Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Бәхет сере – татулыкта

Бергә 49 ел гомер иткән Мансур абый һәм Тәскирә апа өчен гаилә бөтенлеге һәм иминлеге – иң мөһиме. Бу пар төпләнгән нигезләрен, өйләрен көне буе эштә арып-талып кайткач, ял итү, рухи көч алу урыны буларак та күрәләр. Шәрәфетдиновлар районыбызның иң күркәм гаиләләренең берсе, алар «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы – 2019» муниципаль конкурсында җиңү яулаганнар.

Мансур Шәрәфетдинов – мишәр егете, Чүпрәле районының Яңа Задур авылында дөньяга килә. Мәктәптән соң Буа ветеринария училищесына укырга керә. 1967 елда егетне Куйбышев районына (хәзерге Спас) практика үтәргә җибәрәләр. Тәнендә җаны булган егет кеше өйдә генә йомылып ятамы соң? Юк, билгеле. Мансур да, килүгә, авылда үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөри башлый. Тәскирә исемле кыз белән аларны сәнгать һәм иҗатка мәхәббәт таныштыра. Практика тәмамлангач, егет укуын дәвам итәргә Буага китә, ә кыз Казанга, медицина училищесына керә.  
Кулына диплом алган Мансур Куйбышев районына ветеринар булып кайта, Тәскирәне исә укуы тәмамланганнан соң, Ульяновск шәһәренә эшкә җибәрәләр. Үзегез беләсез – Совет чорында дипломлы яшь белгеч, кая җибәрсәләр, шунда барып эшләде. 
Никах күкләрдә укылса, адәм баласы теләсә дә, кача алмый. Мансур белән Тәскирәне язмыш Ульян каласында кабат очраштыра һәм чәчләрен чәчкә гомерлек итеп бәйли. 
1982 елда Мансур Шәрәфетдинов юллама буенча безнең районга, «Түбән Кама» совхозына эшкә килә һәм сөт комплексы начальнигы булып хезмәт куя. «Энә кайда – җеп шунда», дигәндәй, Тәскирә ханым да иреннән калмый. Алар Зур Афанас авылында төпләнәләр. Ул  шул ук совхозда бухгалтер булып эшли башлый, аннары укытучы һөнәрен үзләштерә.
1995 елда Мансур әфәнде Түбән Кама районы агросәнәгать профсоюзы лидеры итеп сайлана, 2010 елдан авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча киңәшче вазифасын башкара. Аның тырыш хезмәте югары бәяләнә: «Профсоюзда актив хезмәт өчен» медале, күп санлы Мактау грамоталары шул хакта сөйли. «Татарстан Республикасының хезмәт ветераны», «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемнәрен горур йөртә ул. Хатыны Тәскирә ханым да – хөрмәткә лаек кеше! Аның да Рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре – намуслы хезмәт куюы дәлиле.
Бүген Шәрәфетдиновлар, буыннар чылбырын саклап, әби-бабайлар традицияләренә тугры калып, зур бер гаилә булып яши. Гаилә бит ул  – олылар һәм балалар өчен бер-берсен яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтү мәктәбе. Кызлары Лилия Казан дәүләт университетында математика укытучысы һөнәрен үзләштереп, туган ягына кайта. Уллары Марсель Түбән Кама химия-технология институтында белем ала, шәһәребезнең төзелеш оешмаларының берсендә мастер булып эшли. Оныклары Раил мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан федераль университетында белем ала. Мәктәптә укыганда ук Татарстан Республикасы Президентының грантына ия булган.
Инде лаеклы ялда булсалар да, кул кушырып утырмыйлар. Мансур Мөхетдин улы – аксакаллар шурасы әгъзасы, «Талир тәңкә» ансамблендә җырчы һәм гармунчы, күп кенә конкурслар җиңүчесе. Ә Тәскирә Фәсәх кызы Зур Афанас мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Умырзая» ансамбленә йөри. Алар бергәләп җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. 
Ә ял көннәрендә кунакка балалары, оныкларлары килә. Тәскирә ханым  аларны татар халык ашлары пешереп, көтеп тора. Аңа оныгы Элина да булышкач, ничек тәмле булмасын ди инде?! 
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото Шәрәфетдиновлар гаиләсенең шәхси архивыннан алынды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев