Туган як

Әти нигә кирәк?

Гаиләдә бала тәрбияләүдә әтиләрнең тоткан урыны әйтеп бетергесез зур. Шуңа күрә, күпчелек очракта, тулы гаиләләрдә тәртипле, акыллы балалар үсә. Бу статистикада да ачык чагыла. Әйтик, тулы гаиләдә һәм әтисез гаиләдә үскән балаларны чагыштырып карасак, әнисе тәрбиясендә генә калганнарының начаррак укуы, ешрак тәртип бозулары, тайгак юлга тизрәк керүләре билгеле (балалары өчен...

Гаиләдә бала тәрбияләүдә әтиләрнең тоткан урыны әйтеп бетергесез зур. Шуңа күрә, күпчелек очракта, тулы гаиләләрдә тәртипле, акыллы балалар үсә. Бу статистикада да ачык чагыла. Әйтик, тулы гаиләдә һәм әтисез гаиләдә үскән балаларны чагыштырып карасак, әнисе тәрбиясендә генә калганнарының начаррак укуы, ешрак тәртип бозулары, тайгак юлга тизрәк керүләре билгеле (балалары өчен атаны да алмаштырырга тырышкан таләпчән ялгыз аналар миңа үпкәләмәсен).

Үзегезне аталары ташлап киткән балалар урынына куеп карагыз. Әле күптән түгел бала үзенең таянычы, яклаучысы барлыгын тоя иде, ә хәзер шуның гел киресе килеп чыга. Гомумән, ата-аналарының аерылышуын, әтисенең гаиләдән китүен бала күңеле авыр кабул итә. Якын кешесен сагыну, тирә-яктагылардан оялу, әнисен кызгану, гаиләдә матди хәлнең начараюы кебек көчле кичерешләргә бала үзенчә җавап бирә. Кайберләре үз-үзенә бикләнә, икенчеләре явызлана, өченчеләре укуын ташлый. Андый бала кешеләргә һәм үз-үзенә ышанычын югалта. Иң якын кадерле кешесеннән кыерсытылган һәм рәнҗетелгән баланың холкында шикләнүчәнлек, тупаслык, үч алучанлык, рәхимсезлек, алдашу сыйфатлары барлыкка килә.
Киләчәк буын турында уйлау әле гаилә корганчы ук башланырга тиеш. Яшьләр, минутлык хисләре ташып, бер дә уйламыйча гына, теләсә кем белән өйләнешмәсеннәр иде. Моның ике як өчен дә файдасыз икәнлеген аңласыннар. Ата-бабаларыбыздан калган йолалар да шулай куша.
Гаиләне таркатмыйча саклый алсаң, балаңа тиешле тәрбия бирсәң, кем баласы, дигәндә, күкрәк киереп, горурланып, минем балам, диярлек булыр. Бигрәк тә ир бала тулы гаиләдә, әтисе белән горурланып, үрнәк алып үсә. Аңа яхшы үрнәк бирә белергә генә кирәк. Гаиләне таркалудан саклап калу мөмкин булмаган очракта да, әти кешенең тәрбия өлкәсендә йогынтысы дәвам итәргә, бала аның кайгыртуын тоеп яшәргә тиеш.
Кайберәүләр: «Тулы гаиләләрдә туып үскән балалардан да җинаятьчеләр чыга бит», - диярләр. Әйе, андый хәлләр дә була. Социологик тикшеренү мәгълүматларына һәм җинаять эшләп иректән мәхрүм ителгән ир-егетләрне кичке 3нче мәктәптә укыту эшендә үземнең күп еллык тәҗрибәмә таянып, хокук бозучыларның шактые нәкъ менә тулы һәм матди яктан иркен яшәүче гаилә балаларына туры килгәнлеген бик яхшы беләм. Беренче карашка, аларның тамаклары тук, өсләре бөтен, укырга бөтен мөмкинлекләре дә бар кебек. Шулай булса да, суд эскәмиясенә эләгәләр һәм кылган җинаятьләре өчен чәнечкеле тимерчыбыклы учреждениедә җәза алалар.
Моның сәбәбе - үз вазыйфасын гаиләнең матди ягын кайгырту белән генә чикләп, балага тәрбия бирү турында онытып җибәрүче аталар күбәюдә. Эчкечелек белән шөгыльләнеп, өендә җәнҗал куптарып, хатынын, балаларын куып чыгаручылары да бар. Бу фактлар балага нинди тәрбия бирсен? Менә үсеп кенә җитим, күрмәгәнеңне күрсәтәм мин сиңа, дигән уй-теләк белән яши алар. Һәм күрсәтәләр дә. Үз әтиләрен үтереп төрмәгә эләгүчеләрне дә күрергә туры килде. Әти кадәр әтигә кул күтәргән ул баладан киләчәктә нәрсә көтәргә?!
Колониядәге мәктәп укучысы Козлов (фамилиясе үзгәртелә) үзенең автобиографиясендә: «Мин балачактан әти-әни кадерен күрмәдем, ач-ялангач булдым, читтә, автовокзалларда кунып, теләнеп тамак туйдырдым, соңрак урлау һәм талау юлына бастым. Менә шуның өчен зур «срок» алдым», - дигән иде.
Тәрбиядә биш тапкыр тел белән әйткәнче, бер тапкыр эшләп күрсәтү файдалырак һәм үтемлерәктер. Хөрмәтле ир-атлар, акылыгызга килегез! Үзегезгә дә, балаларыгызга да гомер бер генә бирелә. Алар хакына яшәү рәвешегезне үзгәртегез. Яшь буынны үзегезне, туганнарыгызны һәм Ватанны яратучы кешеләр итеп тәрбиялик.
Әтиләр белән тәрбия эшен җайга салу максатында, мәгариф бүлеге инициативасы белән «Аталар комитеты» эшли башлаган иде. Менә шундый оешманы барлык уку йортларында булдырып, аның эшен җайга салсак, балаларга белем бирү генә түгел, тәрбия мәсьәләсендә дә уңышларга ирешергә була.
Ир белән хатын, гаилә корганчы һәм коргач, бернинди низагларсыз, кулга кул тотынышып, гомер көзенә кадәр бер-берсенә тугрылык-лы, мәрхәмәтле, хөрмәтле булганда гына бала дөрес тәрбия алачагын онытмасыннар иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: