Туган як

Үз кыйблаңда торсаң гына

Гөлчәчәк, урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп урнашты. Ул бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә әнисе янына кайтты. Анда үзеннән өлкәнрәк туганнан туган апасы Нурания белән күрешеп, серләрен сөйләде. Алар бергә уйнап үстеләр. Кайтып кереп, бераз вакыт уза да, шалтыратышып, тиз арада очрашалар да сүзләре бетми генә!

Вакыт уза, Нурания тормышка чыга, ире Ленар белән матур итеп яшиләр, ике бала дөньяга туа. Ә апасыннан чибәррәк Гөлчәчәк ярты еллап бер ир белән никахсыз яшәп, аннары аерылып китеп, ай саен диярлек сөяркәләрен алыштыра башлады. Нурания туганы белән сөйләшеп, кисәтеп караса да, фадасы тимәде. “Кеше ирекле булырга тиеш, син гел ир, балалар дип, дөнья күрмисең, кеше белән аралашмыйсың”, – бөтен сүзе шул булды. Нураниянең ире дә Гөлчәчәкнең андый җилбәзәк булуын өнәми, хатынына аның белән араны өзәргә куша.

Гөлчәчәк кабат шалтыраткач,  Ленар: “Ул килсә, мин өйдән чыгып китәм. Сеңелең күзеңә карап сайрый, тик эче тулы кара икәнен күрмисеңме?! Ул сине сазлыкка өстери!” – дип кырт кисте.

Алай да, Нурания ирен тыңламады. Ә бервакыт очрашкач, Гөлчәчәк: “Апа, сине мондый тормыш туйдырмыймы? Көн саен кер юасың, ашарга пешерәсең, җыештырасың. Ирек ярата – сүз дә юк, тик мин алай яши алмас идем”, – дип сүзен башлый, чираттагы сөяркәсе – очучы белән мактана. Әйе, ирләрдән яхшы файдалана ул: берсе фатирын төзекләндерә, икенчесе диңгезгә алып бара... Гөлчәчәк Нуранияне үзе белән диңгезгә чакыра, янәсе кесәдән акча чыгарасы юк, барысы өчен инде түләнгән.

“Юк, юк, иремне, балаларымны калдырып, диңгезләрдә ничек йөрим?!” – дип шакката апасы.

Ә берничә көннән Гөлчәчәк аңа шалтыратып, чәйханәгә чакыра, “Сагындым, күрәсем килә”, – дип үгетли. Нурания килеп кергәч, сеңелесе янында ике ирне күрә. Гөлчәчәк, берни булмагандай: “Таныш бул, апа, монысы минем күптәнге танышым, ә бу – аның иптәше”, – дип таныштыра. Нурания аптырый, әмма шунда ук чыгып китәргә кыенсына һәм сеңелесен тыңлап, өстәл артына утыра. Ирләрнең берсе, аның кулын үбеп, үзен Роберт дип таныштыра.

Ирләр шампан шәрабе һәм кабымлыклар китертә. Нурания кызарып-бүртенеп утыра: Гөлчәчәкнең “сагындым” диюенә алданып килеп, тозсыз мәзәкләрне тыңлап утырырга мәҗбүр.

Уңайлы вакыт җитү белән, ул Гөлчәчәкне үзен бәдрәфкә озатуын сорады, ә кергәч: “Моны ничек аңларга? Бу адәмнәрне нәрсәгә чакырдың?” – дип төпченә башлый. “Ачуланма инде, мин аларның икесен дә яхшы беләм. Роберт сиңа күптән гашыйк”, – дип пышылдый башлады Гөлчәчәк. “Тукта-тукта, син миңа аны яучыларга җынасыңмы?” – дип тавышын күтәрә төште Нурания. “Юк инде, үзләре бик сорагач, кире какмадым инде, сөйләшеп кенә утырабыз бит. Үпкәләтмик үзләрен, хыянәткә саналмый бит бу. Ирең минем һәм минем дусларым белән очрашудан тыя икән, димәк ул – залим. Чыгып китеп, барыбызны уңайсыз хәлдә калдырма, зинһар”, – дип, юмалавын дәвам итте туганы.

Нурания үгетләвен тыңлап, тагын бераз утырырга булды. Алар өстәл артына утырдылар. Роберт Нураниядән күзен ала алмады, тәм-томнар тәкъдим итте, ярарга тырышты. Хатын аның бу кыланышыннан уңайсызланып бераз утырды да, бераздан кайтырга җыена башлады. Роберт шунда ук аны озатырга булды. “Юк, мин үзем генә кайтам. Сау булыгыз!” – дип кычкыруын сизми калды Нурания. Чәйханә бүлмәсе тын калды, Гөлчәчәк күзләрен акайтып карады, Роберт та югалып: “Мин бит машина белән өегезгә генә илтмәкче идем. Кайткач, шалтыратыгыз алайса, юкса, борчылачакмын”, – диде.   

Нурания өенә ире һәм балаларыннан алда кайтып өлгерсә дә, алар алдында үзен гаепле хис итте.

Ә кичен Гөлчәчәк шалтыратып: “Апа, үзеңне шулкадәр тупас тоттың! Роберт синең кыланышыңа шаккатты”, – дип башлаган иде, Нурания аны тыңлап та тормыйча: “Сиңа ирекле тормыш ошый икән, дәвам ит, ләкин узган вакытны ничек тотарсың икән? Минем синең кебек яшисем килми. Яраткан ирем, балаларым бар. Аларда минем бәхетем, кыйбламнан тайпылмаячакмын. Мине кыек юлга өндәп, бүген бик кыен хәлдә калдырдың. Әгәр дә анда ирләр буласын белсәм, килеп тә йөрмәс идем”, – дип, трубкасын сүндереп үк куйды. Ленардан да яшереп тормады, барысын да сөйләп бирде.

Ире башта кызып, кычкыра ук башлады: “Гөлчәчәк белән аралашма дип әйттем, таңламадың. Икенче тапкыр ул сине ирләр белән мунчага чакырса, барасыңмы? Бу хатын безнең тормышыбыздан, бәхеттән көнләшә. Бүгеннән арагыз өзелде, дип сана”, – диде. Соңыннан да Ленар озак тынычлана алмады.

Нурания: “Ярсыма инде, сиңа бервакытта да хыянәт итмәдем. Бу очрак минем күзләремне дә ачты. Гөлчәчәк белән башка аралашмам дип сүз бирәм. Сине генә яратам, Ленарым”, – дип сарылгач, кочаклагач кына, сүрелде ире. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: