Туган як

Төрекләр – тәртипле һәм кунакчыл халык

Чит илләрдә яшәүче татарлар белән әледән-әле аралашырга туры килә. Аларны читләргә китәргә этәргән сәбәпләр төрле.

Кемгәдер эш тәкъдим иткәннәр, кемдер сәламәтлеген ныгыту өчен диңгез янына күченгән... Күптән түгел бер танышымның гаиләсе белән инде берничә ел Анталиядә яшәвен белдем. Ландыш белән элемтәгә кереп, китү сәбәпләрен сораштым, андагы тормышы турында сөйләвен үтендем.
Ландышның әти-әнисе Кифая һәм Рәкыйп Галиевлар Түбән Камага шәһәр төзелә башлаган елларда киләләр. Шунда танышалар да. Зәй буйларында, Куш-Елга авылы кызы Чирмешән районыннан килгән егетне тиз арада үз итеп өлгерә. Кифая Галиеваны бу вакытта яшәгән күп кеше хәтерлидер әле: моңлы тавышлы, чибәр, калабыздагы «Җидегән чишмә»ләрнең йолдызы була ул. Гаиләдә уллары Тимур, соңрак кызлары Ландыш дөньяга килә.
Кызганычка, Кифая Галиева йолдызы бик иртә сүнә, кызына җиде яшь тулгач, ул вафат була. Бәхеткә балаларга ана назы бирердәй кеше табыла – Рәкыйп абый кабат өйләнә. 
Ландыш Кифая апа кебек кечкенәдән үк көйгә-моңга тартылып үсә. 20 нче мәктәптә белем алганда 1 нче музыка мәктәбендә дә укырга өлгерә.
– Мәктәпне тәмамлагач, әнием укыган С.Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенә укырга кердем. Анда әнине дә, мине дә яхшы беләләр иде. Уку йортына бүгенгәчә рәхмәтлемен,
укытучыларны һәрвакыт искә алам. Дирижер белгечлеге буенча диплом алдым, ләкин әни кебек сәхнәдә җырлармын, дип беркайчан уйламадым, – ди Ландыш.
Дипломлы яшь белгечне Түбән Кама татар драма театрының ул чактагы режиссеры Рөстәм Фатыйхов, җыр укытучысы итеп, эшкә чакыра. Ландыш спектакльләргә җырлар яздыра. Тынгысыз кыз «Альфа» клубында кичәләр алып баручы булып та урнаша, шунда җырлый башлый. Килүчеләргә сөйкемле бу кызның тавышы бик ошый, урамнарда да таный башлыйлар. Ландыш шулай ук «Мунча ташы» театрында да эшли.
– Мине анда Шәмси Закиров җырчы итеп чакырды. Хатын-кыз артистлар эшкә чыга алмаган вакытта, аларны алыштырырга да туры килә иде. Бер төн эчендә озын-озын текстларны ятлап чыга идем. Бик яхшы тәҗрибә булды ул, – дип искә ала якташыбыз.
Бераздан Ландыш Галиеваны Техника йорты (хәзерге Халык иҗаты йорты) директоры Анатолий Богатырев һәм урынбасары Резидә Зартдинова «Романтики» ансамбленә җырларга чакыралар.
Күпмедер вакыттан соң кыз насыйп ярын очратып, тормышка чыга, бер-бер артлы балалары туа. 10 ел элек гаилә Казанга күченә, ә җиде ел узгач, Анталиягә китәргә карар кыла.
– Кызымның тән тиресе кечкенәдән үк корырак иде, дерматит белән авырды. Төркиягә баргач, хәле яхшырды. Кайткач, бигрәк тә кышларын, җылы биргәч, тән тиресе кабат кибә башлый. Шуңа да, ирем Егор белән киңәшләшеп, Анталиягә күченергә карар кылдык, – ди Ландыш.
Биредә Россиядән килүчеләр бик күп, рус һәм татар җәмгыятьләре ачылган. Ландыш ире Егор һәм балалары белән үзебезнең бәйрәмнәрне анда да зурлап уздыралар.
Ландыш анда катнашырга тырыша. Шулай да, күп вакытны балалар тәрбияләүгә, гаиләне кайгыртуга багышлый. Түбәнкамалы әйтүенчә, башка илләрдән күченүчеләр өчен төрек телен өйрәнү буенча бушлай курслар эшли. Чит телне тиз өйрәнсеннәр өчен, гаилә балаларын төрек балалары укый торган мәктәпкә бирә. Кызы һәм улы яхшы билгеләргә генә укый, музыка, бию, спорт белән шөгыльләнә.
Икесе дә әниләре кебек фортепьянода уйный. Гомумән, төрекләр бик тәртипле һәм кунакчыл халык икән. Шул ук вакытта алар куркынычсызлык таләпләрен җиренә җиткереп
үти: битлек кия, аралыкны саклый һ.б. эшли.
– Гомумән, без яшәгән урын бик матур. Анталиягә килүчеләргә мин Түнәктәпә Тәләфәрик арканлы күтәргечтә узарга, Каләәчи дигән иске шәһәрне, Гөйнүк үзәнлеген, Дүден шарлавыгын карарга киңәш итәм. Анталиядән чыгып, машина белән 40 минут баргач, Фазәлис иске порт шәһәре күренешләре беркемне битараф калдырмас, дип уйлыйм, ә Чакырлар авылында иртәнге аш бик тәмле була, – ди Ландыш.
Өч ел эчендә ул да, ире дә, балалары да Анталиягә тәмам ияләшкән. Дөрес, туган якларны бик сагыналар икән. Соңгы тапкыр Түбән Камага язын кайтканнар, аннары чикләр ябылган. Туганнары һәм дуслары белән видеоэлемтә аша аралашалар. Кызганыч, Рәкыйп абыйның бакыйлыкка күчкәненә дә ике ел вакыт узган. Әмма абыйсы, энесе, әнисе белән элемтә өзелми.

Лилия Заһретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: