Туган як

Әй, димче, димче, хәлемә керче

«Туган як» газетында басыла торган «Димче» белдерүләрен мин дә кызык өчен генә булса да укып барам. Кайчакларда, бу юньлесе кем бәхетенә тияр икән, дип кызыгып та куям. Алай дисәң, ничәмә еллар җентекләп карап-укып барам, «Димче»дә басыла торган танышу белдерүләрен бирүчеләрнең берсе генә дә үзе турында бер генә яман сүз дә...

«Туган як» газетында басыла торган «Димче» белдерүләрен мин дә кызык өчен генә булса да укып барам. Кайчакларда, бу юньлесе кем бәхетенә тияр икән, дип кызыгып та куям. Алай дисәң, ничәмә еллар җентекләп карап-укып барам, «Димче»дә басыла торган танышу белдерүләрен бирүчеләрнең берсе генә дә үзе турында бер генә яман сүз дә язмый.
Сайлап алгандай, барысы да - уңганнар, тарт-мыйлар да, эчмиләр дә, сабырлар, тәртиплеләр. Шәт, үзләре шулай судан ак, сөттән пакь булгач, хатынның да аларга матурын, эшкә уңган-булганын, яшен бир! Хатын сайлаучы ирләрнең шартлары да бар: танышырга теләүче хатынның балалары да булмасын, квартирлы да булсын, аш-суга да кулы ятып торсын, бакчада да эшләсен, ирен дә кадерләсен, телсез-тешсез дә булсын, кием-салым дип тә йөдәтмәсен, туганнары да кунакка килеп борчып йөрмәсен...
Үзегез кем соң сез, дип сорыйсы килә. «Бәлеш пешерәм, кил», дигәнгә, «юк, мин бәлеш яратмыйм», дигән ирне күргәнем юк әле. Бәлеш ашыйсылары килә, тик эшлиселәре генә килми. Танылган доктор Гамир абый Исмәгыйлев әйтмешли, бәлеш ашап корсак үстереп ятарга гына исәбе бу ир-ат халкының.
Ял көннәрендә кайтып туганнарга булышу үзе рәхәт бит ул. Рәхәтләнеп эшлисең дә, тәмләп ашыйсың. «Алма, пеш, авызыма төш», дигән принцип белән яшәргә ярата шәһәр ирләренең күпчелеге. Күкрәп үскән үләннең тәмле исләрен исни-исни, чалгы белән печән чабулары үзе ни тора?! Шәһәрнең сасы һавасыннан соң, яңа чабылган үлән исен күкрәк тутырып иснәүгә ни җитә! Тәмле ашыйсылары да килә ирләрнең, үзләре җиң сызганып эшләргә дә иренәләр. «Балык тотам», дигән булып судагы балык-
ларны куркытып, сыра чөмереп, вакыт үткәреп утыручы ирләр өчен, хатыннары - йөк аты.
Ничек кенә тырышсаң да, ярап булмый шул бу заманда ирләргә, көйсез баладай тоталар үзләрен. Яхшылап дәшсәң, «маймылланма», диләр, әгәр кычкырыбрак дәшсәң, «ник акырасың», дип котны алалар. Тол хатын булса, «ире башына үзе җиткәндер әле», дип тә ычкындыралар. Аерылышкан булса да, «юньле хатын түгелдер ире тукмауга да чыдамагач, үзе гаепледер», дип гел начар уйлыйлар.
Әнә бит хатын эзләүче Рәхим Вәлиев тә, «төн кунып чыгарга хатыннар бетмәгән», дип кенә җибәрә. Көч-куәтең булганда, мактана алырсың да, аның бит әле «картаю»ы арттан ияреп килә. Ул чагында кемгә кирәк булырсың икән соң син, бәлеш яратып та, эш сөймәүче хәчтерүш?! Синең кебекләр, ирлекләре беткәч: «Хатыным үлде, балалар булмады, йортым янды», дип әкият сөйләп йөриләр, кеше ышандырырга тырышып. «Үземдә булды шул гаеп» дип әйтүчеләре булса да, йөзгә-меңгә бер булыр.
Моңа кадәр миңа да «Димче»дә берәрсе булмасмы, дип йөри идем, булмас ахры. Чөнки минем дә бакчам да, туганнарым да бар. Бергәләп эшләргә яратабыз. Эштән соң балыгын да тотабыз, урманына да йөрибез. Бакчада бергәләп эшләве үзе бер күңелле. Барың бергә булгач, эшләгән кебек тә булмый. Оныклар да янда кайнашып, эшкә өйрәнеп үсәләр. Эштән соң гына ашлар тәмле, табыннар ямьле була, Рәхим әфәнде. Синдәйләрне «кулы икенче яктан үскән», диләр. Мөгаен, сиңа бик озак эзләргә туры килер «җүләр» хатынны. Ялгыз хатынның я краны ватык була, я үтүге эшләми, каядыр кадак-шөреп тә кагарга кирәк - кыскасы, эш җитәрлек. Кулың эш белмәсә, кеше көлдереп, ир исеме күтәреп йөрмә!
Шулай да өметсез шайтан гына дигәндәй, шәһәребез гел начар ирләрдән генә тормыйдыр әле. Эшкә оста, ялгыз (балалары булмаса бик яхшы), эчми-тартмый торган, квартирлы, 60 яшьтән узмаган чын ирләр булса, хәбәр бирсеннәр. Телефон номерым - редакциядә.
Җамал ӘЮПОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: