт эчендә бер-беребезгә хөрмәт һәм үзара аңлашу булды, бар һәм, Аллаһы теләсә, булачак. Аллаһыга шөкер, иребез - мөселман, ул хыянәт итми, алдашмый, тартмый, эчми, наркотик кулланмый. Көчле, ышанычлы, гадел, ягымлы ул безнең. Ләкин, шул ук вакытта, ул һәр күзәнәгенә кадәр чын ир-ат! Ә ирләрне Аллаһы Тәгалә полигам, ягъни табигатьләре белән берьюлы берничә хатын белән яшәрлек итеп яраткан. Ә без хатыннар моның белән берни дә эшли алмыйбыз! Әгәр дә аек акыл белән уйлап карасак, күпхатынлылыкта хикмәт һәм ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә яхшылык бар. Алары турында Йосыф хәзрәт үз мәкаләсендә язды инде.

Күпхатынлылыкка каршы булган хатыннарның фикерләре, ни өчендер, интим мөнәсәбәтләр тирәсендә генә әйләнә. Янәсе, ирләр үзләренең дәрт-теләкләрен канәгатьләндерү турында гына уйлыйлар. Аларны, янәсе, шул бер әйбер генә борчый. Аллаһыга шөкер, күпчелек мөселман кардәшләр Аллаһы ризалыгы өчен, һәм ялгыз хатыннарны матди тәэмин итү өчен, икенчегә я өченчегә өйләнәләр. Чөнки ялгыз хатыннарның күбесе үз-үзен дә, балаларын да тәэмин итәр хәлдә түгел.

Гаилә тормышына ялгызлары җигелгән хатыннар, гаиләле иргә чыккан очракта, беренче хатыны белән ирнең арасын бозмаячак, "юрганны үз ягына" тартырга тырышмаячак. Мин моны үз тормышыбыздан чыгып язам. Чөнки, ялгыз хатын ирсез яшәүнең ни икәнен белә. Ачы ялгызлыкны, җитмәүчелекне үз җилкәсендә бик нык татыган була. Киресенчә, иренә һәм аның беренче хатынына рәхмәтле генә булачак ул. Аларны хөрмәт итәчәк һәм Аллаһының биргәненә шөкер итәчәк. Ә беренче хатын, үз чиратында, тавыш-гауга чыгарып, күз яшьләре түгеп, "аңын җуеп", тырнакларын эшкә җигеп кенә, бернәрсәгә дә ирешә алмаячагын аңлый. Әгәр шулай холыксызланса, ул иренең мәхәббәтен, ихтирамын югалтачак һәм үзе үк гаиләнең таркалуына сәбәпче булачак.

Нишлисең, без хатын-кызларны Аллаһы Тәгалә көнчел һәм артык хисчән итеп яраткан. Иң элек, һәр нәрсәне уйлап, үлчәп эшләргә һәм ирең белән тыныч кына сөйләшергә кирәк. Гаилә иминлеге - хатынның үз кулында. Аңа хикмәт, акыл, ярата белү, тугры булу, түзем-сабыр булу, тырыш булу бирелгән. Әгәр дә без хатын-кызлар сабыр итеп яңача яшәргә тырышып карыйбыз икән, тормышыбызда тынычлык булачак. Гаиләне бәхет-сәгадәт биләп алачак, ә инде киресенчә, нәфрәт, канәгатьсезлек һәм үч тойгылары булса, хатын-кыз үз-үзен эчтән ашый, түбәнлеккә тәгәри.

Мөслимә затташларыма бер генә киңәш бирәм: әгәр ирләрегез икенче хатын алырга теләсә, комачауламагыз. Талак сорамагыз алардан, Аллаһыга иман китергән хатын-кыз талак таләп итәргә тиеш түгел бу очракта. Сезгә түзәргә һәм Аллаһының бүләгенә өмет итәргә туры киләчәк, хәтта бик авыр булса да Аллаһы Коръәнендә "Белегез, дөнья тереклеге фәкать уен-көлке вә күзгә күренгән файдасыз зиннәттер" (Тимер, 20), дип әйтелгән бит. Ә мөселман ир-атның исә үзтеләген канәгатьләндерү өчен генә өйләнергә ниятләве дөрес түгел. Аларның нияте пәйгамбәребез сөннәтенә иярү булсын иде.

Иренең бердәнбере булган хатыннар! Сезнең дә ирле халәтегез үзгәрергә мөмкин. Әйтик, ирегез сезне аерды, ди. Яисә, бөтенләй ирсез калуыгыз да бар. Азмени дөньяда авария һ.б. бәхетсезлек очраклары. Әле кичә генә ирегезнең икенче хатын алуына каршы булсагыз, шул бәхетсезлекләрдән соң, алучысы булса, үзегез дә икенче хатынлыкка ризалашырга әзер. Аллаһы рөхсәт иткән теләсә нинди әйбер, әгәр җаныбыз өчен яхшылык бирсә, тәнебез өчен дә файда бирә бу дөньяда да, ахирәттә дә.

Мин боларны язганнан соң, үз ирен, өстендәге киеме кебек үк, шәхси милкенә санаучы хатыннар тузыныр. Шунлыктан, фамилиямне күрсәтмәвегезне үтенәм.

Иренең бердәнбере булмаган, ләкин бик бәхетле хатыны Рузалия.

Азгынлыгыгызны акламагыз

Газетабызның "Гаилә" сәхифәсен көтеп алып укыйм. Яхшы язмыштан - үрнәк, начарыннан гыйбрәт алырга тырышам. "Туган як"ның "2 декабрь санында урнаштырылган "Хатынлы ир дә ярап тора" дигән мәкаләгә карата үз фикеремне әйтим әле.

Язма авторы Мәрзия Сәгъдиева азгын, ялкау ирдән зарлана. Тормышта бик күп андый гыйбрәтле язмышлар. "Өлешеңә чыккан көмешең", диләр бит. Аллаһы Тәгалә, кайсыбызга ни язган, шуңа риза булырга боерган. Хәтта, ни эшләп болай килеп чыкты әле, дип тә сорарга кушмаган бит. Ир дигән кеше инде мәрхүм дә булгач, аның турында "начар иде", дип язу һич тә килешми, минемчә.

Хөрмәтле ханым, мәкаләдән күренгәнчә үзегезнең тормышыгызны чуар күңелегез нәтиҗәсендә үзегез бозмадыгызмы икән? Дустыңның ире белән дә хыянәткә кереп зина кылган ир хатынын алда нинди язмыш көтсен, ди?! Гыйшык-мыйшыкны сез бит инде гаиләле вакытта ук уйнап йөргәнсез. Мескен ир, усаллыгы булмаганга, сезне яратканга түзгәндер, бернинди чара күрә алмаганга, чиргә сабышкандыр. Балаларга бит, нинди булса да, үз әтиләре якын, икенчесе инде аның (әгәр була калса да) - үзегез өчен, ә аларга ул үги ата гына... Сездән читләшүләренә дә үзегез сәбәпче. Квартира алыштырып китеп кенә язмышны үзгәртеп, ялгышны төзәтеп булмый ул. "Урман - колаксыз, кыр күзсез булмый", диләр. Без капчыкта ятмаган шикелле, кыек эш тә кайчан да булса беленер. Алай гына да түгел, җанга тынычлык бирми бит ул хәерсез гамәл. Йөри торган ир инде ул беркайчан да гаиләсеннән китмәс.

Сезнең урындагы хатыннарга хәзер тәүбә-тәүфыйкка кайтуны уйларга кирәк. Элек, белеп тә, белмичә дә, гөнаһлар күп кылгансыз. Күңелегезне азгынлыктан аера башларга вакыттыр. Һаман да азгынлыкны дәвам итү өчен, ялгызлыкны сәбәп итмәгез. Ялгыз хатыннар бик күп бездә. Барысы да ирләрне аздыра башласа, йөзләгән гаилә пыран-заран килер иде. Ирсез хатыннар, зина кылмыйча да, бакчасына бара-кайта, кирәген үстерә, ирем юк дип, туганнары янына да бармый тормый. Бу инде сезнең үзегезне аклавыгыз гына. "Биткә әйткәннән, читкә әйткән яман", диләр. Үпкәләмәгез, мин дөресен әйтергә тырыштым.

Гөлсирә ВИЛЬДАНОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев