Туган як

«Утыз ел көтәргә дә риза»

Бу хатымны ничек башларга да белмим. Юк, киңәш тә, ярдәм дә соравым түгел. Бу халәтемнән ничек котылыйм дип тә сүз кузгатмыйм, чөнки җавабын үзем дә беләм. Бары тик тормышта минем хәлдә калучы җаннарны гаепләмәвегезне, аңлавыгызны гына үтенәм. Тормыш шулкадәр буталды. Үз-үземне аңламый бәргәләнәм. Моңа кадәр ничек яшәлгән, шулай дәвам итәргә...

Бу хатымны ничек башларга да белмим. Юк, киңәш тә, ярдәм дә соравым түгел. Бу халәтемнән ничек котылыйм дип тә сүз кузгатмыйм, чөнки җавабын үзем дә беләм. Бары тик тормышта минем хәлдә калучы җаннарны гаепләмәвегезне, аңлавыгызны гына үтенәм.

Тормыш шулкадәр буталды. Үз-үземне аңламый бәргәләнәм. Моңа кадәр ничек яшәлгән, шулай дәвам итәргә тиешлеген күңелем, уйларым белән аңлыйм, тик йөрәгем гел каршы төшә, өзгәләнә.

Мондый хәлләр минем белән беркайчан да булмас димә икән ул. Була һәм тормышыңның астын өскә китерә икән. Мин үзем инде олы яшьтәге хатын. Ирем, улым, киленем һәм ике оныгым бар. Тормышым да җитешле: машина, квартир һ.б.

Ә менә яраткан кешемнең бер нәрсәсе дә юк дияр идем, дөрес булмас. Чөнки ул мине ихлас ярата, моны йөрәгем белән тоям. Үзем дә аны яратам. Ни кадәрле уйламаска тырышсам да, булдыра алмыйм, мәхәббәтем көннән-көн арта гына бара кебек. Кем ул дисезме? Ул - яшьлектәге беренче мәхәббәтем.

Яратам дип, күпләр гаиләләрен ташлап чыгып китәләр. Андыйларга без нәфрәт белән карыйбыз. Гаиләсен саклап, матур торган парларга сокланабыз. Ә шул үзебез соклана торган парларның җан тынычлыгы, гаиләләрендә җылы калмаганын гына белмибез.

Менә минем дә һәр көнем йөрәк сызлавы, күз яше белән үтә. Иремә, балаларыма сиздермәскә тырышып газапланам. Минем аларны рәнҗетәсем килми. Мин - яхшы хатын. Балаларым өчен дә үрнәк әни булып калырга телим. Шул ук вакытта, яраткан кешем белән кавышып, бәхетле гомер кичерәсем дә килә. Ул минем бәргәләнүемне аңлый. «Тормышыңны үзең җайла, ачыкла, үкенерлек булмасын. Мин утыз ел көттем, тагын утыз ел көтәргә дә ризамын, - ди миңа яшьлек мәхәббәтем. - Тик син онытма. Көн саен хәлемне генә белеш. Тавышыңны ишетсәм дә миңа рәхәт була». Бу сөйләшүләрдән соң, икебез ике якта елашып саубуллашабыз. Көн саен шул хәл. Күпмегә түзәр бу җаным, белмим.

Юк, онытылмый яшьлек ярлар,

Йөрәктә кала икән.

Пыскып тора да, очкындай

Дөрләп кабына икән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: