Туган як

Әти-әниле булып та ятим үсмәсеннәр иде

Язмамны Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләре белән башлыйсым килә: «Бу дөньяга кеше булып туганбыз, кеше исемен йөртәбез икән, кешелек сыйфатларыбызны югалтмыйча яшәргә Аллаһ Раббыбыз барыбызга да насыйп кылса иде». Атаң да булсын икән, анаң да булсын икән, алар булмаса, бәхетең булсын. Бу сүзләрнең тирән мәгънәсен Азнакай районының Бүләк авылында туып-үскән Нәсимә аңлый.

Аның бәхетсез тормышы дөньяга килгәч үк башлана, дисәң дә ялгыш булмас. Әнисе Наҗия апа егете хәмер белән дус булуын белсә дә, «тора-бара үзгәрер, бала тугач, бары да яхшы булыр», – дип өметләнеп аңа кияүгә чыга. Сугыштан соңгы еллар. Ир-егетләр аз. «Эчү – чир түгел, үтәр дә китәр», – дип уйлый. Чир икән шул, үтмәс чир икән! 
Түзеп яши торгач, дөньяга Нәсимә туа. Аннан соң да «савыкмый»  әти кеше. Чираттагы тавыш-гаугадан соң, бала куркып уяна торганга әйләнә. Ана озын-озак уйлап тормый, баласын күкрәгенә кыса да, әти-әнисе йортына кайтып китә. «Бу юлы ничек кайтыр, тагын нәрсә ишетермен  икән», – дип куркып яшисе юк. 
Әниле-кызлы күңелле генә яшиләр. Ялгыз бала үстерү бик җиңел булмаса да исереп кайтып, кыя кыручы, сугышучы юк. Шулай күпме гомер яшәгән булырлар иде икән, әгәр дә әнисе дустын очратмаса. «Синең өчен борчылам, син яшь, инде йөгең дә бар», – дип такмакларга керешә ул, Нәсимәнең баласын күтәреп баруын күреп. Шул көннән башлап әни белән кызның тормышы 180 градуска әйләнә дә куя. Алай да уйлый ана, болай да уйлый. «Мин яшь, кабат кияүгә чыгасым килер. Тик бала белән кем алсын, аны әтисе карасын!» Дус дип йөргән хатын янына барып, киңәшләшә. Ә анысы фикерен хуплагач, өйгә кайтып, баласын соңгы мәртәбә күкрәгенә кысып, имезә дә, биләүгә биләп ире йортына китә. 
Ана өйгә кайтып кергәч, йөрәге сыкрап куя. Нарасыен, җимешен ничек итеп башка кулларга итеп тапшыра алды ул? Кияүгә чыгам дип, баласыннан ваз кичәргә хакы бар идеме? Үзеннән өзелгән йөрәк пәрасен ничек итеп кешегә бирергә кирәк! Наҗия елый-елый кире йөгерә. Әмма кая ул баланы бирү, элекке ире белән каенанасы чыгарып та күрсәтмиләр: «Калдырып киттең, оныт, үзең гаепле», – дип куып чыгаралар. Ана судка барып карый, әмма «үз иреге белән баласыннан баш тартты» дип, сабыен күрү хокукыннан мәхрүм итәләр.
«Алып кит, елагың безгә кирәкми», – диюләрен көткән ананың башына китереп суктылармыни?! Мондый ук нәтиҗә көтмәгән иде ана: Аерылышуны сизепме, бала елый. Аның тавышы Нәсимәнең колагында озак ишетелеп тора.
«Ходаем, баламны сәламәтлектән аерма, кеше булып калырга ярдәм ит, – дип иртә-кич дога кыла ана. – Кичер балам, еллар үтеп очрашырга туры килсә, бәлки аңлата алырмын. Тик аңларга теләрсең микән? Ялгыштым шул, ялгыштым. Син тугач, «бәхетем минем» дигән идем. Шул зур бәхетне кемгәдер үз кулларым белән илтеп тапшырдым». 
Сагышланып утырып эш чыкмас, яшәргә тырышырга кирәк. Каян булса да көч алырга. Гел уйланып утырсаң, акылдан да язуың бар. Наҗия икенче мәртәбә бәхетен сынап карарга була – кияүгә чыга. Авырга узган саен кыз тууын теләсә дә, дөньяга өч малай килә. Урамда очраган кызчыкларны күрсә,  йөрәге өзгәләнә, күзләренә яшь тула, «тырыштым, таптым, югалттым, мәңге табылачак түгел», – дип эченнән генә такмаклап бара. Сагышлы анага булышырдай кеше дә, дарулар да юк. Йөрәк әрнүләре – мәңгелек.
Әтисенә Нәсимәне тәрбияләү бик җиңел булмый. Тиздән өйгә яңа әни алып кайта. Яңа әни балага карата бик салкын була. Күктә кояш кыздырса да өйдә болыт, салкынлык. Кайчан җылыныр, җылынырмы? Күрше әби, Нәсимәне күргән саен: «Син бит әниле ятим, гомерең рәхәттә, байлыкта үтсә иде», – дип теләк теләве булдымы, әллә ятимлеге турында башкалар әйткәнче әйтеп калыйм, дидеме. Бай гаиләдә яшәде Нәсимә, тик рәхәте генә булмады. Үги әни балаларыннан калса, ашады, ач калган көннәре дә күп була иде. Шүрлектәге ипи һаман да күз алдында тора. «Их, гомереңдә авыз тутырып ипи ашасаң иде», – дигән чаклары аз булмады. Ни өчен аңа «ташландык» дип дәшүләрен үсә төшкәч төшенде. 
Үги әнисенең өч баласын карау, өй җыештыру, кер юу кебек эшләр Нәсимәгә йөкләнә. Ире эчеп кайтса да, ачуын кыздан ала үги ана. Бәбкә дә саклый, малларны да барлый... Иптәш кызлар урамда уйный, ә ул эштән бушый алмый. Тыңламаса, чираттагы җәзаңны аласыңны көт тә тор. 
Шкаф өстендә күңелне кызыктырып җимешләр ята. Үткән саен күз төшә, кагылырга ярамый. Үги әни бервакыт килсә, җимеш күләме кимегәнен күрә. «Кем ашасын, әнә Нәсимәдән җимеш исе килә. Үзең беләсең, без сорамыйча алмыйбыз», – дип гаепне ябалар балалары. Үги әнигә шул сүзләр җитә кала, тикшереп тормый, идәндә яткан утын агачы белән ачуы басылганчы, кызны кыйный. 
Ә беркөн камыр куярга чүпрәсе беткәнлеге исенә төшеп, үги әни Нәсимәне кибеткә җибәрә. Кыз йөгереп кенә йомышын үти дә, иптәш кызлары белән су коенырга китә. Суга керсә җан әрнүләре, сагышлары шунда калыр кебек. Тәненең кара янып, күгәренеп чыгуын күреп, кеше-кара күргәнче дип, күлмәген тиз генә киеп куя. Су коенырга барган саен тирәнрәк керәсе, дөньядан онытыласы килә. 
«Кайчан гына үсеп җитәрмен дә, бу тәмугътан котылырмын», – дип өметләнеп яши торгач, ул көн дә килеп җитә. Нәсимә Азнакайдагы һөнәр училищесында буяучы-штукатурчы белгечлеге ала. Анда укыган вакыт бик рәхәт булып тоела. Җәберләүче, рәнҗетүче юк. Өйгә кайтып, көне-төне бакчада эшли дә, кабат Азнакайга китә.
Уку тәмамлангач, студентларны Төмән якларына эшкә җибәрәләр. Кайда гына булмасын, тырышып эшли, тормыштан зарланмый, йөзендә – гел елмаю. Күңеле тулган чакларда да күз яшен кешегә күрсәтми, чөнки кызгануларын теләми. Ятимлекне беркем дә сатып алмый, аннан котылып та булмый. «Үз әниеңнең исән икәнен белеп тә, үги әни кулы астында җәфаланудан да кыены юк», – ди ул. Озак тормый, соңгы айларын эт типкесендә уздырган эчкече әтисе дә вафат була. Нәсимә үпкәләрен онытып, кайта, саубуллаша.
Кыз үсә, матурлана. Сүз катучы егетләр дә бар, тик кыз җан җылысы бирүче кешене көтә. Җаны теләгән кешесен очрату аңа да насыйп була. Нәсимә, күптән күзе төшеп йөргән Рәдип исемле егет белән тормыш корып җибәрә, берсеннән-берсе матур, сөйкемле өч кызлары туа.
«Әгәр бәхетле картлык күрәсегез килсә, акыллы, тәрбияле балалар үстерегез», – дигән атаклы педагог В.А. Сухомлинский. Кешелекнең мәңгелек бәхете гаиләдән башлана. Менә Нәсимә апа да шуны аңлап, гомер буе ирен хөрмәт итеп, балаларга яхшы тәрбия биреп үстерә. Балалары әти-әниләре йөзләренә кызыллык китермичә үсә, гаилә корып җибәрәләр. Нәсимә исә – балаларының яраткан әниләре, шәфкатьле оныкларының сөекле әбиләре. Үз әнисе турында: «Ул мине тапмаса, боларның берсен дә күрмәс, татымас идем», – ди. Үткән гомер ничек тә үтелгән, шунысы кызганыч, ашыйсы килгәндә ипи булмады, хәзер ипи күп, артыгын ашарга ярамый. Табиблар рөхсәт итми икән.
Нәсимә апа Аллаһы кушканнарны үтәп, тыйганнардан сакланып-тыелып яшәргә тырыша. Сабырлыкка аны тормыш өйрәткән. «Мин тумаган булсам, берсеннән берсе матур балаларым да тумас иде, оныкларыма карап сөенәм. Бар теләгем: балалар әти-әниле булып та ятим үсмәсеннәр иде», – ди ул. 
Яшьлеге елап үтсә дә, картлыгы гөрләп үтә. Бүгенге көндә яшь кызлардай җитез, аш-суга оста Нәсимә апа, Рәдип абый белән гөрләшеп яши. «Әле яңа гына яши башлаган кебек идек, олыгаеп та барабыз икән. Аллаһыдан ярдәм алып, аның колы икәнен онытмыйлар. Без җир өстенә сыналыр өчен, җәннәткә әзерләнер өчен генә җибәрелгән бәндәләр. Раббының туры юлны күрсәтүенә рәхмәтлебез», – дияргә ярата ул.
Барына да өлгер, биш вакыт намазын да калдырмый. Яшь чагындагы авырлыклар картлыгыңа җиңеллек бирсеннәр, озак яшә Нәсимә апа. 
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: