Туган як

Төзәлми торган яра

Үзең бала тапмыйча, әниләрнең кадерен белеп бетермисең. Аның өзгәләнүләрен, борчуларын аннары гына аңлыйсың.

Әниләр теләге таулар күчерә дигәнне ишеткәнем бар. Чын күңелдән теләгәнгә шулай була. Якты киләчәк теләп, яхшырак мәктәпкә бирә, төрле түгәрәкләргә йөртә алар. «Ашамасам-ашамам, баламны укытырга тырышырмын», – дигәннәрен дә ишеткән бар. Берәр кая чыгып китсәләр: «Исән йөреп, сау кайтыгыз, яхшы кешеләр белән генә аралашыгыз», – дип калалар. 
Һәр туган көнне олы бәйрәм итеп, яшәешнең һәр мизгелен тоярга өйрәтеп, безне – балаларын әниебез олы юлга чыгарды. «Дөнья булгач, төрле хәлләр була, начарлыкны онытырга тырышып, яхшылык кына эшләргә тырышыгыз, үзегезгә артыгы белән кайтыр», – дип әйтә иде. Авыр вакытларда әниемнең сүзләре искә төшә. Ул бик акыллы, тәвәккәл, гаҗәеп дөрес фикер йөртүче кеше булган икән. Аңа институтта укырга насыйп булмаса да, безне кызыксындырган бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Барысын кайдан белгән?
Картайсаң да, әни кирәк икән. Ни генә эшләсәк тә: «И-и-и, бигрәк күп эшләгәнсез, минем дә азрак булышасым килә,» – дип, безне мактап ала иде. Мактаганны кем яратмый – башлар күккә тигәндәй була!
Әнкәй безгә дөньяның матурлыгын күрсәтә белде, «Матурлыкны булдыру өчен үзеңнән дә өлеш кертә белергә кирәк», – дип өйрәтте. 
Тормыш давыллары беркемне дә читләп узмый. Дөньялар ничек кенә яхшы булмасын, кайчан да бер кителә икән. Бүген әнкәй юк инде. Күңелләрдәге сагышны вакыт дәвалый дисәләр дә, бу төзәлә торган дәва түгел.
Бер көнне әниебез авырып китте. «Ашыгыч ярдәм» чакырдык. Тиз килеп җитеп, хастаханәгә алып киттеләр. «Яшәсә, бер-ике атна яшәр», – дип, котыбызны алдылар. Әнисез калуыбызны күз алдына китерергә дә курыктык. Ул безнең өчен мәңге яшәр кебек тоелган иде.
Әни һәрвакыт: «Кайгы-хәсрәт килсә, Аллага ялыныгыз, авыр чагында җиңеллек сорагыз», – диде. Әниемнең гомерен аз гына булса да озайтуын теләп, Аллага ялындым: «Дөньяга яшәр өчен килгәнбез икән, рәхмәтеңнән ташлама, кешенең көченнән килмәгәнне бер син генә булдырасың, әнием сәламәт килеш тагын берничә ел яшәсә иде», – дип, елый-елый сорадым. Табиблар чикләгән гомерне узып, әниебез өч елдан артык яшәде. Бирелгәннән артыгын яшәмиләр икән, анысын белә идем дә... Әниләр мәңгелек түгел икән. Соңыннан үкенмәс өчен, исән чагында кадерләрен белик.
Җамал ӘЮПОВА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: