Туган як

Тиле яшьлек, дисәләр дә, онытылмый ул чаклар

Яшьлек уктай тиз очып үтсә дә, тәүге тапкыр гашыйк булудан тилереп йөргән чакларны мәңге онытырлык түгел икән. Түбәндә бәян ителәчәк вакыйгаларда егет белән кызның исемнәрен мин хәзер бик сирәк очрый торганнарга үзгәрттем.

Яшьлек уктай тиз очып үтсә дә, тәүге тапкыр гашыйк булудан тилереп йөргән чакларны мәңге онытырлык түгел икән. Түбәндә бәян ителәчәк вакыйгаларда егет белән кызның исемнәрен мин хәзер бик сирәк очрый торганнарга үзгәрттем.
...Мәктәптә тәнәфесләрне әйлән-бәйлән белән үткәрү узган гасырда калды инде. Вәдүтнең яшүсмер булып килгән чагы, шуңа да, ул уеннарга катышмыйча, үз ишләре белән читтән генә күзәтүне кулай күрә хәзер. Ә үзләре стена терәтеп торсалар да, күзләре кызлар ягында. Үзе дә сизмәстән, карашы бер озын толымлысына туктала башлады. Кыңгырау шалтырауга класс бүлмәсенә чапмады, акрын гына толымнарны «озатып» куйды. Ике сыйныфка кечерәк икән. Берничә тәнәфестән соң Вәфия исемле булуын дә ачыклады.
Вәдүт үз әнисе өчен«иң-иң»нәрдән: бер каршы эндәшмәс, гаять пөхтә. Ә ул үзе көзгедән чандыр гәүдәле, кыска буй-
лы, җитмәсә, зур күзлекле икәнен генә күрә. Әтисенең исә, ике апасы йогынтысында бер җебегәнгә әйләнмәсен дип, йорт тирәсендә көн дә эш табып торуына каршы килмәде. Артыннан  гел калмаска әйләнде, бар нәрсәдә аннан үрнәк алды, авыл хуҗалыгы товарларын сатуда бөтенләй ярдәмчесе булып китте. Төгәллеге, кешеләр белән уртак тел таба, кирәк икән, бик дәлилле, итагатьле сөйләшә алуын тиз күреп алды әтисе. Аның хуплап торулары да этәргеч булгандыр, махсус урта белемне шул һөнәр буенча сайлады.
Ә менә кызлар белән танышулары гына аралашудан узмады, Вәфиясен йөрәгеннән сызып ташлый алмады ул. Могҗизалы очрашу булыр да, кавышырлар кебек тоелды аңа. Апалары тормышка чыгып инде балалар үстерә, ә җиткән егет һаман өйләнергә ашыкмый. Әнисе үзенең улын әүлия санап, аңа бик килешле килен эзләде. Берсе шыр ялкау, икенчесенең кыяфәте җитешеп бетми, я дорфа икән, бай тормышка гына кызыгалар, дия-дия араларында бер лаеклысын тапмады. Ә инде көннәрдән бер көнне бистәгә Вәфиянең кайтканын, бала белән икәнен ишеткәч, әнисе артык нәзакәтләнеп тормыйча, турысын әйтеп салды: никахсыздан табылган балалы хатын аның улына пар түгел.
Вәдүт күңеле гайбәт тыңларлык халәттәме соң!? Вәфиясен күрергә, ниһаять, кушылу бәхетенә ирешергә дигән дәртләнүе йөрәген тәмам кузгатты. Хыялында ул аны чишмә буенда, чәчәкләр кочагында очратыр, купшы сүзләргә күмәр, ә аның күз нуры шунда ук кочагына елышыр кебек күрә иде.
Тик егет көтеп алган ул очрашу бик тә гади шартларда килеп чыкты. Гадәти көн мәшәкатьләре белән йөрүче Вәфияне кибет каршында күреп алды ул. Хыялындагы фәрештәсе тагын да сылуланып киткән. Кулына чытырдап ябышкан курчактай кызчык та бары садәлек кенә өсти әлеге нечкә билле, дулкындай бөдрә чәчле, горур атлаучы бу матур сынга. Бер мәлгә бөтенләй телсез калды егет. Каушавын күрепме, Вәфия аңа куе керфекләрен сирпеп елмайгандай итте. Шунда гына Вәдүт:
– Күптән сезнең белән күрешкән юк, озакка кайттыгызмы? – дия алды.
– Күз күрер, хәл итмәдем әле, – дигән җавабын ишетүгә, ашыга-ашыга күңелендә җыелганын тезеп китте. Каушап бетте, шулай да тагын бер очрашып аңлашырга чакырып өлгерде. Килерме икән Вәфия?
Әнисенә бик дустанә сөйләшеп торуларын тиз ирештергәннәр. Пыр тузынды:
– Нәрсә, алдыңда биеп торуыннан эреп киттеңме? Балалы ялгыз хатын сиңа сыенырга теләгәнен күрмисеңмени соң бер дә?
– Мин аның янында биеп торыр идем әле, миңа чыгарга риза булса. Йөрәк түрендә ул минем, башкаларга күзем төшмәде инде. И әни, сиңа кем генә ярар икән? – дип, әнисен тәмам пошаманга салды. Әнисе бердәнбер улына бик уңган кәләш эзләвеннән туктамады, төрле юллар белән әле берсен, әле икенчесен мактады, таныштырды, димләвен дәвам итте.
Вәдүт белән очрашудан Вә-фия качып йөрмәде. Эш буенча да аралашырга туры килде аларга. Вәдүтнең дә кыюсыз үсмер чагы түгел инде, хезмәттәшләре санлый, буйга нык үсте ул, килешле кәчтүменә күзлеге ба-ры җитдилек кенә өстәп җибәрә, кызлар күзе төшәрлек шул...
Яңа ел каршылау мәшәкатьләре белән йөргәндә, яшьләрнең киләчәге үзеннән-үзе хәлителде. Вәдүт чыршы китерү сылтавы белән өйләренә кереп чыкты. Вәфия бәйрәм табынына чакырмый кала алмады. Бәлеш куеп көтте егетне. Шул кичне аңлаштылар, гашыйк булуларын бер-берсеннән яшереп йөрүдән күп нәрсәне югалта язганнар икән. 

Егетнең әнисе кочак җәеп каршы алмаса да, никахны бар йоласын туры китереп үткәрделәр. Тора-бара киленне үз иттеләр, ә уртак уллары тугач, гаилә тормышы түгәрәкләнде. Шатлыгы да, кайгысы да бергә дигәндәй, түшәктә чирләп ятканда да нык карады Вәфия кайнанасын.
Вәдүтнең әтисе йөрәк өянәгеннән кинәт китеп баргач, нык биреште шул ул, бер юаш карчыкка әйләнеп калды. Хәл кергәч, кайтуларына тәмле ризык әзерләп каршы ала торган булды. Камыр остасы икән бит кайнанасы, ниләргә генә өйрәнмәде аннан килене. Ә инде төпчеккә тагын бер кыз да алып кайткач, әби кеше бар назын шуңа юнәлтте, яшәү ямен үз төсмерле оныгында тапты.
Такташның: «Аның гыйшкы көзен чәчәк атты...» дигән юлы Вәфия язмышы турында да булып чыга. Бераз гына соңарып булса да, үзенә язган бәхете барыбер килде.

Суфиян Минһаҗев

Фото:https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: