Туган як

Үзеңне яратсаң, сине дә яратырлар

Алсуга 10 яшь чагында әти-әнисе аерылыша. Шул чиккә җитәрлек булгач, нигә кушылышалар икән, дип елап күпме төннәр үткәндер. Аңа калса, әтисе дә начар кеше түгел иде кебек. Әни ни дисәң дә, әни инде ул. Сәбәбен әйтеп тормадылар, аерылыштылар. Әйтсәләр дә, бала күңеле нәрсә аңласын? Ялгышлык булган, янәсе. Шул көннән башлап...

Алсуга 10 яшь чагында әти-әнисе аерылыша. Шул чиккә җитәрлек булгач, нигә кушылышалар икән, дип елап күпме төннәр үткәндер. Аңа калса, әтисе дә начар кеше түгел иде кебек. Әни ни дисәң дә, әни инде ул. Сәбәбен әйтеп тормадылар, аерылыштылар. Әйтсәләр дә, бала күңеле нәрсә аңласын? Ялгышлык булган, янәсе.
Шул көннән башлап Алсуның тормышы тәмугка әйләнде. Әнисе бик кайгырды. Кайгыруыннан кан басымы күтәрелде, башы әйләнде. Көннәрдән бер көнне мәңгелеккә күзләрен йомды. Әнисен зиратка күмәргә алып киткәндә, 10 яшьлек сабый абына-абына, кешеләр артыннан йөгереп: «Әнием, мин дә синең белән барам, калдырма мине», - дип елап барганын хәзер дә оныта алмый.
Алсуны балалар йортына бирәләр. Кимсетүләргә, кыйнауларга, гаепсезгә рәнҗетүләргә чыдам кеше генә түзәдер. Ач калган чаклары да бик күп була. Анда шундый тормыш икән, көчленеке замана, дигәндәй.
Алай да яшәп була, болай да яшәп була. Үткәннәрне уйлап, күңелләр тула. Елыйсы килсә дә, күз яшьләрен күрсәтергә ярамый. Барыбер кызганучы юк. Кызгану урынына, кызык табып, тагын да ныграк мыскыллый башлыйлар. Ятимлекнең ачысы шул буладыр инде.
Ияләшеп җиткәч кенә, балалар йортыннан китәргә дә вакыт җитә. Алсу дөнья читенә - Камчаткага китеп бара. «Ерак киткән саен кайгыларым тизрәк онытылыр», - дип уйлый ул. Әнисе үлгәннән бирле үзен беркемгә дә кирәкмәс кебек яшәде бит.
Поезд бара да бара. Алсу тәрәзәгә карап, үз уйларына чума. Уй-хыялларында матур гына тормыш корып, балалар табып, аларны беркемнән дә кимсеттермәскә үзенә ант итә. Аның сабыйлары кайгы-хәсрәт күрмичә рәхәт тормышта яшәргә тиеш. Үзе күрмәгән бәхетне балаларына бирергә тырышыр. Биргән сүзендә торды да.
Күңеле яткан эшкә урнашты. Гаилә корды. Балалар тапты. Бар көчен үзен яраткан иренә, сөекле балаларына, бер сүз белән әйткәндә, гаиләсенә багышлады. Балаларын искән салкын җилләрдән дә җылы кочагы белән сакларга тырышты. Ә үзе турында онытып җибәрде. Хатын-кыз булуын, үзенең дә яратуга, хөрмәткә лаек булырга тиешлеген онытты. Артыгын тырышып, көндәлек мәшәкатьләргә чумып, яраткан хатын һәм әни урынына хезмәтчегә әйләнүен сизми дә калды. Андыйларны «эш аты» диләр. Барысы өчен дә үзе кайгыртырга тиеш дип уйлады. «Арыгансыңдыр, әни, утырып тор, үзебез эшлибез», - диясе урынга: «Тегене китер, моны эшлә, үтүкләп бир, юып бир, тамак ачты, ашарга алып кил», - дигәннән башканы ишетмәде ул. Аларга күпме наз түгеп, үз тырышлыгы белән аякларына бастыруга карамастан, балалары үз-үзләрен яратучы эгоист булып үстеләр. Һәрвакыт өй эше белән генә шөгыльләнүче хатын ирен дә туйдыра. Ир-ат күз белән ярата диләр бит, шулай итеп сөяркәсе барлыкка килә. Чибәр, үз-үзен генә яратып, матур киенеп, бизәнеп-ясанып кына йөри. Әйе, хатыны хәзер андый түгел шул. Матурлыкка кемнең күзе төшмәсен, сукырлар гына күрми үтә. Ире өйдән чыгып китә. Алсу боларның берсенә дә игътибар итмәскә тырыша: «Йөрер, йөрер дә кайтыр, сыер да ашаган җиренә кайта», - дип күңелен тынычландырырга тырыша.
Балалары әтиләренең гаиләдән китүендә әниләрен гаеплиләр. Әтиләре яклы алар. Шулай итеп, Алсу зур торакта һәм тормышта тагын ялгыз торып кала. Бәхет бер булмаса булмый икән. Алсу үзен алмалары коелып беткән алмагачтай хис итә. Яфраклары саргаеп коелгач, онытылган агач кебек, балалары тарафыннан да онытылып ялгыз кала. Балаларсыз яшәү яме, бөтен тырышлыклары юкка чыга. Алга таба нишләргә? Ничек булса да, үзеңне кулга алып тормышны дәвам итәргә кирәк.
Бервакыт, бар мәшәкатьләрдән онытылып, йортын җыештырганда күзе көзгегә төшә. Үз кыяфәтен күреп куркып кала, 40 яшьтә 70 яшьлек карчыклардан бер дә ким түгел. Кайгы-хәсрәтен, ялгызлыгын аракы чишмәсенә агызып җибәрергә тели. Үзенең тормыш төбенә тәгәрәвен белсә дә, барысын кирегә борырга теләге калмый аның.
Тагын күпме дәвам иткән булыр иде икән бу хәл. Әмма Алсуга бәхет елмая: каршы торакка күченеп килгән хатын белән таныша, бар кайгыларын сөйләп бирә. Дөнья гел начар кешеләрдән генә тормый икән, аны да тыңлаучы табылды, ниһаять. Күршесе артык сүз дә әйтмәде кебек, шулай да аның белән аралашканнан соң, Алсуны алыштырып куйгандай була. Ул аны: «Сине яратсыннар дисәң, иң элек үзеңне ярат», - дигән сүзләре белән аптырашта калдырды. Уйлап карасаң, бик дөрес бит. Башкалар өчен тырышып йөреп, көзгегә карарга да вакыты калмый иде аның, ә бәхете барыбер булмады.
Күршесе Алсуны «тәрбияләргә» алына. Үз акчасына чәчтарашханәгә алып барып чәчләрен карата. Өстенә килешле киемнәр алырга булыша. Торагында ремонт ясарга күндерә. Ничек итеп тормышны яхшы якка үзгәртү турында күп кенә китаплар укырга мәҗбүр итә. Бер сүз белән әйткәндә, күршесе ярдәме белән башы белән кереп киткән сазлыктан чыга алды Алсу. Тиккә үткән көннәре өчен тормышына үч итеп яши башлый ул. Дөрес, бары да тиз генә, җайлы гына бирелми. Хәзер инде көзгегә караганда, аңа картаеп беткән карчык түгел, ә ягымлы туташ карап тора иде. Тормышының бүләге булып яңача яши. Балалары да әниләрен күреп шатланалар. Хәлләрен белешергә ешрак килеп китә башладылар. Алсу үткәннәрне, рәнҗүләрен, йөрәк әрнүләрен онытырга тырышты, кичерде. Гаиләдә яңадан шатлык учагы кабынды. Күзләреннән кайгы түгел, шатлык-сөенеч яшьләре ага. Күршесенә мең рәхмәт. Аның бәхетенә килгән ул.
«Әни» сүзен ишетү үзе бер бәхет бит ул. Балалары «әни» дисә, оныклары «әбием», дип кочаклыйлар. Ә менә ирен кичерә алмады. Гаиләсенә кире кайтырга теләсә дә, йөрәге аны кабул итмәде. Хәзер аның янында чын ире бар. Аның белән озак һәм бәхетле булып яшәячәгенә ышана. «Элегрәк кайларда йөрдең икән, бәхетем», - дип сорыйсы килсә дә дәшми кала. Күз тидерермен, дип курка. Һәр кичне йокларга ятканда, үз-үзен кулга алып, яңача яшәргә көч биргәне, янында яхшы кешеләр булуы өчен Ходайга рәхмәтләрен укып йокыга тала.
«Балаларыгызны, якыннарыгызны, туганнарыгызны яратыгыз, тик тормышны һәм үзегезне яратырга кирәклеген дә онытмагыз. Шул вакытта гына тормыш сезне шатландырыр. Моңсуланып, ямансулап йөрергә вакытыгыз да калмас, теләгегез дә булмас». Алсуның тормыш девизы хәзер менә шундый.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: