Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Авыру, карт әти-әнине онытмыйк

«Гаилә» сәхифәсендә ирләр һәм хатыннарның бер-берсеннән зарланган хатлары еш басыла. Гаилә бит әле ул ир белән хатын һәм аларның балаларын гына үз эченә алмый. Анда иң хөрмәтле, иң кадерле кеше булырга тиешле әбиләр, бабайлар да бар. Заманында үз кызларын, улларын хәлләреннән килгәнчә тәрбияләп, карап үстергән, оныкларына булышкан ата-ана картлык бусагасына...

«Гаилә» сәхифәсендә ирләр һәм хатыннарның бер-берсеннән зарланган хатлары еш басыла. Гаилә бит әле ул ир белән хатын һәм аларның балаларын гына үз эченә алмый. Анда иң хөрмәтле, иң кадерле кеше булырга тиешле әбиләр, бабайлар да бар. Заманында үз кызларын, улларын хәлләреннән килгәнчә тәрбияләп, карап үстергән, оныкларына булышкан ата-ана картлык бусагасына баскач, кирәксезгә әйләнә. Күбесе авырый башлый. Картлык чире дигәне яман нәрсә, ярый ла, балалары йөз чөермәсә.
Авыру карауның нинди авыр, җаваплы һәм савап-лы эш булуын күпләребез белеп тә бетерми. Көндәлек эш-мәшкатьләргә уралып, ялгызлары көн кичерүче авыру әти-әни янына хәл белергә барырга вакыт таба алмаучылар да аз түгел тормышта.
Бу урында галимнәрнең түгел, үтемлерәк булсын өчен, Коръәндәге «Аллаһы хөкем итте һәм әмер бирде, фәкать Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек кылырга...» (ИСРА-23), дигән сүзләрне китерәм.
Шуңа мисал итеп, шәһәребездә яшәүче берничә гаилә турында язам. Сиксән ике яшьлек Фәйрүзә апа үз гомерендә төрле авырулар кичереп, хәзер урында ята. Өч кыз, өч малай үстергән бу ананы ике кызы чиратлап карыйлар. Башкалары әле пенсиядә булмагач, эшлиләр, акчалата ярдәм күрсәтәләр. Фәйрүзә апа моңа үзе дә лаеклы дип исәплим. Бик сабыр, күркәм холыклы иде, төп йортта торгач, каената-каенана ягыннан туганнары күпләп килделәр. Барысын да елмаеп, аш-су белән каршы алды ул. Үз яхшылыгы үзенә кайтып, шуңа да балалары тәрбиясендә яши.
Икенче бер әбиебез 86 яшен тутырса да, әле үз аягында йөри. Заманында, Түбән Кама халкы дин юлына кайта башлаган бер вакытта, ул вафат булган күпме хатын-кызны госел коендырып, кәфенләп соңгы юлга озатты, әле дә җомга намазларына мәчеткә йөри. Аның ике кызы, аларның һәркайсысында - берәр оныгы, оныкларының икешәр баласы бар. Үзе хәзер дә оныкларының балаларын караша. Бер көнне эш белән янына кереп чыккан идем, шәһәрдә торучы кызы белән ике баласын иярткән оныгы килеп керделәр. Әби үзе белми дә икән, ә балалары аны туган көне белән котларга килгәннәр. Әбине бүләкләр белән урап алуларына сокланып карап тордым. Күпме ярату, рәхмәт хисләре! Оныгының кызлары, чиратлап-чиратлап, карт әбиләрен кочаклап үбәләр. «Әбием, без сине яратабыз, син безгә кирәк әле, исән-сау яшә», дип сигез-ун яшьлек ул кызчыклар сайрадылар да сайрадылар. Әни кеше өчен шуннан да зуррак бәхет була аламы икән?!
Туганлык хисләре көчле булган тагын бер гаилә турында әйтим әле. Илленең өске ягындагы ханым (аны Түбән Камадагы милли җанлы татарларның барысы да белә, шуңа исемен язмыйм) бик тә авыр операция кичерде. Аның районда яшәүче сеңлесе, өен ташлап килеп, апасын карый. Ул аны бер минутка да ялгыз калдырмый. Сабый бала тәрбияләгәндәй карый. Күпләргә үрнәк булырлык бу гаиләләрнең барысы да - мөселман гаиләләре. Һәм алар иртәме-соңгы һәммәбезнең дә Аллаһы хозурына кайтачагын белә.
Әгәр дә моңа кадәр әти-әниегез янына барырга вакыт таба алмагансыз икән, мин мисалга китергән шушы гаиләләрдән үрнәк алыгыз. Ата-ананы картайгач тәрбияләп, алар Аллаһы хозурына күчкәнче риза-бәхиллекләрен алып кала алсак, без әти-әни алдындагы вазыйфабызны үтәүчеләрдән булырбыз. Аларга начарлык кылмыйча, сабыр булып, йомшак хәерле сүзләр генә сөйләргә кушкан бит Аллаһы. Кем әти-әнисен карап соңгы юлга озаткан, кем әле хәзерге көндә авыру яки көч-куәте бетеп сабый хөкемендә калган ата-анасын тәрбияли -
Аллаһы хозурына күчкәч йөзләребез кызарырлык булмасын.
Фатыйма
ГАБИДУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X