Туган як

Яхшы кулга гына тапшырам

- Әнием, мин песи баласы алып кайттым! - улымның зәңгәр күзләре ялынып миңа төбәлде. Урамда уйнап йөргәндә кычкырып йөрүче кечкенә песи баласын күргән дә, кызганып өйгә алып кергән. Ул аны шундый итеп күкрәгенә кыскан, аерып та ала алмассың кебек. Ә песигә нәрсә, күзләрен тондырып карап торуын да белә. Эченнән ул...

- Әнием, мин песи баласы алып кайттым! - улымның зәңгәр күзләре ялынып миңа төбәлде. Урамда уйнап йөргәндә кычкырып йөрүче кечкенә песи баласын күргән дә, кызганып өйгә алып кергән. Ул аны шундый итеп күкрәгенә кыскан, аерып та ала алмассың кебек.
Ә песигә нәрсә, күзләрен тондырып карап торуын да белә. Эченнән ул да, куып чыгармасалар гына иде, дип уйлыйдыр.
Бер колагы өзелгән, йоннары ярты коелган, күренеп тора бик җәберләгән-нәр, сугышырга да туры килгән, ахры. Афәрин, би-решмәгән бит, дип уйлап куйдым. Мин аңыма килгәнче улым песине идәнгә төшерде, ә ул бер дә ялгышмыйча ашау бүлмәсенә таба китте. Әйтерсен, бездә кайчандыр яшәп, беразга гына каядыр китеп яңадан кайткан кебек. Бигрәк кыю бәләкәй генә булса да. Тормышта яшисең килсә, каршылыкларны җиңәргә өй-рәнергә кирәк. Каян белә икән, аларны бит беркем дә өйрәтми.
- Тә-әк... - дим ачу белән - курткаң астында нәрсә селкенә?
- Бу аның туганы! - сөенечен белдереп курткасын ачып җибәргән иде, тагын бер песи сикереп төште. Анысы да урамда төрле җирдә йөреп пычранып беткән. Бераз гына аптырап карап торды да, туганы артыннан аш бүлмәсенә йөгерде.
Кергәннәр икән, ашасыннар, - дип ашсалып бирдем. Минут эчендә ашап та бетерделәр. «Урам песиләре өйләрдә яши алмый, аларга иркенлек кирәк», - дип улымны җайлый-көйли, песиләрне кире урамга чыгарып җибәрдем.
Чыннан да шулай икәненә ышану өчен улым песиләр турындагы бер генә тапшыруны да телевизор-дан карамый калмый. Алар
турында язылган китап-лар, журналларны каяндыр табып укый.
Мин үзем эт-песиләргә читтән генә карап торырга яратам. Аларның урыны урамда булырга тиеш, шәһәр бүлмәләре болай да кечкенә, җәнлекләр өчен исәпләнмәгән.
Күршемдә песие дә, эте дә, попугайлары да, кенәрие дә, төрле-төрле балыклары да бар. Улым аларны бик ярата, шуңа да гел күршедә.
- Кәримә, кызган баланы, бер генә кош булса да алып кайтып куй. Аның бит ни энесе, ни сеңлесе юк. Әтисе булса иде хет. Күршем мине күндерергә тырышты.
- Бу инде, күршем, йөрәккә кадау белән бер, кайлардан уйлап табасың шундый сүзләрне, - дип үпкәләп тә алдым. Шуның белән тынычланды ахры дисәм. Бүлмәсен җыештырганда өстәлендәге дәфтәренә күзем төште. Аның тышына зур хәрефләр белән
«Минем яраткан этләрем» дип язылган иде. Һәрбер битендә төрле-төрле эт рәсемнәре кисеп ябыштырылган. Һәрберсенең астына нинди порода икәне дә язылган. Барысының да кушамат исемнәре бар. Ниндиләре генә юк. Дәф-тәрнең бер битен ачкан са-
ен күз яшьләрем тама, үзләреннән үзләре. Әллә этләр кызганыч, әллә улым, үзем дә аңламыйм. Үз-үземне тиргәп алдым. «Баласын аңламаган минем кебек әни буламы инде?»- дим. Балам үзенә иптәш эзли, ә мин аны аңларга да теләмим булып чыга түгел-
ме соң?!
- Улым, әйдә хайваннар сата торган кибеткә, карап кайтабыз, дим.
Улым барына да әзер. Эченнән генә көтелмәгән шатлык булуын тели иде. Чыннан да шулай булса. Өметне өзәргә ярамый.
Кибеттә нәрсә генә юк. Читлекләрдә төрле кошлар сайрый, аквариумнарда балыклар йөзә. Читлекләрдән хайваннар карап торалар.
Сатучы кызлар белән сөйләшеп, хайваннар һәм кошларны ничек карарга, ашатырга икәнен белештем.
Минем өчен бу эш бик катлаулы кебек тоелды. Минем алар белән шөгыльләнер-гә вакытым да, теләгем дә юк.
Көйли-көйли улымны ничек кирәк алай кибеттән алып чыгып киттем. Бәлки нәрсә дә булса алыр, дип өметләнгәндер инде балам. «Уйлап карыйк, тынычланыйк, ашыгып эшли торган нәрсә түгел», -дип, ничек тә улымны тынычландырырга тырыштым. Күзләре яшь белән тулган улым кызганыч та булып тоелды. Кайчан да булса, нәрсәне дә булса, сатып алачагыбызга ышандырып кибеттән чыгып киттек.
Бервакыт улым мышный-мышный хәлләре бетеп өйгә кайтып керде.
- Әнием, кара! Тик мине
тыңлап бетермичә «юк» дип әйтергә ашыкма. Безнең подъездга кемдер ябыштырган кәгазьне куптарып алып кергән дә миңа
суза. Анда: «Бер генә айга яхшы кешегә немец овчаркасын биреп торабыз. Эт яхшы тәрбияләнгән,мәшә-кате артык юк,»- диел-
гән һәм Виктор, дип исемен дә куйган. - Ялган дим.
Ул Виктор дигәне үзе котылмакчы була торгандыр. Ничек инде бер генә айга, кеше ышанмас.
- Ярый, яхшы, Виктор дигәненә шалтыратып белермен. Улым миңа ышаны-чын югалткан иде инде. Арты белән борылып басты да, сүзләремә колак та салмыйча шыншуын белде.
Викторга шалтыратып подъезд янында очрашырга килештек. Болай карап торырга начар кешегә ошамаган. Үзе күрше йортта гына яши икән. Зур гына гәүдәле этен ияртеп безнең янга килде. Этнең күзләрендә сагыш. Вакытлыча гына булса да хуҗасы белән аерылышуын сизә. Чыннан да хайваннар бик сизгер булалар.
- Исәнмесез, мин Виктор, дип улымның кулын кысты. Менә карагыз үзенә. Улым этне сыйпап алды.
Эт гаҗәпләнүемә каршылык күрсәтми тыныч кына басып торды. Хуҗасының да этенеке кебек күзләре сагышлы иде.
- Миңа эшем буенча ерак командировкага китәргә кирәк. Ул турыда кичә генә белдем, ә иртәгә очарга кирәк. Һич тә бармый ярамый. Гаиләм юк, этем белән икәү генә яшибез. Танышлар да, гөнаһка каршы, кайсы кая киткән. Этемне калдыру өчен яхшы кеше эзлим, ди.
- Виктор, безнең бер кайчан да эт тотканыбыз булмады, дип әйтә башлаган идем, улым: «Мин барын беләм немец овчаркасы турында бик күп китаплар укыдым, тапшырулар да карадым. Ничек ашатырга, карарга икәнен беләм. Сез бер дә курыкмагыз», - дип ашыга-ашыга сөйләнде. Тукталып торса, никтер хуҗасы этен аңа калдырмас, дип уйлады ахры.
Улым этне үзе белән ияртеп ишегалларыннан әйләнеп килде. Эте дә карышмады. Хуҗа билгеле шикләнебрәк карады, ләкин башка юлы юк иде. Мин үземчә берәр аферист түгел микән, дип тә уйлап алдым. Алар кирәгеннән артык ягымлы, мода белән киенүчән булалар. Бәлки ул Виктор дигәне яңадан әйләнеп килмәс, бәлки бу эт бөтен өйне буяп, сасытып бетерер.
- Сезнең уйларыгызны сизәм, бәлки дә бәлки. Минем үземә дә бик җиңел түгел дүрт аяклы дустымнан аерылуы. Сез үзегезнең улыгызны таныш түгел кешегә калдырып китә алыр идегезме? Күренеп тора, сезнең эт тотканыгыз
булмаган, дип сизенде Виктор. Ул миңа улым да, туганым да кебек, сезне борчыганым өчен гафу итегез.
Безнең сөйләшкәннәрне ишетеп улым килеп тә җитте.
- Витя абый, мин - һәм күз яшьләрен тыя алмый елап та җибәрде.
Эт бездә калды. Бер ай буе иртә-кич урамга алып чыгып арыр да, туяр әле. Ул җиңел эш түгел. Башка эт турында уйлап та карамас. Эт хуҗасы яхшы гына акча да калдырды, бәлки анысы да кызыктыргандыр.
Акчаның кирәк чагы иде.
Улым гел чирләп торды. Диңгезгә барырга кирәк, диделәр. Виктор безгә гел шалтыратып торды. Без бер-беребезгә ияләшеп беттек. Бер айдан ул әйләнеп кайтты һәм минем колакка: «Сез үзегез дә улыгыз кебек кечкенә, яклаучысыз. Ачуланмасагыз, мин сезне яклармын, ризасызмы?»
- Риза, каршы түгел, дидем улым кебек беркатлыланып.
Кәүсәрия Шәйдуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: