Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

«Бәхетле мизгелләр ул– балалар, оныклар туу»

Гөлүсә апа – Азнакай районыннан, ә Анатолий Николаевич Кукмара районында туып, Саба урманчылыгында үскән. Алар бер-берсен Түбән Камада тапканнар һәм менә инде 50 ел буе үрнәк гаилә булып гомер итәләр.

– 1964 елда училищены тәмамлагач, мине Алтайга эшкә җибәрделәр. Әтиләр 1963 елда Түбән Камага килеп төпләнгәннәр иде инде. Аннары әни авырый башлагач, кайттым да биредә калдым. Бер елдан хәрби хезмәткә киттем, – дип башлады сүзен гаилә башлыгы.
1968 елда армиядән кайткан Анатолий кызлар тулай торагына баргач, Гөлүсә исемле кызны очратып, ошаткан. Ул шәһәргә комсомол юлламасы буенча килгән булган. Тиздән Даниловлар гаилә корганнар.
Бу пардан күземне ала алмыйча утырдым. Елмаеп кына сөйләшәләр. Йөзләреннән нур бөркелә. Ә тормышлары җиңел булмаган. Гөлүсә апа – аппаратчы, шин заводында җыючы булып эшләгән. Анатолий Николаевич гомер буе төрле оешмаларда һәм предприятиеләрдә эретеп ябыштыручы булып хезмәт куйган.
Әлбәттә, тормышларында төрле вакытлар булган, тик Гөлүсә апа әйтүенчә, сабырлык кирәк. «Иң бәхетле мизгелләрне хәтерлисезме?» – дигән соравыма, гаилә башлыгы: «Иң беренче бәхетле мизгелем – беренче кызыбыз тугач, аннары икенчесе дөньяга килгәч булды», – дип җавап кайтарды. «Аларын әле аңлап җиткермисең. Оныклар туу тагын да бәхетлерәк итә икән. Ике кызның да беренче булып малай туды», – дип дәвам итте Гөлүсә апа сүзен.
Оныклар үсә, зурысы хәрби хезмәтне тәмамлап кайткан, чираттагысы армиягә киткән. Алардан соң туган кызларның берсе урта һөнәри белем ала, икенчесе мәктәптә укый. Балалар да, оныклар да көн саен шалтыратып тора, кунакка киләләр, ярдәм итәләр. Шулардан да кадерлерәк тагын ни бар соң?!

Л. Заһретдинова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев