Туган як

Ялгышлы тормыш

Ирен эшкə, улларын мəктəпкə озатканнан соң, Мөслимə кул эшлəрен алып ишегалдына чыгып утырырга ярата. Урамда саф һава, таныш-белешлəр дə күренгәли. Тегү-бəйлəү эшенə бик оста ул, танышлары үтенечен дә кире какмый. Хатыны теккəн күлмəк-чалбарны, бəйлəгəн свитерларны киеп йөрү Фатыйхка да бик ошый. Һəр яңа əйбер өчен балалар кебек шатлануын күрү -...

 

Ирен эшкə, улларын мəктəпкə озатканнан соң, Мөслимə кул эшлəрен алып ишегалдына чыгып утырырга ярата. Урамда саф һава, таныш-белешлəр дə күренгәли. Тегү-бəйлəү эшенə бик оста ул, танышлары үтенечен дә кире какмый. Хатыны теккəн күлмəк-чалбарны, бəйлəгəн свитерларны киеп йөрү Фатыйхка да бик ошый. Һəр яңа əйбер өчен балалар кебек шатлануын күрү - үзе бер бəхет. «Безне озатып, каршы алсаң, шул бик җиткəн», - дип ире аны гомерендә дә эшлəтмəде.
 
Әмма бер мизгелдә барысы да үзгәрде дә куйды. «Вакыт күпме икəн, əйтмəссезме», дигəн сорауга күтəрелеп караган Мөслимəне җирəн чəчле ир карашы белəн көйдереп алгандай итте. Бераз каушабрак китсə дə, үзен кулга алып елмайгандай итте хатын. Ир сүзгə кесəгə керə торганнардан түгел иде. Украина якларыннан бирегә эшкə җибəрелгəнен, буйдак икәнен сөйләде. Саубуллашканда, очрашырга сүз куештылар.
Килгəн саен үзенең туган ягы Украинаны күклəргə чөеп мактап сөйлəгəн ир, әгәр риза булса, Мөслимəне дə үзе белəн алып китәргә теләвен әйткәч, хатынның тәмам башы әйләнде. Ә нигə риза булмаска?! Балалар инде үскəн, ире үзе дә яши алыр. Бəлки əле, Украинада торып ук калырлар. Мөслимә - уңган хатын, ашка-суга да оста, кешелəр белəн дə бик тиз уртак тел таба белә. Гомер дигəннəре бер генə бит, нигә яшәп калмаска?! Яше дә бара, бәлки, бу язмышның аңа соңгы бүләгедер?..
Ирен, улларын һәм оятын онытыр хәлгә җитеп күзе-башы тонган хатын, татлы хыял канатларында, алдан сүз куешкан урынга - Казан вокзалына килеп җитə.
«Әйберлəрең янында гына утыр, мин билетка киттем», дигəн ирдəн җиллəр исə. Көтеп-көтеп тə килмəгəч, алданганы башына барып җитә Мөслимәнең. Җитмәсә, бар булган акчасын һәм паспортын да кулына тоттырган иде. Бер рəхəтнең бер михнəте аякка уралу дигәннәре шул буладыр инде. Чемоданнарын сөйрәп чыгып киткәндә, иренең рәнҗү катыш: «Киткəнче, иң элек, кайтып керәсеңне уйла, яшь чагың түгел», дигән сүзлəренə каршы, мин кайтырга китмим, үзегез генə яшəгез, дип көлеп кенə җавап биргән иде дә бит... Гомернең яртысын узгач, балалары үсеп җиткәч, нишләп шулай буталды соң әле ул?
Берсен-берсе бүлдереп, әтилəренə яналыкларын сөйли-сөйли кайткан малайларның Мөслимəне күрүгə сүзлəре ярты юлда бүленеп калды, йөзлəре сүрелде. «Нигə кайттың, без сине көтмəдек, чыгып китсəң дə була». Иркен ишегалды уртасында зур чемоданы өстенә бөгелеп төшкән Мөслимәнең янына килүче дә, юатучы да булмады...
 
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: