Туган як

Урланган кәләш

Татар халкында элек-электән кыз урлау гадәте булган. Танышым Сиринә апаның бабасы белән әбисе шулай кавышканнар. Бу тарихны ул миңа үзе сөйләде.

1948 ел. Бердәнбер урамлы ерак бер авыл. Сугыштан соң авылда тормыш кайный. Исән калганнар әйләнеп кайта. Буйдаклар өйләнеп гаилә корсалар да, авылның үз мәктәбе юк, чөнки җиткән балалар бөтенесе шәһәрләргә китеп баралар. 
Бу авылда Ләбибә атлы кыз яши. Ул да туйга әзерләнә. Тик үзе теләгән кешегә түгел, аны ирексезләп яратмаган кешесенә бирергә җыеналар. Мондый кеше белән гомер буе ничек яшәргә кирәк? Яратмаган ризыкны ашап булмый бит. Әче яки тәмсезне түгел, тәмлерәкне пешерәсең. Ә сөймәгән ирне нишләтергә?
Ләбибәнең әнисе бик иртә гүр иясе була. Әтисе яшь хатынга өйләнә. Кеше баласы кемгә кирәк?! Үги ана Ләбибәнең озын чәчләреннән тотып, өстерәп үчен ала. Кыз әтисенә зарланырга кыенсына. Үги әнисе исә иренең эштән кайтуына матурланып каршысына чыгып баса. Җитмәсә, гел «Ләбибәбез алмадай матур булып үсте, тизрәк кияүгә бирергә кирәк, юкса, карт кыз булып утырып калуы бар» дип сайрый. 
Барысын да күреп торган күршеләр, кызны кызганып, үзләренә чакыралар, кунып та калган чаклары була. «Бу дөньяга ник тудым кыз булып, ник акмадым дәрьяларга боз булып», – дия-дия елап, йокыга тала. Төшләрендә еш кына әнисен күрә ул. Аның белән җитәкләшеп, болында йөриләр, матур-матур чәчәкләр җыялар. 
Тиздән үги ана Ләбибәне кияүгә бирердәй егет тә таба. Начар түгел дә, әмма  кыз аны барыбер яратмый, үз итми. 
Күңелсез көннәр башлана. Барысы да туйга әзерләнә, пешеренә, яңа киемнәр тектерә. Өйләр җыештырыла, бизәлә. Бу көннәрдә үги ананың йөзе дә яктырып киткәндәй була, хәтта Ләбибәгә «кызым» дип дәшә башлый.  Ә кыз нишләргә белмичә бәргәләнә, кача-кача күз яше түгә. 
Менә туй көне дә килеп җитә. Дус кызлары, чыр-чу килеп, кәләшне киендерәләр, бизәндерәләр. Кияүне каршы алырга ишегалдына чыгалар. Ләбибә бүлмәдә ялгызы кала. Кияү кызларны бәхилләтеп, бүләкләр биреп, туганнары белән бүлмәгә килеп кергәндә кәләштән җилләр искән була.  
Шул ук авылда яшәүче яңа гына 20 яше тулып узган Ризван исемле чибәр егет Ләбибәгә күптән гашыйк булып йөргән икән.  Сөйгәнен ирексезләп кияүгә бирергә җыенганнарын ишеткәч, ике дә уйламыйча, качып тәрәзә янына килә дә, кызны урлап китә. Бөтен авыл белән Ләбибәне эзләгәндә, килен Ризванның әнисе белән чөкердәшеп чәй эчеп утыра. Булачак кайнана кызны бик ярата, үз итеп каршы ала. 
Ике як та эшне килешү белән төгәлли. Бер авыл кешеләре булгач, тавыш чыгарырга кыенсыналар. Бераздан Ләбибә белән Ризван гөрләтеп туй ясыйлар. 1949 елда Ризванны армия сафларына алалар. Ул анда өч ел хезмәт итеп, ашханәдә солдатларга аш пешерә. 
Ризван тырышлыгы, уңганлыгы белән дан тота, барлык бәйрәмнәрдә дә көтеп алынган кунак була. Гармунда яхшы уйный, моңлы тавышы белән йөрәкләргә үтеп керердәй итеп җырлый. Ул  балта остасы булып эшли. Үз бригадасын туплап, күрше авылларга йөри. Янгын чыгып, йортлары янгач, үзе җиткергән йортка күченәләр. 
Ләбибә әби белән Ризван бабай бергә 65 ел гомер кичерә. Үлүләре дә бер-бер артлы, бер үк елда була. Гыйнварда Ләбибә әби җир куенына керә, мартта Ризван бабайны җирлиләр. 
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: