Туган як

Укучы бала әти-әнисен «тәрбияләгән»

4 нче сыйныфта укучы Радик әтисеннән үзен зоопаркка алып баруын үтенде. Сыйныфташ-лары: «Зоопаркта безнең илдә яшәмәгән бик күп хайваннар һәм кошлар бар», – дип сөйли. Дәрестә укытучы апа аларны сурәтләрен күр-сәтә-күрсәтүен... Их, аларның үзләрен күрсәң иде!

Әтисе уйга калды. Баланың үтенечен кире кагарга кыймады, ә шулай да гадәттәгечә вакыт юклыгын сылтау итеп: «Әнисе, син генә алып бара алмассыңмы?» – дип сүз катты.
Әнисе исә кичә генә күрше хатыны иренең мәктәптә «Әтиләр советы» утырышында булуын һәм ирләрнең эштән кайткач, гаиләдә балаларны тәрбияләүдә һәм хатыннарына, гомумән, ярдәм итмәүче әтиләрне «кыздырулары» турында генә сөйләгән иде. Эштән кайткач, ашап-эчеп, телевизор карау белән генә дөнья бармый! Әни ашарга пешерсә, әти баласына дәрес хәзерләшсен, тәрбия эшләрендә катнашсын.
– Гел диванда ятып булмый бит инде. Аякларың язылыр, улың белән серләшә-серләшә, үзең генә барып кайт инде, әтисе, – диде хатын.
Ире авыр сулап, җыенды, янында шатлыгыннан нишләргә белмәгән бөтерелгән Радик улына карап куйды да, «киттек, алайса», дип җитәкләп чыгып китте. Улы зоопаркта вольерлардан аерыла алмады: авылга кайтканы булмагач, моңа кадәр тере кәҗә, сарык, сыер күрмәгән. Шуңа да аңа бар нәрсә дә бик кызык иде. Кәҗәләрне, сарыкларны ашатырга рөхсәт иткәч, баланың башы күккә тиде!
– Сарыкның күзенә генә кара әти! Нинди тәрбияле, ипле итеп ашый. Син нигә әнигә «сарык кебек аңгыра» дип кычкырасың? Бер дә начар хайван түгел бит, – дип такмаклады Радик.
Аннары чират тропик җәнлекләргә дә җитте. Радик алар турында язылган белешмәлекләрне игътибар белән укып барды: арыслан, юлбарыс, еланнар, маймыллар, хәтта төрле төстәге кабан дуңгызлары күреп шаккатты.
– Әти! Кара әле бу маймылга! Безгә ничек акыллы карап утыра. Ә кулындагы баласы нинди кечкенә. Ә син мине шулай беркайчан да күтәрмәдең, – дип куйды улы.
Дуңгыз яныннан:
– Әти, кара әле, дуңгыз дип язылган, ә үзе чип-чиста. Син өйгә исереп кайтканда, әни нишләп: «Тагын кая аунадың? Дуңгыз кебек пычрак булгансың!» – дип елый ул? – дия-дия узды.
Һәрбер хайван янына туктап, чиста, тәртипле булуына сокланды бала. Кешеләр белән һаман чагыштырды. Әтисенә оят булып китте.
Өйгә кайткач, улы әнисенә күргәннәрен тәфсилләп сөйләде һәм икенче юлы зоопаркка бергә барачакларын әйтте.
– Син дә әтине җәнлекләр белән чагыштырма, әни. Алар тәртипле дә, әйбәт тә. Әтигә хайван исемнәре белән эндәшмә инде, – дип өстәде. Бу юлы әнисе кызарып куйды.

Суфиян Минһаҗев

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: