Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Бердәм һәм тату булып яшиләр

42 ел буе бергә гомер итүче Любовь һәм Рәшит Вәлиуллиннар гаиләсе – этилен заводының сафка баскан көннәреннән башлап «Нефтехим» предприятиесендә хезмәт куючы династия, үз эшләренә тугрылык үрнәге. Әти-әнисенең бер- берсенә хөрмәтен, тырышлыкларын күреп үскән балалары да гаилә традицияләрен саклап калырга тырыша.

Ирле хатынлы Вәлиуллиннар, уллары, Рәшит абыйның ике апасы һәм аларның ирләре, уллары эшләгән вакытын бергә кушсаң, хезмәт стажлары 290 ел була! Гаилә башлыгы Түбән Камага Башкортстаннан комсомол төзелешенә килеп, хезмәт юлын этилен заводында башлый, озак еллар дәвамында өлкән аппаратчы булып эшли. Предприятиедә 43 ел хезмәт куя. Шул ук вакытта җәмәгать эшләренә дә вакыт таба: ул цех комитеты рәисе була, 1997 елда этилен заводының профсоюз оешмасы рәисе итеп сайланып, вазифаларын 20 ел башкара, хезмәттәшләре белән төрле чаралар оештыра. Шулар арасында – гаиләләр өчен спорт бәйрәмнәре, балалар һәм гаилә иҗади бәйгеләре, завод хезмәткәрләре «Минем хезмәт династиям» конкурсы. Производствода озак еллар дәвамында хезмәт куйган ветераннарга аеруча зур игътибар бирелә, аларны төрле бәйрәмнәргә, чараларга чакыралар. Хәзер исә Рәшит әфәнде сугыш ветераннары һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ ветераннары советларын җитәкли. 85, 90, 95, 100 яшен тутырган юбилярларны биредә бер дә онытмыйлар, озак еллар бергә гомер иткән гаиләләр белән дә тантаналы чаралар уздырылып килә.
Нәтиҗәле хезмәте өчен Рәшит Вәлиуллинга «ТР хезмәт ветераны» һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ ветераны» исемнәре бирелә. Ул «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесе, «Эштәге батырлыгы өчен» медале, Россия бәйсез профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Фотосы исә предприятиенең Мактау тактасына эленгән.
Хатыны Любовь Александровна Түбән Камага Чечняның Грозный шәһәрендәге училищены тәмамлагач, юллама буенча килә. 33 ел буе өлкән аппаратчы булып эшли, ире кебек җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Шәһәр Советы депутаты булып та сайлана. Любовь Вәлиуллина «ТР Хезмәт ветераны» һәм «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ ветераны», намуслы хезмәте өчен «III дәрәҗә Хезмәт даны» ордены белән бүләкләнә. Лаеклы ялда булса да, ул кул кушырып утыра торганнардан түгел. Бәйли, чигә һ.б. кул эшләре белән шөгыльләнә, бакча эшләрен ярата. Әйтергә кирәк, аларга кунаклар да еш килә. Ире белән бергә балаларын кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтәләр. Инде оныклары да кул арасына керә.
Сүз уңаеннан, нефтехимиклар династиясен дәвам иткән уллары Рафаэль – стирол һәм полиэфир сумалалар заводында бүлек начальнигы. Ә менә кызлары Олеся Уфада яши һәм бухгалтер булып эшли. Любовь һәм Рәшит Вәлиуллиннарның дүрт оныгы бар.
Рәшит абый менә дигән итеп гармунда да уйный икән. Кайчандыр әтисе, улының кызыксынуын күреп, соңгы акчасына гармун сатып алган. Ул бүгенге көнгә кадәр сакланган. Ә яшьлегендә барлыкка килгән фотога төшерү «җене» улына да күчкән. Рафаэль әлеге сәнгатьне өйрәнеп, тәмам остарган.
Ир белән хатынның бер милләт һәм дин вәкилләре булмавы гаиләләргә төрлечә тәэсир итүчән. Бу очракта алар икесен дә: Ислам динен дә, православиене дә ихтирам итәләр. Сүз уңаеннан, Рәшит абыйның абыйсының улы – Салих хәзрәт Ибраһимов – Түбән Кама муниципаль районы имам мөхтәсибе.
Гомумән, Вәлиуллиннар бердәм һәм нык гаилә булып яшиләр, хәйрия чараларында, ел саен «Үлемсез полк» акциясендә катнашалар. Күптән түгел «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы-2019» муниципаль конкурсында җиңгәннәр. Алар гаилә кыйммәтләренә игътибар бирәләр, туган як тарихын, мәдәниятен ихтирам итәләр.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото Вәлиуллиннар гаиләсенең шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев