Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

Гаилә

Чыршы астында - кар кызы...

Яңа ел мөселманнар бәйрәме булмаса да, күптән күрешмәгән дуслар, якыннар белән очрашуга бер сәбәп. Хәерлегә булсын, без уйлап чыгарган нәрсә түгел.

Чыршы бәйрәмнәрендә киенгән балаларга карап, үз балачагыбыз искә төшә. Марлядан тегелгән күлмәккә кәгазькисеп, крахмал ясап катырып, кар бөртекләре ябыштыра идек. Аларны хәзер музейлардан да эзләп таба алмассың. Иң кадерле ашамлык – пилмән. Күмәкләшеп ясый идек тә, бергәләп, тәмле итеп ашый идек. Арабызда гармунчы да булса бик сөенә идек. Исерткеч эчемлекләр турында уйлаучы да юк. Җырлап-биеп күңел ачтык. Балачактагы хатирәләрне искә төшереп китап язсаң, хәзерге балалар әкият итеп кабул итәрләр, минемчә. Әкиятләр – “борын-борын заманда”, - дип башланса, без – “ бар иде шундый заманалар”, – дип искә алабыз. Шулай да без бик бәхетле идек.

Быелгы Яңа ел да бар кешегә бәхет китереп, именлек елы булсын.

Фикеремнән хыялларга бирелеп, читкәрәк тайпылдым ахры. Яңа ел маҗаралары турында сөйлим дигән идем бит.

Башка елларны бездә җыелсак, быел Яңа елны каршыларга дусларга барырга туры килде. Чакыргач, бармасаң яхшы түгел. Кемнең кайда, ничек танышып өйләнешүләр турында сөйли башладылар. Иң кызыгын сезгә дә җиткерәм. Могҗизадырмы, язмыштырмы, бер алла гына белә. “Сине юл өстендә чыршы янында язмышың көтә”, – дисәләр, барыр идеңме, юксы әле. Барган сүрәттә дә ышанмыйча, Яңа ел  шаяруыдыр, дип уйлар идең.

Яңа елны каршылаганнан соң өйләргә таралашырга булдык. Ул вакытта таксилар юк, үз машинасы булган кешеләр дә сирәк булгандыр. Кайтам шулай, юл буенда үскән ак тун кигән чыршыларга сокланып, – дип сөйләп китте Ризван дигәне. Саф хава, салмак кына кар ява. Әкияти матурлык инде менә. “Тагын нинди әкият сөйли инде бу”, – дип эчтән генә уйлаучылар булгандыр, минем кебек. Әмма аның әкияте чып-чын булып чыкты.

“Язмышыңны эзләмә, ул сине үзе табар”,  – диләрме.

Бала вакытта бүлмәдәге чыршы астындагы бүләкне тизрәк ачып карыйсы килә иде. Кечкенә генә бүләкне дә зур итеп кабул итә идек. Аны бит Кыш бабабй алып килгән, янәсе.

Чү, чыршы янында утыргычта берәү утыра түгелме? Берәр исеректер әле, өенә кайтып җитәргә рәте булмагач утырып ял итәргә булгандыр, дип үтеп китмәкче идем дә, эчке бер тавыш: “Бәлкем яңа ярдәм кирәктер, үтеп китмә”, – диде. Яхшыбрак карасам, кар бөртекләренә күмелеп бер кыз утыра. Бөтен җире ап-ак, чыннан да Кар кызы диярсең. Күземә күренәме әллә, дип якынрак килдем.

  • Әй, Каз кызы, кая бабаең, нигә ялгызың? – дип шаяртасы идем. Дәшмәгәч өстендәге карларны койдым. Шуннан соң гына телгә килеп: “Минем хәзер беркемем дә юк, мин япа-ялгыз”, – диде. Мин һаман да шаярып: “Хәзер менә без икәү” сөйлә, шундый чибәр кызны Яңа ел кичәсендә кем җәберләде”.
  • “Мине язмыш җәберләде, әбием мине ялгызымны калдырып, ташлап китте. Бакыйлыкка күчте”. – дип җавап кайтарды кызыкай.

Әти-әнисе юл халәкәтенә юлыгып һәлак булганнан соң әбисе белән яшәгән икән.

  • Кар кызы, исемең ничек? Дим мин тагын да кыюлана төшеп. Егет кеше югалып калырга тиеш түгел. – “Сәрбиназ исемле мин, ялгыз өйгә кайтасы килми, иптәшләремнең бәйрәм көнне кәефләрен бозасы килмәде,” – ди.

Күрә торып кешене суыкта утыртып булмый бит инде.

  • Кар кызы, туңгансың, әйдә безгә, әти-әни белән танышырсың, алар бик яхшылар курыкма, ашамаслар, – дип юатырга булдым.

Әллә  туңуы көчле булды, әллә сүзләремнен тэәсире тиде, минем арттан атлады. Ишектән керә-керешкә: “Әти-әни, гаҗәпләнмәгез, чыршы астыннан Кар кызы таптым”, – дим. Сәрбиназның пальтосын салдырып, тиз генә өстәл янына утыртып кайнар чәй салып бирделәр. Сап-салкын кулларыннан тунганлыгы күренеп тора иде. Алар минем шундыйлар, кем генә булмасын, кергән кешене чәй эчертми чыгармыйлар. Танышып, сөйләшеп киттеләр.

  • Бу юкка түгел, улым, икенче берәү булса кайгысын исерткеч эчемлек белән юар иде. Яхшы кызга ошаган – күз яшьләре белән юа. Өлешеңә тигән көмешең юл өстендә сине көтеп торган. Яңа елның ак карлары кебек ак, саф мәхәббәт булсын. Әнинең теләге кабул булды, бер ел аралашып йөргәннән соң өйләнештек. Тагын Яңа ел килде.
  • Кар кызы, синең урын чыршы астында, бүләкләр янында, син  минем иң зур бүләгем”, – дим.

Тагын бер елдан сабыебыз туды. Хәзер аны куябыз чыршы астына. Безгә аннан да зур бүләк юк. Моны тагын бер кат язмыш бүләге дими, нәрсә дисең инде.

Бәлки әбисенең: “Үз тинеңне табып матур, бзхетле тормышта яшәсен”, – дип теләгән догасы кабул булгандыр. Үзегез күреп торасыз, “Кар кызы” “Кар әбиенә” әйләнсә дә минем өчен гомер буе “Кар кызы” булып калачак.

Яңа ел барыбызга да көтелмәгән шатлыклар, бәхет, исәнлек-саулык алып килсен дусларым, – дип сүзен тәмамлады Ризван.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев