Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Балаларны яклау көне алдыннан Түбән Кама ЗАГСында исем кушу тантанасы узды

Өч бала тәрбияләүче Сергей һәм Светлана Извощиковлар гаиләсендә дүртенче бала — улы Станислав туды.

Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда Балаларны яклау көненә багышланган исем кушу тантанасы узды.

Өч бала тәрбияләүче Сергей һәм Светлана Извощиковлар гаиләсендә дүртенче бала — улы Станислав туды.

ГХАТ идарәсе белгечләре Извощиковлар гаиләсенә баланың беренче документын — аның тууы турында таныклыгын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Кама профилактика бүлеге башлыгы Илсия Сафонова күпбалалы гаиләне улы туу белән котладылар һәм аларга яңа туган баланы куркынычсыз йөртү өчен автокресло, өлкән балаларга бүләкләр тапшырдылар.

Гаиләне Түбән Кама муниципаль районында Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Чулпан Ульданова котлады, ул бүләк итеп яңа туган балалар өчен «Бала сандыгы» тартмасын тапшырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев