Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Акылга утырттым

Каенана белән яшәү бәхетеме, михнәтеме, миңа тәтемәде. Без өйләнешкәндә, иремнең анасы вафат булган иде инде. Без өч ир бала үстердек. Әтиләре кебек, өчесе дә йомшак булды. Бер-бер артлы өйләнештеләр, кредитка квартир да алдылар. Оныклар бәләкәй чакта еш килә иделәр. Тора-бара, эзне суыттылар. Акча кирәк булганда гына килгәлиләр. Нишлисең, аларның тормыш...

Каенана белән яшәү бәхетеме, михнәтеме, миңа тәтемәде. Без өйләнешкәндә, иремнең анасы вафат булган иде инде. Без өч ир бала үстердек.
Әтиләре кебек, өчесе дә йомшак булды. Бер-бер артлы өйләнештеләр, кредитка квартир да алдылар. Оныклар бәләкәй чакта еш килә иделәр. Тора-бара, эзне суыттылар. Акча кирәк булганда гына килгәлиләр. Нишлисең, аларның тормыш итәселәре бар, дөнья куалар.
Улларым заводта эшли, смена арасындагы ялларын таксида кеше ташып уздыралар. Өйдә торганнары да юк. Үзем олыгаеп барам, авыр эш түгел, иелеп идән юарга да ярамый. Таяк башына кигергән чүпрәк белән юып кына идән бик үк чистармый. Шуңа да киленнәремә ялынам. Олы киленем үзе дә группада, анысын борчымыйм. Калган ике киленем, миңа килеп булышмас өчен, нинди генә сәбәп тапмыйлар. Аларның я ашыгыч кына авылга кайтасылары була, яки эштәге коллективлары белән урманга һава суларга чыгарга кирәк.
Берничә ел шулай азаплангач, фатирга бер кыз керттем. Фатирда торганы өчен акча алмыйм, әмма идәннәремне юып, өемне җыештырып, кибеттән ашамлык алып кайта. Түләве шул. Туган көнемдә хәлемне белергә бергәләп килгән өч улым да бу кызны ошатты. Нишләптер, шуннан соң, улларым миңа килүне ешайтты. Фатирга керткән кызым, «абыйлар, чәй эчегез, өчпочмак пешердем, сыйланыгыз», дип бөтерелеп кенә тора.
Улларым кайтып сөйләгәндер, ул кыз баланы килеп күргәч, киленнәрем дә бик нык үзгәрделәр. Баштарак, «ник чит кеше керттең, чыгар», дип миңа таләп куеп маташканнар иде. Сүзләренә колак салмаячагымны белгәч, киленнәрем дә ике көннең берендә киләләр. «Әни, ни эшлик?» - дип янымда йөгереп кенә йөриләр. Эш кушмыйм, фатирда торучы кызым бар бит. Үзләрен акылга утыртуыма сөенеп бетә алмыйм.
Сания ЗӘЙНУЛЛИНА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев