Туган як

Утырып елардай булам

Гомер узып бара инде. Әмма һаман да күңелем белән яшьлегемдә калган күрше кызы Дамираны эзлим. Үзен түгел, чалымнарын. Узган-барган һәр хатын-кыз Дамирадыр кебек тоела. Кайт та, туйганчы карап, күреп кил, дип әйтерсез, бәлки. Юк, кайта алмыйм. Оятымнан кайта алмыйм. Мин ул бер гөнаһсыз кыз алында йөз, мең катлы гөнаһлы бит....

Гомер узып бара инде. Әмма һаман да күңелем белән яшьлегемдә калган күрше кызы Дамираны эзлим. Үзен түгел, чалымнарын. Узган-барган һәр хатын-кыз Дамирадыр кебек тоела.
Кайт та, туйганчы карап, күреп кил, дип әйтерсез, бәлки.
Юк, кайта алмыйм. Оятымнан кайта алмыйм. Мин ул бер гөнаһсыз кыз алында йөз, мең катлы гөнаһлы бит. Ничек кайтып күзенә күреним дә, ничек итеп теге вакытта үземнең аңа яла ягуымны таныйм ди инде?!
Күрше кызын яшертен генә яратып йөрдем шул. Классташыбызны армиягә озатып калганын да, кайт-кач та өйләнешергә сүз куешканнарын да белдем. Әмма күзем түгел, аңым томаланды. Дамирага килгән хатны Сәвия ападан алдым. Ул хат ташучы иде. Тиз генә кертеп бирәм дигәч, ышанды. Ышанмаган булса...
Ә мин хатны укыдым да, классташыма Дамираның минем белән йөрүе, бала көтүебез турында язып җибәрдем... Армиядән егете кайтканны көтеп тормады, читкә китте Дамира. Руска кияүгә чыккан булган, ире үлгәч, берничә ел элек кабат туган авылга кайткан дип ишеттем. Классташым исә армиядән кайтмады, хәрби хезмәттә калды.
Минем хатаны беркем дә кабтламасын иде дип язуым.
Равил ЗИННӘТОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: