Туган як

Ялгызлык газабы

Яшьләй кияүгә чыкты ул. Бер күрүдә яратты, үз итте Зиннәтулланы. Күп бала үстереп, зур гаилә булып, матур итеп яшәү иде аларның хыяллары. Тик бер-бер артлы туган балалары гомерсез булды. "Көт мине, безнең әле бик күп балаларыбыз булыр, мин барыбер кайтырмын, фашист дигәннәренең муенын гына борыйк», дип киткән Зиннәтулласы да кире...

Яшьләй кияүгә чыкты ул. Бер күрүдә яратты, үз итте Зиннәтулланы. Күп бала үстереп, зур гаилә булып, матур итеп яшәү иде аларның хыяллары. Тик бер-бер артлы туган балалары гомерсез булды. "Көт мине, безнең әле бик күп балаларыбыз булыр, мин барыбер кайтырмын, фашист дигәннәренең муенын гына борыйк», дип киткән Зиннәтулласы да кире әйләнеп кайтмады. Хәбәрсез югалды», дигән кара кәгазе генә калды...

Үлгән, күмелгән урынын белсә, ничек итсә итәр, барыбер, туган җир туфрагын аның каберенә алып барып, бәхиллеген сорап, дога кылып кайтыр иде. Аннары... аннары, бәлки, тора-бара гаилә дә кора алган булыр иде. Аңа тәкъдим ясаучылар булмады түгел, булды. Туфракка тисә, тамыр җәеп җибәрергә торган гөл кебек яшь, чибәр иде әле ул чакларда Фәрханә.

Әмма хәбәрсез югалган әле үлде дигән сүз түгел бит. Исәндер, кайтыр дипөметләнеп, Зиннәтулласын көтте. Кышкы төннәрдә көчле җил тәрәзә капкачын шакылдатса да, мәчесе катлы-катлы юына башласа да, мендәре ишелеп төшсә дә - аның кайтуына юрады.

Зиннәтулласын көтүе, акрынлап, Ижау каласында яшәүче энесен көтү хисе белән алмашынды. Ярый әле, энесе бәхетле булды. Яраткан кешесенә өйләнде. Туган якларга гына сирәк юл алды Фәләхетдин. Юк-бар мәшәкатен бар итеп: «Вакыт юк, апа, менә пенсиягә чыккач, иркенләп кайтырбыз», дип сузды да, сузды. Инде соңыннан, үз машиналары да булгач, Кукмарадан юл начар дип, сәбәп таба башлады.

Аптырагач, йөрәгендәге көтү сагышын шигырь юлларына салды. Күршесе Мөгаллимә аша түбәндәге юлларны яздырды (үзе укый-яза белми иде ул):

Пенсиягә чыккач та,

Кайтыр вакыт тапмыйсыз.

Кукмарадан юл булмагач,

Ник Казаннан кайтмыйсыз?

Әнә шулай ялгыз яшәүнең бөтен ачысын-төчесен үз җилкәсендә татып гомер кичерде. Дөрес, кешесез торган чагы бик аз булды үзе. Күрше-тирә аның янына еш кереп йөрде: идәннәрен юдылар, суын китерделәр, бәрәңге утырту, бәрәңге алу кебек эшләрен өмә ясап башкардылар; күршесе Мөгаллимә дә аны бер дә ташламады: гел куна кереп йөрде. Фитыр садакасын, җомга хәерен дә халык гел аңа китерде.

Нинди авырлыклар күрсә дә, күңеле катмады, кешелекле булып калды ул. Шул ук вакытта ниндидер сәерлеге дә бар иде. Күрше-күлән белән җай гына гәп корып утырганда, кисәк кенә бүленеп: «Алланың кара каһәре төшсен сугышка, сугыш уты кабызучыларга», дип сөйләнү гадәтенә керде.

«Их, шул сугыш булмаса, язмышым бөтенләй башкача булыр иде. Зиннәтуллам, балаларым һәм оныкларым белән бергәләп, нинди бәхетле гомер кичерер идек без», дип уйлаудан туган күңел аһы булгандыр инде бу аның. Китергән хәерләргә дога кылганда: «Ходай ялгызлык ачысы күрсәтмәсен» дип әйтми калмый иде.

Фәрханә әби хәзер юк инде. Ялгызлык дигән гомер юлдашын да үзе белән алып, бакый дөньяга күчкәненә дә байтак еллар үтте. Тик аның йорты яныннан үткәндә, «Алланың кара каһәре төшсен сугышка, сугыш уты кабызучыларга», дип кемдер эндәшә кебек тоела.

Ә бәлки, сугыш аркасында ялгызлык ачысы кичерүдән өзгәләнгән Фәрханә әбинең, аның чит җир туфрагында ятып калган Зиннәтулласының һәм якты дөньяга туа алмый калган балаларының рухлары шулай дәшәдер...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: