Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Бергәләп уйнагыз

«Балама биш яшь. Өстәл артында озак утыра, уенчыклар белән күп уйный алмый. Аны ничек кызыксындырырга? Ике елдан мәктәпкә барырга бит инде. Әминә Сафиуллина». Бу сорауга җавапны 19 нчы балалар бакчасы психологы Светлана МАЖАРОВА бирде:

– Гадәттә, мондый балаларны гиперактив диләр. Аларга карата сабыррак булу сорала. Мондый балалар тиз арый, шуңа күрә бер шөгыль белән озак мәшгуль була алмый. Бер-ике көн күзәтеп торыгыз: ни белән кызыксына, нәрсә эшләргә ярата. Шул ук вакытта таләпчән булырга да кирәк. Мәсәлән, бала рәсем ясарга яки әвәләргә ярата икән, һичшиксез, башланган шөгылен тәмамлап, җыештырып куярга тиеш. Юкса башлап, ташлап калдыру гадәткә кереп китәргә мөмкин, ә бу аның алдагы тормышында начар роль уйнаячак. Шул ук вакытта таләпләрегезне кискен куймагыз, бала киреләнеп елый башларга мөмкин. Уен аша эш итегез.
Вакыт табып, бергәләп уйнасагыз, якынаясыз гына. Уйнаганда, «син бик тырыш, мин синең белән горурланам» һ.б. мактау сүзләрен кызганмагыз. Тора-бара бала мөстәкыйль уйнарга өйрәнер, үсеше белән сезне шатландырып кына торыр. Булган сәләтләрен вакытында күреп үстерү дә уңай нәтиҗә бирәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев