Туган як

Яшьлек хатирәләре

Узган вакыйгаларны уйлыйсың да, шаккатасың. Әйтерсең лә берни дә булмаган. Бер пәйгамбәр могҗизасын икенчесе кабатламаган кебек, язмадагы хатирәләрне берәү дә кабатламас.

Ниһаять көтеп алган чыгарылыш имтиханнары да килеп җитте. Ун ел буе таптаган мәктәп сукмаклары артта калачак. Сыйныф җитәкчебез Әлфия апа Кинҗәбулатовага ничек чәчәксез барасың, булмаганны!?. Ул үзе дә кызылга буяткан чәчләрен бөдрәләтеп, чәчәккә охшап тора иде. (иде дим, чөнки күптән бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын).

Авылда чәчәкләр үстерергә бик игътибар итмәгәннәрдер дә. Язын чәчәк ата торганнары да үстермәделәр. Нәрсә дисәң дә, чәчәк кирәк. Шәһәрдә сатыла-сатылуын, аның артыннан йөрергә вакыт калмаган, автобуслар да йөрми торган чаклар. Уйлый торгач, искә төште, иң беренче булып май аенда сирень чәчәк ата, тик каян аласы? Баш кешегә уйларга бирелгән бит, уйлый торгач, искә төште: зират коймасы буйлап диярлек сирень чәчәк атып утыра. Беребез “Яхшы түгел” ди, икенчебез “Кирәк” ди. Өченчесенең кешегә күренәсе килми. Кирәк булгач, кирәк. Тик кайчанрак барырга? Күз алдына укытучы өстәлендә тирә-якка хуш ис аңкытып утыручы сирень чәчәге бәйләме килә: аклы-шәмәхәле бик матур букет. Әлфия апабыз бик сөенер, дибез.

Зират яныннан һәр көн саен мәктәпкә йөргәнлектән, курку хисе булмады. Кайберәүләр сөйләвенчә, аннан сәер тавышлар да ишетелмәде дисәм...

Киттек без чәчәк өзәргә. Тирә-якта беркем юк. Зират эченә күз салдык: тып-тыныч. Үзара сөйләшми генә, койма буенда үскән сирень куагын бутыйбыз. Кабер өстендәме, кырыйдамы – анда безнең эш юк.  Без бит зират эченә үтмәдек.

  • Ишетәсеңме, анда кемнәрдер сөйләшкән кебек...
  • Беркем дә юк ләбаса!
  • Әйе, мин дә ишеттем, кемдер (бәлки зират ияседер) безгә чәчәкләрне өзәргә ярамавын искәртә торгандыр. Азагы начар булмасын дип, кисәтмәкче булгандыр.
  • Юньле хәл түгел бу, киттек яхшы чакта...

Чәчәксез калуыбызга көенсәк тә, юкка түгел, юкка түгелдер, дип, кайту ягына борылдык. Борчылган йөзебезне күргән әниләргә барын сөйләп бирергә туры килде.

  • Дөрес эшләгәнсез, зираттан өйгә бер әйбер дә алып кайтырга ярамый, дип кисәткән ул аваз сезне, ул һәркемнед мәңгелек йорты– диделәр әниләр.

Мәктәпкә барып җиткәнче (Чапчак белән Түбән Чаллы арасы шактый әле) сирень чәчәкләре истән чыкмады. Сыйныф ишеген ачуга борынга чәчәк исе аңкыды. Нинди дисезме? Сирень исе! Без бер өстәлдәге чәчәк бәйләменә, бер үзара карашабыз. “Каян килгән чәчәкләр?”

  • Безнең өй артында үсәләр алар, безне генә хуш искә күмеп утырмасын әле дип, мәктәпкә дә алып килдем, – ди күрше авыл кызы.

Мәктәп өч катлы, бик зур булганлыктан, күрше-тирә авыллардан килеп укыдылар. Хәзер генә укучылар саны нык кимеде.  Күрше авыллар да балаларны Чапчакка түгел, Югары Чаллы авылына автобус белән йөртәләр. Безнең заманда кар-буран дими, җәяү йөрешле иде.

Бер яза башлагач, тагын бер хатирә турында языйм инде. Монысы да зират белән бәйле. Күршебездә Хәдичә апа яшәде. Ике кызы гаиләләре белән аерым торды, ире турында ишеткәнем булмады. Менә шул Хәдичә апа зиратны чистартканнан соң җыелган коры-сары чыбык-чабыкны өенә алып кайтып, миченә яккан. Тик җылы өйдә тынычлап, таралып йокларга насыйп булмаган. Төн уртасы: “Алган әйбереңне урынына куй. Ул синеке түгел, синеке түгел” – дигән сәер тавышлар ишетелгән. Нәрсә турында әйтүләрен сорыйсы килә, тик авызыннан сүзе чыкмый. Кем янына барганын хәтерләмим, үзе белән булган бу сәер хәлне сөйләп бирә. Яккан утынны ничек урынына куярга соң?.

  • Мичтә калган көлне чиләккә тутыр да, “Алган әйберемне урынына куям, ялгыштым, кичерегез. Башка кагылмам” – дип әйт дип өйрәтеп җибәргән тегесе.

Хәдичә апа нәкъ шулай эшләгән. Башка теге тавышлар аны борчымаган. Соңрак Хәдичә апа Югары Чаллы авылы кешесенә кияүгә чыгып, шунда яшәп кала. Авылда әле аның өе һаман да тора. Бәлки үзе дә исәндер.

Шулай, җәмәгать, үзеңә язмаган нәрсә, бәхет китерми. Җиңел кергән әйбер җиңел чыга. Эзсез генә китсә, бик яхшы. Кайбер нәрсәләргә ышанмас җиреңнән ышанырсың. Җаннарыбыз тыныч, көннәребез якты булсын.

P.S. Зиратны зурайту сәбәпле, сирень куаклары эчтәрәк калдылар. Картайдылармы, чәчәкләре дә бик күренми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: