Туган як

Ул миңа «теща» түгел, ә әни...

Читтә яшәгәннән соң, Сәлим белән Сания авылга кайтырга булалар. Һавасы чиста, бакчасы өй артында гына. Рәхәтләнеп эшлисең дә, тәмләп ашыйсың. Балалары башлы-күзле, аерым торалар. Шулай уйлыйлар ир белән хатын үзара киңәшләшкәннән соң. Саниянең әнисе дә кызы белән кияве янында гомер иткән була. Аны да калдырмыйлар. Шулай итеп, авылга кайтып, футбол...

Читтә яшәгәннән соң, Сәлим белән Сания авылга кайтырга булалар. Һавасы чиста, бакчасы өй артында гына. Рәхәтләнеп эшлисең дә, тәмләп ашыйсың. Балалары башлы-күзле, аерым торалар. Шулай уйлыйлар ир белән хатын үзара киңәшләшкәннән соң. Саниянең әнисе дә кызы белән кияве янында гомер иткән була. Аны да калдырмыйлар. Шулай итеп, авылга кайтып, футбол кырыдай иркен йортта өчәүләп яши башлыйлар.
Әмма язмыш сынавы бу гаиләгә һич көтмәгән яктан китереп суга. 45 яшендә Сания дөнья куя. Ир кая барып бәрелергә белми йөри. Аны ялгышлардан янәшәдәге сабыр «теща»-әни саклап кала. Баласын югалткан ананың эчендә нинди утлар янгандыр, анысы бер Аллаһыга гына билгеле. Әмма ул киявенә һәрчак сабыр, түзем булырга киңәш итә.
Кызы, Саниясе утырткан чәчкәләрне сыйпый-сыйпый елаган киявенә нинди үтемле сүзләр тапкандыр ул, әмма Сәлим, ялгыз калган ирләрнең күпчелеге шикелле, шайтан суына батмый, аек акылын җуймый. Үзе дә аңлый, әгәр дә ялгызы гына шушы болындай өйдә калган булса, билләһи, акылдан язар иде.
Хатынын кара гүргә иңдергәнгә елга якын вакыт үткәч, Сәлим бераз тынычлана төшә. Үткән көннәрне кире кайтарып булмагандай, Саниясен югалту белән дә килешми чарасы юк. Әнисе («теща»сына Сәлим шулай эндәшә) әйткәнчә, тормыш туктап тормый, дәвам итә һәм шул тормыш агымыннан читкә китәргә Сәлимнең хакы юк, ул Саниясе өчен дә яшәргә тиеш.
Соңгы вакытларда әнисе башлы-күзле булу турында сүз кузгата. Ләкин Сәлим тыңлап бетерми, ашаган җиреннән торып китә. Башланмыйча өзелгән сөйләшү ярты юлда туктап кала. Әби сөйләшмәс була, күзләрендә гел яшь тамчылары ялтырый. Күпмедер вакыт үткәч, түзми, Сәлим «теща»-әнисеннән борчылу сәбәбен сорый.
- Мин керәсе кабергә япь-яшь килеш кызым керде. Улым, мин картайдым инде, картлар йортына илтеп тапшыр... Шунсыз син башлы-күзле булмассың, ахры, -
дип яулык почмагы белән күзен сөртеп ала.
- И, әни, юкка кайгырасың. Саниямә охшаган һәм тормыш итәрдәй кеше кирәк миңа. Мин тапкан хатын мине генә түгел сине дә хөрмәтләп торыр. Үз әниемне бик иртә югалттым. Сания таныштырырга алып баргач та, сине әнием урынына күрдем. Юк-бар уйларыңны башыңнан алып ат. Син - хатынымның әнисе, миңа да әни булып каласың, - ди Сәлим.
- Рәхмәт, улым, яхшы сүзеңә, кайбер ата-ана үз баласыннан да яхшы сүз ишетми. Әни динән сүзне ишетергә интегүче әниләр дә бар. Ходайдан безне аңлап яшәүче, синең белән пар күгәрчендәй гомер кичерерлек килен килсен иде дип сорыйм иртә-кич, - ди әби кеше.
Бу икәүгә җан тынычлыгы китерерлек, өйне үзенең күңел яктысы белән ямьләрлек килен табылырмы икән? Бүгенге тормышта һәрбер нәрсә исәпкә корылган, яхшылык алтындай кыйммәткә әйләнгән түгелме?
Табылыр, табылмый калмас. Дөньяны яхшылык, яктылык яшәтә бит...
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: