Туган як

Олы җанлы кеше була бел!

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Шуда бәйле рәвештә декабрьнең беренче ункөнлеге инвалидлар декадасы итеп үткәрү матур гадәткә әйләнде.

Бүгенге көндә Җир шарында  яшәүче кешеләрнең бер миллиардтан артыгы физик яки акыл ягыннан бераз кимчелеге булган кешеләр. Шуларның 100 миллион чамасы – балалар. Кызганыч, әллә экология тәэсире, әллә ашаган ризыгыбыз сыйфатсыз,  мөмкинлекләре чикле булган балалар саны елдан-ел арта бара.

Шушы декада уңаеннан, үзенчәлекле сабый Алишер һәм тагын өч кыз баланы тәрбияләүче, күп балалы Гүзәл Зәкиҗан кызы Юдина белән очрашып сөйләштек.

... “Йөклелегем 24 атна булганда сабыемның үзенчәлекле булуын ачыкланды. Казан табиблары йөклелекне өзәргә тәкъдим итсәләр дә риза булмадым. Ул сабый үзе дә шундый яшәргә тели иде, мин аны сиздем.  Аллаһ миңа шундый сынау биргән икән – мин риза булырга тиеш дип уйладым” – дип искә ала ул көннәрне ханым.

Малай җитлекмичә, 29 атнадан туганга аның белән бер ай Казанда республика балалар дәваханәсендә ятарга туры килә. Кесәгә дә салып булырдай кечкенә сабыен кочаклап, Түбән Камага кайта Гүзәл. Сабыйга Алишер дип исем кушалар.

Әйе, башта авыр була. Декретка чыгарга өлгермәгән, шуңа күрә декрет акчасы да ала алмаган  Гүзәлгә шактый финанс кыенлыклары кичерергә туры килә.  Әле бит авыру бала белән әледән әле дәваханә юлларын таптарга, кирәкле даруларын алырга... Саный башласаң – ай-һай, авыр. Бәхетенә олы кызлары Анджали, Таисия, Даяна һәрчак әниләре янында була.  Үз әти әнисе Зәкиҗан ага белән Әнисә апа да кызларына төп терәк-таяныч күрсәтеп, һәрчак ярдәм кулы сузалар.

Алишер үзенең яшьтәшләреннән бераз гына калыша. Әйтик, башка балалар җиде-сигез айдан утыра башласа, ул тугыз айда утыра.  Яше тулып киткәч, тәпи йөри башлый, үзе калак тотып ашый.

  • Мондый балаларга дәүләт ярдәм күрсәтәме, сез канәгатьме? – дип

соравыма Гүзәл ханым дәүләт тарафыннан һәрчак ярдәм тоеп яшәвен зур рәхмәтләр белән искә алды.

  • Әйе, улым сәламәтлеге буенча үзенчәлекле булгач, социаль яклау

идарәсенә барып, гариза яздым. Аллага шөкер, минем кебек бала үстерүчеләрне дәүләт тә, мәрхәмәтле кешеләр дә ярдәменнән ташламый.  Мин инвалидлык таныклыгы алуга,  бала өчен иң кирәкле әйберләрнең берсе булган памперслардан өзелмәдек. Депутат акчалата да, бүләкләр белән дә ярдәм итте. Кечкенә кызым Даянага Беренче сентябрьдә барлык уку кирәк-яраклары салынган шәп, сыйфатлы рюкзак бирделәр. Әле менә быел шул ук социаль яклау идарәсе биргән юллама белән Кабардино-Балкариядә улым белән ял итеп, дәваланып кайттык. Ышанасызмы, бушка! Юл өчен дә, дәвалану өчен дә түләмәдек. Мин бит сабыем шундый булгач, эшкә дә урнаша алмадым. Алишерның пенсиясе һәм миңа аны караган өчен бирелә торган пособие безгә җитә. Аллаһ яхшы күңелле, мәрхәмәтле кешеләр аркылы безне ярдәменнән ташламый, – ди ул.  Балалар бакчасында тәрбиячеләр Рания Миңнулла кызы белән Руфия Мисбах кызы улымны бик якын иттеләр.

Гүзәл Юдина үзе дә тынгысыз җан. Әле менә Кызыл Чишмә бистәсендә урнашкан “Актай” ат-спорт мәктәбендә адаптив атта йөрү курслары бар икәнен ишетеп, элемтәгә чыга. Бу курслар физик кимчелекләре булган балалар өчен бушлай икән. Директор урынбасары  Юлия Анатольевна үзе сәламәтлекләрендә проблемалары булган сабыйлар белән үзе шөгыльләнә.

         Гүзәл Зәкиҗан кызы үзе дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Әле улының сөйләмен яхшырту өчен дефектологка укыган. Хәзер улының сөйләмен үстерү өстендә үзе шөгыльләнә.

Әйе, тормыш бит ул  күңелле хәбәрләрдән, начар яңалыклардан гына тормый. Яшәгәндә тегесен дә, монысын да шактый татырга туры килә. Ә күп балалы Гүзәл Юдина авырлыкларга бирешми, кыенлыклардан чыгу юлларын эзләп, тормыштан канәгать булып, әле алай гына да түгел, һәр кешенең яхшылыгына сөенеп, рәхмәт әйтеп, яши.  Улы Алишерны сөйләшергә өйрәтеп, аны олы тормыш юлына чыгарасы бар әле Гүзәл ханымның. Әгәр шушындый үзенчәлекле сабыегыз булса аның сүзләрен искә төшерегез: “Аллаһ безгә мондый сынау биргән икән, без аны түземлелек белән үтәргә тиеш”,  ди ул. Әле тагын бер хыялы бар аның: менә шушындый, үзенчәлекле балалар өчен бассейны булган, алар белән шөгыльләнүче киң күңелле , мәрхәмәтле педагоглар, дефектологлар һәм башка белгечләр штаты белән махсус бакча булдырасы килә аның Түбән Камада. Белеме буенча педагог булган ханымның бу хыялына фәрештәләрнең “амин” дигән чагында туры килсен иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: