Туган як

Яшьлектәге яратуларын саклап

Катнаш никахтагыларның гаилә гомерләре кыска була, дигән сүзне беренче булып кем һәм нинди мәгълүматка таянып әйткәндер, белмим. Әмма, тормыш күрсәткәнчә, гаилә ныклыгы ир белән хатынның бер-берсенә мөнәсәбәтенә, кешелеклелек дәрәҗәсенә бәйле. Бу язмада сүз барачак гаилә - шуның бер мисалы. Актаныш ягы егете Фоат Нәбиев белән Алабуга ягы кызы Еленаның гаилә...

Катнаш никахтагыларның гаилә гомерләре кыска була, дигән сүзне беренче булып кем һәм нинди мәгълүматка таянып әйткәндер, белмим. Әмма, тормыш күрсәткәнчә, гаилә ныклыгы ир белән хатынның бер-берсенә мөнәсәбәтенә, кешелеклелек дәрәҗәсенә бәйле. Бу язмада сүз барачак гаилә - шуның бер мисалы. Актаныш ягы егете Фоат Нәбиев белән Алабуга ягы кызы Еленаның гаилә тормышына аяк басуларына - кырык ел!

Редакция йомышы белән ГАИга барганда, һәрчак ярдәм итәргә әзер татар егетләреннән берсе иде Фоат Нәбиев. Эш буенча шактый аралашырга туры килде. Таләпчән дә, кырыс та, шул ук вакытта, кешелекле дә булып хәтердә калды ул. Аның ГАИдан лаеклы ялгы китеп, Борокта төпләнгәненә дә шактый вакыт узган икән. "Туган як"ка язылу өчен редакциягә килгәч, күпләр кызыксына торган катнаш гаиләләр хәлләре турында Фоат белән дә сөйләшү җае чыкты.

"1974 елның 3 декабрендә танышкан идек, 1975 елның 9 гыйнварында өйләнештек. Яратуым кырык елга җитте, - дип тәмам гаҗәпкә калдырды Фоат. - Безне, патруль-пост хезмәтендәгеләрне Студентлар шәһәрчегендәге тулай торакка тәртип сакларга җибәрделәр, Егетләр кертмәгәннәрме дип, бүлмәләрне тикшереп йөрибез. Бер бүлмәдә утыручы өч кызның берсен күрдем дә, мин сиңа өйләнәм, дидем. Ә ул, Елена исемле кыз, көлеп кенә куйды... Минем әни яклап бабай - муллалар нәселеннән. "Минем белән яшисе түгел, улым, үзеңә кара", диде әни. Еленаларның Бөрешле авылы кияүләре арасында беренче татар егете булдым. Керәшен авылындагы дүрт кызлы бабай белән әбинең дә иң яраткан кияве булып чыктым мин".

Язмышына Елена исемле керәшен кызы килеп кергән әлеге кичкә һәм әле милициядге хезәтен кадәр, армиядән комсомол путевкасы белән кайткан Фоат ПАТОдагы 13нче колоннада шофер булып эшләргә һәм нефтехимия техникумына укырга керергә өлгергән була...

Түбән Кама "гаишник"ларыннан бары тик сержант Фоат Нәбиевкә генә 1980 елда Олимпиада вакытында ике ай Мәскәүдә яшәү бәхете елмая. Хокук сагындагыларның Татарстан җыелма отрядындагы 220 хезмәткәрнең 22се генә Фоат кебек "гаишник"лар була. 20-30 градус эсседә ак перчаткадан, ак портуфейдан Мәскәү урамнарында сәгатләр буе басып тору өчен үтә дә ныклык, сәламәтлек кирәк булгандыр. Армиядә отделение командир булган Фоат рядовойдан майорга кадәр күтәрелә ГАИда эшләү чорында.

1981 елда милициядән 3 бүлмәле квартир бирәләр. Аңа кадәр, Студентлар урамындагы 25а йортта (хәзерге ГАИ) - тулай торакта өчкә өч метрлы бүлмәдә яши алар. "Панцерлы караватка да хатын белән икәү сыя идек, авырлы булса да… Кунак килсә, карават астына кереп ятышлы иде", - дип еракта калган яшьлек елларын искә төшерә Фоат. Бүлмәсе кысан булса да, күңелләр иркен булган яшь чаклары һәркемнең дә булгандыр... Йорттагы күрше квартирларда яшәүче хатын-кыз гына, "Төшке ашка кайтканда да Фоат келәм кагарга чыга урамга", дип ирләренең теңкәләренә тигәләгәндер. Еленасы чисталык яраткач, ир-ат башы белән, хатыныннан келәм ккакттыртмас бит инде...

Үз хатыны турында эчкерсез рәхмәт белән сөйләүче ирләр күп димәс идем. Ә Фоатның гомерлек пары - 2нче дәваханәдә шәфкать туташы булып 42 ел эшләгән Еленасына рәхмәте ихласлылык белән сугарылган. Үз әнисен хөрмәт итә белгән ир-ат кына хатынына да ихтирамлы була шул ул. "Мин - әтисез үскән кеше, тормышта әтисез яшәү бик авыр ул. Әнине 18 яшьтә вербовать итеп, Сызраньга, аннары Ленинградка җибәргәннәр. Ленинградтан Бикчәнтәйгә кадәр җәяүләп кайтканнар Бибиҗиһан исемле бер иптәше белән. Әни 72гә кадәр яшәде, үз кулымда үлде. Әнине машинага күтәреп алып чыга, күтәреп алып керә идем. Өч ел буе шулай йөрдек. Хатыным әнине нык карады, гомрем буе рәхмәтле мин аңа. Үлгәч әнине авылга алып кайттык, урын өстендә ничә ел ятып та, тәнендә пролежня юк иде".

Унҗиде еллар Борокта үз йортлары белән яшәүче Нәбиевләр күрше-тирәләрендәге керәшен, татар, рус һәм чувашларга карата да бердәй мөнәсәбәттә - милләтте дә, дине дә мөһим түгел, тормышта чын кеше булсыннар, дигән фикер белән яши алар. "Үзебезнең ислам диненә хөрмәтем зур, әмма кайчагында дин әһелләренең үз-үзләрен тотуларын гына аңлап бетерә алмыйм. Динле булсын өчен, балачактан ук шул рухта тәрбияләргә кирәк кешене. Без үзебез өйләнешкәндә никах укыттык", - дип әйтеп уйды Фоат. Татарның да, керәшеннең дә гадәтләрен, йолаларын ихтирам итәләр. Әмма балаларга исем сайлаганда, ата ягы өстенлек иткән. Хәзерге вакытта уллары Ренат "Ветеран ГАИ"да эшли, ә кызлары Алсу "ВТБ-24"нең хезмәткәре. Алар икесе бергә Красный Ключ поселогында "Елена" фотостудиясе ачканнар, буш вакытларында шунда шөгыльләнәләр. Күрәсең, күңелгә рәхәтлек бирә торган ул шөгыль әтиләре Фоаттан күчкәндер. Фоат үзе 7нче класстан бирле фото эше белән кызыксынган. Оныклары, 7 яшьлек Альмира 64нче "Сөембикә" бакчасына йөри, ә Диләрәгә әле - 3 яшь. Альмирасы конкурсларда катнаша, бию белән шөгыльләнә, музыка түгәрәгенә йөри, пианинода уйный икән.

Оныкларының музыкага сәләте бабасы Фоаттан күчкәндер.

"Суда балык йөзәдер лә,

Су салкынын сизәдер", - дип, Фоатның керәшенчә сузып җырлаганын тыңлагач, сәхнәне сайлыйсы калган бу Актаныш егетенә, дип уйлап куясың. Халык иҗаты йорты директоры мәрхүм Анатолий Богатыревлар белән якыннан аралашып, дуслашып йөргән Фоатка заманында Степаныч та әйтим калмагандыр ул сүзләрне.

"Кечкенәдән үк елга буенда үз йортым белән яшәргә хыяллана идем. Зәй буенда гына йортым. Бакчада хатыным белән бергәләп эшлибез. Мин түтәлләр ясап бирәм, тигез итеп. Ул орлык чәчә. Әмма чәчәкләрне үзем үстерәм. Узган җәйдә бакчамдагы бархатцылар 2 меңләп булгандыр. Үзем орлыктан үстерәм. 5 умартам бар. Кош-корт асрыйбыз".

Җете кызыл тиз уңа, диләр. Очрашу-кавышулары бик тиз булган Фоат белән Елена ул сүзләрнең хаклыгын юкка чыгарып һәм яшьлектәге яратуларын олы ихтирам хисе белән саклап, гаилә юлыннан иңгә-иң баралар. Гаилә юлларында бер җан булып үтелгән кырык еллары янына әле тагын бик күп дистә еллар өстәлергә язсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: