Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Гаилә көне белән!

Сезне чын күңелдән гаилә һәм никахны яклаучы изгеләр Петр һәм Февронияне искә алу бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Хөрмәтле түбәнкамалылар! Гаилә һәрвакыт безнең җәмгыятьнең мәңгелек кыйммәте булып кала. Якыннарыңның кайгыртуы, бер - береңә хөрмәт, килешеп яшәү һәм ярату – һәр кеше өчен төп таяныч һәм ярдәм. Бу кыйммәтләрнең әһәмияте хәзер, пандемия белән көрәш чорында, аеруча актуаль, нәкъ менә якыннарыбыз безгә кыенлыкларны җиңеп чыгарга һәм авырлыклар алдында каушап калмаска ярдәм итә.
Түбәнкамалыларның гаилә кыйммәтләренә сакчыл карашта булуы, үзара мәхәббәт һәм татулык җепләрен саклавы бик мөһим. Бездәге кырык ике гаилә иҗтимагый бүләккә – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды. Алар – бернинди авырлыклар да, тормыш мәшәкатьләре дә чын хисләргә комачаулый алмау, вакытлар узу белән, гаиләләрнең ныграк була бару үрнәге.
Күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә күңел юмартлыгы, тырышлыклары, сабыр һәм кайгыртучан булулары өчен аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Гаилә коручы яшьләрнең гомер буена чиста, ихлас хисләр саклаган өлкән буынннан үрнәк алуларын телим.
Түбән Каманың һәр гаиләсендә һәрчак бәхет уты янсын, бер-береңә тугрылык, бирелгәнлек хисе хөкем сөрсен, йөрәкләрегездә мәхәббәт яшәсен!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев