Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Чуалган язмыш

Якташымның улы Марсель белән очрашкач, аның йөзенә чыккан борчуының сәбәбен сорыйсы иттем. Шуны гына көткәндәй, ул үзенең язмышын чуалткан вакыйганы сөйләп китте. Аны сезгә үз исемнән бәян итәргә булдым. Мин Венера белән очраклы рәвештә генә таныштым, компьютер белән җенләнүче иптәш егетем янына сугыласы иттем. Ул кыз да, компьютерын ремонтлату өчен...

Якташымның улы Марсель белән очрашкач, аның йөзенә чыккан борчуының сәбәбен сорыйсы иттем. Шуны гына көткәндәй, ул үзенең язмышын чуалткан вакыйганы сөйләп китте. Аны сезгә үз исемнән бәян итәргә булдым.

Мин Венера белән очраклы рәвештә генә таныштым, компьютер белән җенләнүче иптәш егетем янына сугыласы иттем. Ул кыз да, компьютерын ремонтлату өчен килгән булган. Венера карап торуга әллә ни матур булмаса да, кай ягы беләндер үзенә җәлеп итте... Икенче кичтә үк очраштык һәм бик озак бергә йөрдек, күп нәрсәләр турында сөйләштек, фикер алыштык. Ә мин ахмак, шул бер күргән кыз аркасында, вәгъдәләшкән Илсөяремне оныттым. Ул минутларда Венерадан башка беркем дә күземә күренми иде... Минем өчен җыелган җимеш татлы, ләззәтле булды, шуның белән башымны югалттым, үз бәхетемне, Илсөяр бәхетен мәңгенә чәлпәрәмә иттем. Венера һәрвакыт шат, шаян. "Мин хатын-кыз буларак эшләргә түгел, үбешергә яратам", - дип, дөньяларны оныттырып елмая.

Венераны чит илнең иң кыйммәтле отельләрендә яшәттем, күңеленә ошаган кыйммәтле бизәнгечләр, бүләкләр белән күмдем. Аның кайнар кочагындагы онытылулар хакына кваратир алырга җыйган акчамны туздырдым, кредитка чумдым.

Ялдан кайткач, "гел сине борчымас өчен, машина йөртергә өйрәнеп, "парва" аласым килә", дип сырпаланды. Миңа эшне җиңеләйтә дип уйладым. Минем машинаны йөртеп туйгач, күз явын алырлык "иномарка" алып бирүемне сорады. Нишлисең, бердәнберең сорагач, каршы килеп буламы соң?! "Иномарка"га утырткач, Венера күкнең җиденче катында йөзде. Ә кредиты тагын минем исемгә алынды.

Яшибез шулай. Машина белән уйнап туйгач, Венера кыйммәтлем мөнәсәбәтләрне законлаштыруны, фатир белән тәэмин итүне таләп итә башлады. Мин өйләнгән дә булыр идем, әмма квартир алырга көч җитми, акча юк. Шуны белгәч, Венера юкка чыкты, дөрес, "Синең квартирга да хәлең юк, син хәерче белән яшәп булмый" дигән SMS юллаган юллавын. Әнә шулай юха еландай кыланып, мине төп башына утыртып качты Венера.

Бер көнне Илсөярмне очраттым. Минем хыянәтне ишеткәч, ашыга-кабалана кияүгә чыккан. Сөйләшергә теләсәм дә, "бер кискән икмәк кире ябышмый", дип, тизрәк янымнан китеп барды.

Менә шулай Суфиян абый, миндәй ачыгавызлар мәсьәләсендә зур тәҗрибәгә ия булган "мәхәббәт күбәләге" Венера белән чуалып, Илсөяр белән икебезнең дә язмышыбызны чуалттым, бәхетебезне җуйдым...

Марсельне юатырлык бер сүз әйтергә дә өлгермәдем, саубуллашып китеп барды. Кулың белән эшләгәнне үз иңең белән күтәрәсең дип, халык бик белеп әйткән шул...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев