Туган як

Түбəн Кама шәһәре

Гаилә

Тыйнак уңа, тыйнаксыз тиз туза

Соңгы елларда гаилә корып, каенана-каената белән бер квартирда, йортта яшәргә теләүчеләр кими бара. Алар тизрәк башка чыгып, үз ирекләрендә яшәүне хуп күрә.

Яшьләрнең үз көчләре белән йорт салуларын, квартир алуларын хупласак та, әби-бабайларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, оныкларга тәрбия бирү йогынтысы кимүе күзгә чалына. Үземнең тәҗрибәмнән, күзәтүләремнән чыгып, әби-бабай тәрбиясендә үскән оныклар арасында туры юлдан тайпылу очраклары аз булуын әйтер идем.

Әти-әниләре башка чыккач, әби-бабайларына сирәк керә. Ә бабасы вафат булгач, кызның әнисе Хәкимә әбине Зәмзәмия карауны үз өстенә ала һәм кызы белән әнисенә бер бүлмәне бирә. Моңа Зәмзәмия бик шатлана, хәзер ул әбисе белән гел бергә. Әтисез калган (ул авариядә үлде) оныкны тәрбияләү әби кешегә йөкләнә.

Көн артыннан көн төрле мәшәкатьләр белән уза тора. Зәмзәмия дә мәктәпне тәмамлап, институтка укырга керә, яңа дуслар таба. Ул әнисе пешергән тәмле ризыклар белән сыйланып, яңа дуслары белән кичләрен кәеф-сафа корып үткәрә. Тора-бара кичләрен озак вакытка югалып торулар да ешая. Әнисенең борчылуларына, «озак йөрмә» дип үтенүләренә колак салмый. Вакытында кайтмагач, әнисе ишекле-түрле йөри башлый, кызын көтә. Төнге унберләрдә Зәмзәмия кайтып керә. Әнисе аны күрүгә, үгетләргә, ачуланырга керешә: «Болай һаман соңарып кайтсаң, кая барганыңны, кемнәр белән булганыңны әйтмичә йөрсәң, барып чыгарга мөмкин син, балакаем. Башыңа хәсрәт килгәнче генә рәхәт булыр. Әниеңне тыңлау да кирәк булмас, соң булырга мөмкин. Кызларга болай йөрү килешми...» – дип елый-елый такмаклады. Зәмзәмия дә әнисен кочаклап: «Әнием мин сине бик яратам. Мин бит инде кечкенә бала түгел, Ни эшләгәнемне беләм. Без бит бары тик иптәш кызымда сөйләшеп утырдык» – дип җавап бирде.

Кызы белән оныгы арасындагы бәхәсне сабыр гына тыңлап утырды Хәкимә карчык. Аннан инде, икесе дә бераз тынычлангач, оныгына дәште:

– Әниеңнең әйткән сүзләрендә сине яратуы сизелеп тора, кызым. Син аңа үпкәләмә дә, ачуланма да... Менә мин сиңа бер мәхәббәт тарихын сөйләр идем, әгәр соң инде димәсәң...

– Сөйлә әле, әбием! Бик кызыктырып әйттең, сөйләмәсәң, йоклап булмас, Зинһар, әбием, сөйлә!

Хәкимә әбисе дисбесен куеп, карашын еракка төбәп, үзенең яшьлеген искә алды да, йөрәк түреннән чыккан сүзләрен дисбе төймәсе кебек тезде.

... Кәримнең әби-бабалары укымышлы, дин юлындагы кешеләр була. Алар Кәримнең әти-әниләрен хезмәт сөючән, гадел, кешелекле итеп тәрбияләделәр. Әтисе дә улы Кәрим белән сөйләшкәндә: «улым, җебегән дә, куркак та булма. Кешеләргә кулыңнан килгәнчә ярдәм ит, мохтаҗларны ташлама» – дип үгет-нәсихәтләрен бирде. Кәрим әти-әнисе сүзләрен тыңлап, гадел, тыйнак булып үсте. Аңа күп кенә кызларның күзе төште. Ул кызларның әти әниләре дә бу тәртипле гаилә белән туганлашудан баш тартмас иде.

Ә Кәримнең күзе әбисе тәрбиясендә үскән ятимә кыз Зәринәгә төште. Зәринә төскә-биткә бик чибәр булмаса да, буй-сыны бик килешле. Озын чәч толымнары очына тагылган чулпылар чыңлавы егетнең күңел түренә кереп утырды. Зәринә башка чытлык кызлардан күпкә гади һәм тыйнак иде.

Урак өсте җитеп, бар халык уракка төшкәч, Кәримгә кызларның осталыкларын, уңганлыкларын күзәтергә җай чыкты. Уракка төшүне оештырган Сабирҗан абый күрмәгәндә, ял итеп, уен-көлкегә дә туктап алгаладылар. Егетләр, кызлар сизмәгәндә чулпыларны сүтеп алалар да, «Бер үптерсәң бирәм» – дип үчеклиләр. Чулпыны алырга үрелгән кызларның битләреннән үбү генә түгел, кочаклап алучылар да булгалый. Шундый шук егетләрнең берсе Зәринәнең дә чулпысын сүтеп алган. Аның «бер үптерсәң – бирәм» дигән шаяруларыннан Зәринә кып-кызыл булып оялды, башка кызлар кебек чулпыга үрелмәде. «Хәйрулла абый, бир инде чулпыны, сындыра күрмә, ул әти-әниемнең истәлеге» – дип ялынды. Кызның елый-елый өзгәләнеп соравына гына егет бирешмәде. Кәрим кызның халәтен күреп, Хәйрулла янына килде дә, чулпыларын егетнең кулыннан тартып алып, кызга китереп бирде.

Бу күренештә кыз үзенең тыйнаклыгы белән Кәримне әсир итсә, егет кызны батырлыгы һәм кыюлыгы белән үзенә каратты. Ике гашыйк йөрәк бер-берсенә тартылды. Күпмедер очрашып йөргәч, никах укыттылар. Алар бер-берсенә ышанып, мәхәббәтләрен күз карасыдай саклап, кадерен белеп гомер иттеләр.

– Кыз балада тыйнаклык булырга тиеш ул, кызым. «Тыйнак булган уңган, тыйнаксыз – тиз харап булган» дигән әйтем юкка гына яшәмәгән безнең халыкта. Әниең дә тыйнак булды, әтиеңне дә шул тыйнаклыгы белән әсир итте. Егетләрнең акыллысы, кызым, гаилә корырга тыйнакларны сайлый. Ә гел күңел ачып йөри торган җилбәзәкләргә өйләнмиләр, вакыт кына үткәрәләр. Уйнап түгел, уйлап эш ит, – диде дә карчык, тынып калды.

Зәринә бераз тын гына утыргач: «Әбием, бу сөйләгәннәр барысы да синең белән бабай турында, әйеме» – дип сорады. Хәкимә карчык, ризалык белдереп, башын какты.

Кызга әбисе каршысында бик кыен булды. Үл үзенең яшәешен күзаллады. Әбисе янына килеп, кочаклап алды, кабат-кабат рәхмәт әйтте.

Аннан әнисе бүлмәсенә кереп, аның битеннән үбеп: «Бүгеннән синең сүзеңне тыңлармын, борчу китермәм» – дип пышылдады һәм әнисенең күз яшьләрен сөртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев