Туган як

Яшьлегем ялгышы

Мин Рәсимне бер күрүдә үк ошаттым. Аңа 20, миңа 17 яшь иде.Ул миңа бик тә акыллы, тәрбияле булып күренде. Әйткән сүзләре күңелгә үтеп керерлек иде. Шул тәмле сүзләренә ышанып, бирелгәнемне сизми дә калдым. Ни өчендер, андый ягымлы караш белән карап, андый сүзләрне яраткан кешегә генә әйтәләр кебек иде миңа. Озакламый...

Мин Рәсимне бер күрүдә үк ошаттым. Аңа 20, миңа 17 яшь иде.Ул миңа бик тә акыллы, тәрбияле булып күренде. Әйткән сүзләре күңелгә үтеп керерлек иде. Шул тәмле сүзләренә ышанып, бирелгәнемне сизми дә калдым. Ни өчендер, андый ягымлы караш белән карап, андый сүзләрне яраткан кешегә генә әйтәләр кебек иде миңа. Озакламый тату гаилә корып, балалар үстерербез дигән хыялларымны чынлык белән бутый башлаганмын, күрәсең. Тик ул миңа бернәрсә вәгъдә итмәде.
Бервакытны егетемне танышларым күреп, аның кызы барлыгын, бер елга Германиягә укырга киткәнлеген,укудан кайткач, өйләнешергә сүз куешканлыкларын да җиткерделәр. Минем бер дә ышанасым килмәде. Шулай да, «Бер килүемдә соңласам, үпкәләмә», - дигән сүзләре шик тудырды. Дусларымнан ишеткәнемне үзенә җиткерергә булдым. Кәләшең булгач, нигә минем белән очрашып йөрдең, дигәч, егетем мыскыллы елмайды һәм исе дә китмичә: «Мин сиңа берни дә вәгъдә итмәдем, өметләндермәдем. Ул анда, мин монда. Аның кайтканын көткәнче...» - дип авызымны япты.
Тиздән без аерылыштык. Мин авырга узганымны белдем. Дөньям кара пәрдә белән капланды, тамактан ризык үтмәде. «Әтисе турында сораганда балага ни дип җавап бирергә? Ничек күтәрергә? Кеше күзенә ничек күренергә?» - дигән сораулар баштан чыкмады.
Борчуларым сәбәп булды, ахры, авырым төште. Яшьлектәге ялгышым миңа бик зур тәрбия бирде. Хисләргә бирелеп, матур сүзләргә ышанып, уйламыйча, тикшермичә эш итмәскә кирәген аңлатты. Кырык яшемә җитсәм дә әле дә ирләргә ышанмыйм...
Җамал ӘЮПОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: