Туган як

Ялгыз әни дә мәхәббәткә лаек

Дүрт яшьлек улының комлыкта бер кыз белән уйнавын күреп, Илсөяр елмаеп куйды. Дөньяда башка уйлары юк. Уеннан тәм табып, онытылып мәш киләләр. Тырышып-тырышып комнан куыш ясыйлар. Улы үзе генә булса, уйнамас иде, ярый бу кызчык бар, дип уйлап куйды ул. - Минемчә, алар дуслашып та өлгерде, - диде янәшәсендә утырган...

Дүрт яшьлек улының комлыкта бер кыз белән уйнавын күреп, Илсөяр елмаеп куйды. Дөньяда башка уйлары юк. Уеннан тәм табып, онытылып мәш киләләр. Тырышып-тырышып комнан куыш ясыйлар. Улы үзе генә булса, уйнамас иде, ярый бу кызчык бар, дип уйлап куйды ул.
- Минемчә, алар дуслашып та өлгерде, - диде янәшәсендә утырган ир.
- Мин дә шулай дип уйлыйм, улым көрәген дә бирде әнә. Үзендәге әйбер кешедә дә булырга тиеш.
- Мәрьям барлык балалар белән дә уртак тел таба алмый, балалар бакчасына да йөрми. Әнисе бу турыда ишетергә дә теләми. Күпме күндерергә тырыштым - барып чыкмады, үз сүзендә тора.
Әти кешегә озак сөйләшергә туры килмәде. Мәйданчык янына сары чәчле яшь хатын килде. Өстендә - кыйммәтле күлмәк, төскә-биткә дә матур. Комда пычранган балаларга карап, канәгатьсезлеген белдерде. Танышым алдына килеп басты да:
- Бу нинди хәл? Барлык эшләремне ташлап кайттым. Өйгә керсәм, сез юк. Язып калдырсаң, булмыймы инде? Әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Телефоның сүндерелгән.
- Гафу ит... Телефонның зарядкасы беткән...
- Нигә дип баланы комлыкка алып килдең? Бакчага керергә ярамадымы?
- Аның үзенә генә уйнау күңелсез, өйдә дә гел берүзе. Балаларга ияләнсен, - дип җайлап кына әйтеп куйды ир.
- Булмаганны сөйләмә! - дип мыгырданды хатын. - Син ни өчен? Бу комлыкта эте дә, мәчесе дә була. Бала шул комны кулы белән тота.
- Кызыңның йөзенә кара, ул нинди бәхетле! Комачаулама. Туйганчы уйнасыннар.
Хатын кызын җилтерәтеп алып китә башлады.
- Өйгә кайта-а-а-сым килми... - дип киреләнепме-киреләнә бала. Әнисе исә аның саен өстери.
- Шундый хәлләр дә була, - диде ир, гаепле кешедәй елмаерга тырышып. - Сау бул, кечкенә дус, бәлки әле очрашырбыз.
Әти кеше киткәч, Илсөяр уйга калды. Бу дөнья бигрәк гадел түгел. Йомшак ирләргә усал хатыннар эләгә! Эшләгән эшләрен бәяли белмиләр. Ул ире белән язылышмый гына яшәде. Ә бала тудыру йортына алып киткәч, көчле зат өйдән чыгып качкан. Шуннан башка очрашканнары юк. Шундый ир, әти терәк була аламы инде? Андыйларга бала булмасын, булса - еламасын.
- Әйдә, улым, кичке аш вакыты җитте, өйгә керик, - дип Илсөяр улын кулыннан алды. Бала да карышмады. Үзенә генә куыш ясау кызык түгел.
Дүшәмбедән Илсөяр отпускка чыкты. Ялын улы белән диңгездә үткәрербез дип уйлады, акчасы җитеп бетмәде шул. Шәһәрдә дә теләгән урыннарга барып була, дип юатты ул үзен. Камил белән зоопаркка барырга карар кылдылар. Тукталышта басып торганда, чит ил машинасы килеп туктады. Аннан комлык янында танышкан ир чыкты.
- Сезне күрер көннәр дә бар икән! Без Мәрьям белән ничә көн рәттән комлыкка килеп карадык - күренмәдегез. Шәһәр буенча йөргәндә дә каршыга чыкмаслармы дип көттек. Очрата алуыма иманым камил иде.
- Чынлапмы? - дип гаҗәпләнде Илсөяр. - Без авылда әби янында ял итеп, кунак булып кайттык. Хәзер зоопаркка баруыбыз.
- Бик яхшы уйлагансыз! - диде ир. - Бәлки безне дә ияртерсез?
- Ияртәбез, билгеле, - диде Камил, шатлыгын яшерә алмыйча.
Егерме минутлап үткәндер, машина зоопаркка килеп тә җитте. Балалар бер-берсен күрүләренә куандылар, күптәнге танышлар диярсең. Кулга-кул тотынып йөрделәр, җәнлекләрне карап, нидер сөйләштеләр, көлделәр. Хатын үзен тыйнаграк тотарга тырышты.
Ирнең исеме Сәлим икән. Ул Илсөярне улы белән кафега чакыргач, хатын бөтенләй югалып калды.
- Юк, рәхмәт, безгә өйгә кайтырга вакыт, - диде.
- Кызганыч, - дип көрсенеп куйды танышы. - Чибәр ханымнар белән кафеда күптәннән булганым юк.
Илсөяр аптырады. Мактавымы икән... Хатынын мактасын әнә... Өйгә кайтканда Сәлим турында уйламаска сүз бирсә дә икенче көнне кибеттә очрашырга туры килде. Кызы белән ул анда җиләк-җимешләр карап йөри иде. Камилне күргәч, кызы йөгереп килеп, кочаклап та алды.
- Ә без күл буена барырга җыенабыз, безнең белән барасыңмы? - дип кызыксынды Мәрьям Камилдән.
- Дөрестән дә, әйдәгез, бергә киттек, - дип сүзгә кушылды Сәлим. - Бу кызуда утырганчы, чиста һава сулап кайтырбыз. Анда шундый матур. Үкенмәссез. Килештекме?
- Рәхмәт, безнең планнар башка иде. Сау булыгыз, - дип ашыгып кына җавап бирде Илсөяр. Гел «ә» дигәнгә «җә» дип ризалашып булмас. Әз генә тыйнак та була белергә кирәк. «Үзеңне кулга ал», - дип битәрләде үзен хатын. Балалар күреп тора. Мәрьям әнисенә ни сөйләмәс.
Ана алдагы атнасын Камил белән бакчада үткәрде. Рәхәтләнеп ял иттеләр, диңгезгә бармадык дип бер дә үкенерлек булмады. Шәһәргә кайткач, комлыкка килделәр. Улы комда уйный, Илсөяр уйга батты. «Ул монда килер дип уйлыйсыңмы? Хыялланма. Явыз хатыннан туеп, азрак иркенгә чыгасы, күңел ачасы килгәндер. Юлында син очрадың, юләркәй». Шулчак көтмәгәндә арттан берәү килеп күзләрен куллары белән каплады.
- Уйлап кара әле, кем икән, - дигән таныш ягымлы тавышка Илсөярнең йөрәге сикереп чыга язды. Кара әле, чынлап та гашыйк булган бит. Шулай да сер бирмәскә тырышып:
- Сезне күрүемә шатмын, - дию белән чикләнде.
- Бу юлы озакка югалдыгыз, башка күрмәм дип курыктым, - диде Сәлим.
- Бакчада булдык. Син үзең генә килдеңме? Кызың кая? - дип куйды Илсөяр кызы күренмәгәч.
- Кызым? Минем кызым юк ич, - дип гаҗәпләнде ул. Илсөяр бөтенләй аптырап калды.
- Мәрьямне минем кызым дип уйладыңмы? Менә ни өчен үзеңне шулай сәер тоткансың икән син. Ә мин аңламыйча баш ватам, - дип башын артка ташлап рәхәтләнеп көлде Сәлим. - Беренче көнне син күргән усал хатынның абыйсы булам мин. Сеңлем кызның караучысын ялга җибәрде дә, миңа «племяшка» белән вакытны үткәрергә туры килде. Үз балаларым юк. Шуның өчен хатыным белән ике ел элек аерылыштык. Аның бала табасы килмәде, эшен югалтудан курыкты. Сеңлем куркып калмады, баласын да тапты, эшен дә югалтмады.
- Ә мин кияүдә бөтенләй булмадым, - дип әйткәнен Илсөяр сизмичә дә калды. - Улымның әтисе безне ташлагач, ирләргә ышанычым югалды.
- Улың мине бер күрүдә ошатты бугай. Күңелен яулау бик авыр булмастыр, - диде Сәлим Илсөярне кулларыннан тотып. - Бу - җиңүгә беренче адым... Син ничек уйлыйсың?
Хатын дәшмәде, әмма йөрәге гүя «җитәр инде, ялгыз әни булып күпме йөрергә мөмкин. Минем дә бәхетле буласым килә» дия иде.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: