Түбән Камадан Мешалкиннар гаиләсе Татарстан Рәисенең тантаналы кабул итүенә чакырылды
Аларның гаиләсе — гомуми хезмәт стажы 150 елдан артык булган химиклар династиясе.
Мешалкиннар гаиләсе Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итүдә Түбән Кама районын тәкъдим итәчәк.
30 елдан артык бергә яшәгән Ольга һәм Михаил Мешалкиннар дүрт бала үстерәләр: Алексей, Галина, Ангелина һәм Тимофей. Шулай ук аларның ике оныгы — Ясминә һәм Әмир үсеп килә.
Аларның гаиләсе — гомуми хезмәт стажы 150 елдан артык булган химиклар династиясе. Михаил Геннадьевич «Түбән Кама Нефтехим»да эшли, ә Ольга Анатольевна — «ТАНЕКО»да, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы буенча ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте.
Фото: vk.com/zags_nk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев