Туган як

Язмыш ялгышы

Урамда беркем юк, чиләкләп койган яңгыр астында Ләйсирә ялгызы урамнан атлый. Киемен, чәчләрен юешләтеп бетергән яңгыр салкыны гына аның уттай янган бәгырен басарлыкмы соң?! Ул да үз баласын шәфкать-миһербанлы булсын, бәхет-шатлыкта яшәсен дип тәрбияләгән иде бит. Әллә язмыш, әллә ялгыш, тормышлар кителде дә куйды. Үзенеке түгел, улы Нәфиснеке. Барысы да...

Урамда беркем юк, чиләкләп койган яңгыр астында Ләйсирә ялгызы урамнан атлый. Киемен, чәчләрен юешләтеп бетергән яңгыр салкыны гына аның уттай янган бәгырен басарлыкмы соң?! Ул да үз баласын шәфкать-миһербанлы булсын, бәхет-шатлыкта яшәсен дип тәрбияләгән иде бит. Әллә язмыш, әллә ялгыш, тормышлар кителде дә куйды. Үзенеке түгел, улы Нәфиснеке.
Барысы да гаиләсеннән аерылгач башланды бугай. Үзенә урын табалмый шактый интекте улы. Эшен ташлады. Иптәшләренә ияреп, көнлек эштә йөрде, тик акчасы әллә кая китә торды, балаларга да, әнисенә дә әллә ни тәтемәде. Читкә китеп тә йөрмәде түгел, аннан да табан ялтыратып кына кайтты. Ләйсирә түзде. Аллаһыдан - үзенә сабырлык, улына тәүфыйк сорый торгач, андый көн килде. Кулы эшкә ятып торган Нәфис шәһәрдәге зур төзелешләрнең берсендә җиң сызганып эшли башлады. Ләйсирә шатлыгыннан ни эшләргә белмәде: улына тәмледән-тәмле ризык пешереп иртән эшкә озатты, кайтканын кайнар аш әзерләп көтеп алды. Улы күзгә күренеп үзгәрде: балаларын күрергә барды, хәтта Яңа ел күчтәнәче дә тапшырды.
«Җитәр болай яшәргә, балаларга булыша башлыйм. Бакчада да үзгәртәсе, төзәтәсе урыннар бик күп», дип ачылып китеп ниятләрен сөйләүче улына Ләйсирә сөенеп карап торды. Әмма, һич көтмәгәндә, барысы да җимерелде. Эчкән килеш, Нәфис полициягә эләккән. «Кесәңдә нәрсәләр бар, әйдә, күрсәт», дип әйтүләренә каршы, Нәфис: «Нәрсә булсын, берни юк», дигән. Кесәсеннән «табыл-ган» наркотик матдәнең үзенеке түгеллеген раславы да ярдәм итмәгән. Әллә кайдан килеп чыккан пүнәтәйләр, патруль-пост хезмәткәре каршында, «әйе, минеке» дип әйтүдән башка чара калмаган Нәфискә. Наркология бүлегендә бөтен төрле анализлар алып, алар наркотик кулланганын күрсәтмәсә дә, Нәфис бу бәладән котыла алмаган - тикшерүчеләр янына озак вакытлар чакырып йөртәләр. Бары тик судка берничә көн калгач кына, Ләйсирәгә менә шуларны сөйләде ул. Нәкъ бүгенге шикелле яңгыр коя иде улы ул кара хәбәрне җиткергәндә.
Күршеләрдән, эштән, үзе укыган техникумнан алган белешмәләр дә, бернәрсә дә ярдәм итмәде. Язмыш Нәфиснең тез астына китереп сукты. Дәүләт яклаучысы да (аларны дежурный адвокат диләр), Ләйсирә борчылмаслык җавап бирде, юкса: «Юк, юк, аны утыртырга тиеш түгелләр, документлар шул турыда сөйли, аннары ул сезнең бик итагатьле, үзен бик тыныч тота. Беләсезме, аны бит подставили, ул бу турыда үзе белә, тик исемен генә әйтми».
Өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән улының суд залыннан алып чыгып киткәндә, канаты каерылган кош баласыдай, үзенә ялварып каравы Ләйсирәнең җанын өзгәләде. Улы артыннан урамга атылды ул, әмма рәшәткәле машина кузгалып киткән, ә бердәнбер улының эзен юып, җәйге яңгыр гына коя иде.
Гөлсирә ВИЛДАНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: