Туган як

Тормышның матурлыгы – бер-береңне аңлап яшәүдә

Зәмзәмирә яшьлектә тормыш юлдашын бер күрүдә үк ошатып, шундук минем бердәнберем дип тоярмын дип уйлап йөрде. Шуңадыр инде, Марсель белән танышканда, баштарак егет кызга бөтенләй ошамады.

Әмма тора-бара Марсель үзенең күркәм сыйфатлары, холкы һәм эчкерсез саф мәхәббәте белән кызның күңелен яулады.

Зәмзәмирә егет белән дус кызының юбилеенда таныша. Әгәр телефоны ватылмаса, бәлки ул егеткә игътибар да итмәгән булыр иде. Дус кызы аны тынычландырып: «Борчылма, әнә тегендә минем абыем утыра. Ул техниканы яхшы белә, хәзер телефоныңны карап, төзәтеп бирер», – дип тынычландырып, озын буйлы, тузгыган чәчле, калын пыялалы күзлектән булган бер егет белән таныштырды. Ә егет дигәне бала-чага кебек бөкрәеп утыра, күренеп тора, юбилейга да үз теләге белән килмәгән. Әгәр шул вакытта берәрсе «Син бу кешегә кияүгә чыгачаксың» дисә, кыз «мин җүләрме әллә» дип көлгән генә булыр иде.

Зәмзәмирә әбисенең сөйләгәннәрен исенә төшерде. «Татар халкында егеттән көлмә, шуңа кияүгә чыгарсың дигән ышану имешләре йөри. Минем сөйгән егетем бар иде. Тик миңа икенче егет гашыйк булып, үзләренә урлап алып кайтты. Язмышыма буй-сынып, яратмасам да аның хатыны булдым. Шөкер, бабаң бик мәрхәмәтле, кайгыртучан, кешелекле ир булды. Тора-бара иң кадерле, иң якын кешемә әверелде. Ире әйбәт булса, хатын-кыз күнә, тора-бара ияләшә, ярата башлый», – дип сөйләгән иде ул.

Марсель телефонны алды да, күпмедер вакыт казынгач, «булды» дип, кызга кире сузды. Кыз да соклануын яшереп кала алмыйча: «Кулларыгыз алтын икән», – дип, рәхмәтләрен җиткерде.

Икенче көнне егетнең туган көне булып чыкты. Бик кыенсынса да, дус кызы кыстагач, Зәмзәмирә дә туган көнгә барырга уйлады. Марсель кызны күреп бик сөенде, кич буе яныннан китмәде. Аның эчкерсез, яхшы күңелле, гади булуы кызга бик ошады. Шушы көннән очрашып йөри башлап, алар ике ел аралашып, бер-берсен өйрәнделәр. Марсельнең мәрхәмәтле, ярдәмчел, кайгыртучан булуы ошаса да, җыйнаксыз, таркау булуы кызны хафага салды. Очрашырга сүз куешкан вакытта килеп җитмәве, берәр нәрсә сораганда, икенче әйбер алуы, артык гади һәм җитди булмаган кеше булып күренә иде кызга. Ә бит Зәмзәмирәнең инде яше дә, кияүгә чыгып, үзе янында җитди һәм ышанычлы кеше булуын тели. Ә егет бу таләпләргә туры килми кебек. Шуңа күрә, Марсельне онытырга теләп, текә егет – Рафаил белән танышты. Егетләрнең монысы үзен генә яратучы булып чыккач, Рәмзил дигән икенче егет белән очраша башлады.

«Сайлаган сазга, очраган тазга» ди бит халык. Рәмзил үзсүзле, үҗәт, гаиләдә хатынны санламаячагы күренеп тора. Зәмзәмирә егетләрнең барысын калдырып, авылга, әти-әнисе янына кайтып китте. Авылда әнисенә булышып, эшкә чумгач, егетләр кайгысы да онытылды кебек.

Ә бер көнне капка төбенә зәңгәр төстәге чит-ят бер машина килеп туктады. Әнисе: «Кызым, бар карап кер әле, бер дә таныш кешеләргә ошамаган», – дип, кызны белешергә чыгарып җибәрде. Ә анда шактый зур чәчәк букеты тоткан Марселе елмаеп тора! «Кадерлем, мин сине яратам. Сине сагынудан җүләрләнер дәрәҗәгә җиттем. Егетләр белән танышканыңны-аерылышканыңны да белеп тордым. Зинһар, мине кире какма, хатыным бул!» – дип тәкъдим ясады. Зәмзәмирә дә әллә ачудан, әллә каушаудан: «Тәкъдим ясаганда алтын балдак бүләк итәләр түгелме соң» – дип куйды. Шунда гына егет, аптырап, кесәләреннән балдак эзли башлады. Алган иде бит балдак, таркаулыгы белән генә онытты. «Бөкерене кабер генә төзәтә. Сөеклем, син мине ничек бар, шулай кабул ит инде. Мин ничек тә үзгәрергә, сине бәхетле итәргә тырышачакмын» – дип, кесәсеннән шактый кыйммәтле балдак тартып чыгарды.

Зәмзәмирә егетнең таркау, шул ук вакытта ихлас, эчкерсез елмаюын күреп, аны яратуын инде күптән аңлаган иде. Шуңа күрә, балдак сузып, кызарып торган егеткә «Мин риза», – дип кулын сузды. Марсель шатлыгыннан сикереп торып, сөйгәнен кулларына күтәреп әйләндерә башлады.

«Әй, җүләр! Тукта зинһар, башым әйләнә бит инде» – дип кыз да чын күңелдән көлә-көлә аның белән бергә шатланды.

Егет өйгә узып, кызның әти-әнисеннән ризалык алды. Башта никах укыттылар, аннан ЗАГСка барып, никахларын рәсмиләштерделәр. Кыз инде Марсельнең таркаулыгына игътибар бирми, ничек тиеш – шулай кабул итте. Бер елдан матур, тату гаиләне тагын да тулыландырып, игезәк уллары Илсур белән Илнур дөньяга аваз салды.

Шушы өч көнлек дөньяда тормышның вак-төякләренә артык бәйләнми, үртәнми яшәргә кирәк шул. Юк-бар сәбәп табып, сөйгән ярларыгыз белән аерылышмагыз, булганының кадерен белегез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: