Туган як

Вөҗдансызлык

Ильясны әнисе Мөнәвәрә һәм әбисе-бабасы карап үстерделәр. Малай яшь ярымлык вакытта, әтисе Габделхәй гаиләсен ташлап, шахтага чыгып китә, шунда өйләнеп кала. Алар гаиләсендә әтисенә кагылышлы хатирәләр - тыелган тема иде, шунлыктан ул үзенең әтисе кем икәнен белми үсте. Ильяс кечкенәдән үк укуга бар күңелен бирде. Институтка да керде. Чоры буталчык...

Ильясны әнисе Мөнәвәрә һәм әбисе-бабасы карап үстерделәр. Малай яшь ярымлык вакытта, әтисе Габделхәй гаиләсен ташлап, шахтага чыгып китә, шунда өйләнеп кала. Алар гаиләсендә әтисенә кагылышлы хатирәләр - тыелган тема иде, шунлыктан ул үзенең әтисе кем икәнен белми үсте. Ильяс кечкенәдән үк укуга бар күңелен бирде. Институтка да керде. Чоры буталчык иде, югары белемле яшь белгечкә тормышта үз урынын табуы җиңел булмады... Илле яшькә якынлашканда, үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә, Ильяс урта кул эшмәкәр булып танылды. Хатыны Мәдинә белән алты бала үстерәләр.

Судка повестка китереп тоттыргач, ул ни уйларга да белмәде. Күрсәтелгән кабинетка вакытында килде. Аны яшь кенә судья кыз каршы алды:

- Әтиегез сездән алимент түләтүне сорап, судка гариза язган. Ул сезгә 18 яшь тулганчы ай саен алимент түләп барган.

Өенә кайткач, Ильяс әнисенә судья белән очрашуы турында әйтте. Бары шул чагында гына әнисе ничәмә еллар дәвамында үз күңелендә генә саклаган бик күп серләрне чиште аңа...

Ильяс үзе хәтерләми дә, дүрт яшендә малайлар белән урманга җиләккә баргач, адашып кала. Аңын югалткан малайны икенче көнне кичкә таба көтүче Исламгәрәй табып алып кайта. Ата тиешле Габделхәй җәйге ялында авылга кунакка кайткач, көтүче Исламгәрәй белән икесе арасында күңелсез сөйләшү була.

- Габделхәй, әгәр мин урманда адашкан Ильясны күреп, вакытында врачка алып бармаган булсам, улың күптән теге дөньяда булыр иде.

- Нәрсә, әллә рәхмәт көтәсеңме?! Мин сиңа рәхмәтле түгел, ә ачулы, үпкәле. Аңа алимент түләү - муенга авыр таш аскандай. Унсигез ел шул авыр ташны күтәрергә туры килә. Син аны коткармаган булсаң, ул кирәкмәс йөктән мин котылыр идем. Аңа еллар буе түләгән акча миңа кыйммәтле "иномарка" алырга җитәр иде, - дип, көтүчегә кизәнеп суга да, борылып китеп бара Габделхәй.

Бу хәлне авыл халкы, гыйбрәт итеп, озак вакытлар искә төшереп сөйли әле...

Габделхәй шахтада акчаны начар эшләми. Әмма акча колы һәм бер "итәк"не дә ычкындырмаучы азгын ир икенче хатынында үсеп килүче ике малаен тәрбияләүгә дә игътибар бирми...

Суд утырышында ата тиешле бәндә үзенең ни өчен Ильясны алиментка бирүен аңлатып азапланды:

- Вакытында ай саен алимент түләп бардым. Хәзер мин эшкә яраксыз, хатыным үлде. Бер балам авыру, икенче балам юлдан язган улы белән җәфалана. Мин оныкларыма финанс яктан ярдәм итәргә тиеш. Унсигез ел буе үзем алимент түләдем, хәзер инде Ильяс миңа алимент түләсен.

- Минем әтине күргәнем булмады. Әле ярый, судка биргән, кем икәнен дә белмәгән булыр идем. Суд нинди карар кабул итсә дә, мин законга каршы килмәячәкмен, - диде үзе дә алты баласын, хатынын һәм аның әти-әниләрен караучы, туендыручы Ильяс.

Әмма суд залында, Ильясның әнисе чакырып китергән кешеләр арасыннан көтүче Исламгәрәйнең чыгышы барысы өчен дә, хәтта судьяга да күк күкрәгәндәй тәэсир итте:

- Гражданин судья! Габделхәй, законга ышыкланып, улыннан алимент алмакчы була. Аның вөҗданы бармы икән? Мин улын үлемнән алып калгач, рәхмәт әйтәсе урында, ул мине каргады. "Син минем авыр йөк күтәрүемне хуп күрдең. Синең аркада, ул имгәккә унсигезе тулганчы алимент түләячәкмен. Әгәр син күрми үткән булсаң, мин алимент түләүдән котылган булыр идем", дип, Габделхәй, син миңа кул күтәрдең. Син үз улыңа үлем теләдең. Икенче хатының да сиңа түзә алмыйча иртә дөньядан киткән, балаларың да тиешле тәрбия алмаган. Хәзер үзеңә һәм оныкларыңа акча кирәк булгач, авылда кирәксез чүп-чардай ташлап калдырган балаң исеңә төштеме? Гаделлек эзләп йөрисеңме? Сине ничек җир йотмый? Синең мондый гариза язарга хакың юк. Авыл халкы нәфрәтләнә сиңа...

Көтүчедән соң, әле тагын берничә кеше сүз алды. Аларның барысының да чыгышы Габделхәйне гаепләү булып яңгырады. "Әгәр дә суд Габделхәй файдасына Ильястан алимент түләтергә дигән карар чыгарса, Габделхәйне авылга беркайчан да кайтарып кертмәскә!" - авылдашларының соңгы сүзе суд карарыннан да авыррак иде...

Судьяның, суд утырышы кичектерелә дип, үз өстеннән җаваплылылыкны төшерүдән башка чарасы калмады.

Газета укчылар, бу хәлне сез тикшереп, дөрес хөкем карары чыгарырсыз дип, язмамны тәмамлыйм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: