Туган як

Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары Юрий Павлов һәм Гүзәл Шәмәрданова гаиләсендә – зур шатлык

Бүген 9.00 сәгатьтә аларның өченче уллары туган.

Юрий әйтүенчә, Гүзәл үзен яхшы хис итә. Төпчекләренә кушачак исем турында уйланганнар, әмма әлегә төгәл әйтә алмыйлар. Олы уллары Бәхтияр Татарстан Кадет корпусында 5 нче сыйныфта укый, икенче уллары Билал 22 нче гимназиянең 2 нче сыйныфында белем ала.  “Туган як” редакциясе Юраны һәм Гүзәлне котлый, балаларын тигезлектә үстерүләрен тели.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: