Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Әсәрләрдә — ана мәхәббәте

27 ноябрь — Аналар көне.

Әни, әнкәй... Күпме җылылык бөркелә бу сүзләрдән. Елмайган карашы бар булган борчуларны тарата, әкрен генә сөйләгән сүзләре күңелне иркәли, җанны тынычландыра. Иң матур сүзләрдән дисбе тезсәң дә, әни өчен аз сыман. 

Язучылар, шагыйрьләр үз әсәрләре, композиторлар җырлары, рәссамнар картиналары аша анага мәдхия һәм дан җырлый. Китапханә шул иҗат җимешләрен укучыга җиткерүче бер чылбыр булып тора. Китап геройлары белән бергә сөенеп, кайгырып үз күңеле аша үткәрә. 

Нурзия Мирхазованың «Ана хисе» китабы да укучыны уйландыра, фәлсәфи сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Бигрәк тә югары сыйныф укучылары өчен өстәл китабы дисәң дә ялгыш булмас. Бүгенге тормышта булган вакыйгалар тасвирлана, чынбарлык белән таныштыра. Ана мәхәббәте әсәрләр аша киң итеп ачып бирелә. Балага булган яратуын үзенең геройлары аша укучыга җиткерә. «Ана хисе» хикәясендә: «Кем тапкан, шул баксын», «Тапкан ана түгел, баккан ана», «Табу бер кыен, багу мең кыен» дигән халык мәкальләре урын алган. Хикәя шушы мәгънәле сүзләрнең асылын ачып сала.

«Ни әйтсәң дә ана шул! Чын ана! Язмыш ничек кенә сынаса да, сынмый — сыгылмый. Балалары өчен хәтта гомерен дә кызганмый», — дип тәмамлый автор хикәясен. 

Аналар көне якынлашкан көннәрдә шушы китап белән танышырга тәкъдим итәм. Барлык әниләрне ихластан бәйрәм белән котлыйм!

Резедә Галиева,
37 нче балалар китапханәсе мөдире

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев