Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Аздан гына бер-беребезне югалтмадык

Беркөнне якташымның улы хәлемне белергә керде. Үзе сөйләгәннәрне аның рөхсәте белән (исемен үзгәртеп) язам. Бәлки, кемгәдер файдасы тияр.

Эльбрус белән Люция бала чактан дус була. Әмма торабара дуслыклары мәхәббәткә әверелә. Алар гаилә корырга ниятлиләр, әти-әниләре дә каршы килми. Тик бервакыт Эльбрус сөйгәне белән очрашуга шактый соңга калып килә. Егет кызны кочаклап ала, гафу үтенә, әмма Люция тыңларга теләмичә, кайтып китә. Ике атна үтә. Егет кызга берничә тапкыр шалтыратып карый, әмма анысы трубканы алмый, өенә бара, тик борын алдында ишекне шапылдатып ябып куялар.

– Алай да түздем, сабыр иттем, бәлки тынычланыр, дуслашырбыз дип өметләндем, чәчәк алып кабат янына барсам, ул бер егет белән елмаеп сөйләшеп тора. Яннарына да бармадым, хурланып кайтып киттем. Яратуы шулай гына булган икән! – дип ачынып сөйләвен дәвам итте Эльбрус.

Кайтып китә-китүен, әмма йөрәгендәге хисләр алай тиз сүнми шул. Люцияне көнләштерергә теләп, ул абыйсының кызы белән бер кичәгә килә. Тик сөйгәне анда күренми. Бер атна узгач, сеңелесен кабат чакыра. Люция дә килгән, бер урында баскан да, күзләре белән кемнедер эзли. Эльбрус сеңелесен биергә чакыра, аннары читкәрәк китеп, сөйләшеп тора башлыйлар. Бервакыт алар янында сөйгәне пәйда була һәм:

– Димәк, ачуланышкач, башкалар белән типтерә башладың, – дип ысылдый. Эльбрус аны читкәрәк алып китә һәм: – Син дә миннән кимен куймыйсың. Гафу үтенеп чапкан булдым, ә син башканы таптың, соңга калып килгәнем өчен хыянәт иттең, – дип җавап бирә.

– Туганнан туган абыем иде ул! Башка шәһәрдән кунакка кайткач, йөреп кайтырга чыкккан идек. Сине генә яратам мин! – ди кыз гаҗәпләнеп. – Соң бу кыз исә минем сеңелем! Таныш булыгыз! Ул да чит шәһәрдән абый белән кайткан иде, – дип көлә егет.

Яшьләр кочаклаша, дуслаша һәм бер-берсеннән гафу үтенә. Эльбрус энем! Сезнең ике арадагы хәлләрегез уңай тәмамлануына мин бик шат. Нәтиҗә ясаганда, акыл белән эш итеп, сак булыгыз. Гаилә корып яши башлагач та, гел сөеп-сөелеп кенә яшәмисең. Чебеннән фил ясарга ашыкмагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев