Туган як

Ярый әле, каенана төптән уйлап эш итүче булган

Туй көннәре якынлаша. Ике як та туйга әзерләнә. Күңелле мәшәкатьләр. Ике авыл арасы - бер генә чак-рым. Егет белән кыз гына түгел, ә булачак кода-кодагыйлар да бер-берсен бик яхшы беләләр. Тик аяз көнне күк күкрәгәндәй, улы һич көтмәгәндә: «Мин Гүзәлгә өйләнмим», дип кырт кисә. Моны ишеткәч, Разия апаның исләре-акыллары киткәндәй...

Туй көннәре якынлаша. Ике як та туйга әзерләнә. Күңелле мәшәкатьләр. Ике авыл арасы - бер генә чак-рым. Егет белән кыз гына түгел, ә булачак кода-кодагыйлар да бер-берсен бик яхшы беләләр. Тик аяз көнне күк күкрәгәндәй, улы һич көтмәгәндә: «Мин Гүзәлгә өйләнмим», дип кырт кисә. Моны ишеткәч, Разия апаның исләре-акыллары киткәндәй була.

Төпченә торгач, егеткә үзенең булачак хатынын яманлап язган хат бирүләре ачыклана. Әлеге хатта язылганча, туй көне кичектерелергә тиеш икән.
Разия апа улын янына утыртып: «Мин пычратылган кәгазь кисәгенә түгел, булачак киленем Гүзәлгә, аның әти-әнисенә ышанам. Ә син миңа ышан. Кеше сүзе кеше үтерә. Бәхетегезне җимерергә маташучыларны сөендермә», - дип ипләп кенә аңлата. Әнисе сүзләренең тәэсире булгандыр, егет үзен кулга ала.
Гөрләтеп туй ясыйлар. Шулай итеп, зирәк каенана, яраткан әни әлеге яшь парга бәхетле гаилә корырга булыша. Туй алды вакыйгасы, ямьсез төш шикелле, онытыла. Ә теге, Гүзәлгә яла ягылган хатка килгәндә, аны бирүче кызның үзенең дә өмете егеттә булган икән. Ул авылда калмый, каядыр китеп югала. Кеше бәхете җанын көйдерер дип курыкканмы, әллә үзенең яманлыгы өчен оялганмы...
Әгәр дә Разия апа, кайбер аналар кебек, «өйләнмә син аңа, кеше белми сөйләмәс» дисә дә, малай үз әнисен тыңлаган булыр иде. Тормышта Разия апа кебек төптән уйлап эш итүче кайнаналар күбрәк булса, бәлки, аерылышулар да сирәгрәк булыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: